Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росстат: сентябрьдә Татарстанда 1,5 мең кешенең үлеменә коронавирус сәбәп булган


Росстат статистикасы Татарстан түрәләре биргән мәгълүматтан аерыла. Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы сентябрьдә коронавирустан үлүнең 66 очрагы рәсми рәвештә теркәлде дип хисап тотты.

Росстат сентябрьдә Татарстанда пандемия башыннан бирле COVID-19дан үлү очракларының иң югары күрсәткечен теркәгән дип хәбәр итә "Коммерсантъ".

Статистика хезмәте мәгълүматына күрә, вирус 1,5 мең кешенең үлемендә төп сәбәп булып торган, шул ук вакытта рәсми рәвештә COVID-19ны 78 үлүчедә генә тапканнар.

Сентябрь нәтиҗәләренә күрә республикада үлем-китем узган елның шул ук ае белән чагыштырганда 43 процентка, ике ел элеккеге белән чагыштырганда 65 процентка үскән.

Росстат статистикасы сентябрьдә республика хакимиятләре хәбәр иткән мәгълүматтан шактый аерыла диелә басма хәбәрендә. Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы сентябрьдә коронавирустан үлүнең 66 очрагы рәсми рәвештә теркәлде дип хисап тотты, шул ук вакытта тәүлек эчендә иң күбе биш үлем очрагы турында хәбәр ителде. Росстат мәгълүматыннан исә сентябрьдә республикада коронавирустан көненә уртача 50 кеше үлүе күренә дип яза басма.

Статистиканың болай нык аерылып торуын республиканың Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина вирусның "һәрвакытта да расланмавы" аркасында дип аңлаткан иде. "Авыруны йоткылык өстендә эзлибез, әмма әгәр кешедә пневмония икән, вирус түбәнрәк – сулыш алу юлларына төшкән дигән сүз, шуңа аны тамактан табу мөмкин түгел" диде Татарстанның баш санитар табибы. Аның сүзләренчә бу очракта авыруга "расланмаган COVID-19" диагнозы куялар, ул кирәкле медицина ярдәмен ала, әмма коронавирус белән авыручы буларак республика хакимиятләренең рәсми статистикасына эләкми.

Русия төбәкләре арасында COVID-19дан үлүчеләр саны ягыннан Татарстан алтынчы урында тора. Беренче урынны Мәскәү алган, алга таба Свердловски (1,8 мең), Ростов (1,74 мең), Чиләбе (1,71 мең) һәм Оренбур (1,57 мең) өлкәләре килә, диелгән басма хәбәрендә.


Октябрь башында Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Татарстанны коронавирус ягыннан "иң зур борчу уята торган" төбәкләр исемлегенә керткән иде. Русия вице-премьеры Татьяна Голикова да республикада коронавирустан үлүчеләрнең һәм авыр төре белән чирләүчеләрнең күп булуын, ә күмәк иммунитетның түбәнлеген искәртте.

11 октябрьдән коронавирус таралу сәбәпле Татарстан хакимиятләре эшмәкәрлек һәм гражданнар өчен яңа чикләүләр кертте. Вакцина ясатмаган һәм соңгы ярты елда коронавирус белән авырмаганнарга сәүдә үзәкләренә һәм гомуми туклану оешмаларына керү чикләнде.

30 октябрьдән Татарстанда ял көннәре игълан ителде: кафе, рестораннар һәм кибетләргә төнлә эшләү тыелды. Көндезләрен күп объектларга QR-кодлар ярдәмендә генә керергә мөмкин, диелде. Шулай ук хакимиятләр вакцина ясатмаган 60 яшьтән өлкәнрәкләрне мәҗбүри рәвештә үзизоляцияләү тәртибе урнаштырды.

Рәсми хәбәрләргә күрә пандемия башыннан Татарстанда коронавирус 31 144 кешедә ачыкланган, 997 кеше үлгән.

Русия думасы депутаты һәм Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов фаразынча республикада кертелгән чикләүләр коронавирусның таралуына комачау итәргә тиеш.

"Коронавирус кешеләр күпләп авырмаган һәм вакцина ясатмаган мохиттә җиңел яши. Әгәр транспортта халык күп булмаса, кешеләр эштә элемтәгә кермәсә, вирусны тапшыру чылбыры өзелә дигән сүз", дип белдергән ул "Коммерсантъ"ка. Депутат фикеренчә, коронавирус йоктыру һәм аннан үлү очракларын киметүгә бары тик киңкүләм вакциналау ярдәмендә генә ирешергә мөмкин.

Росстат 2021 елның августында Татарстанда яшәгән 1,2 мең кешенең үлемендәге төп сәбәп булып коронавирус торуын хәбәр иткән иде. Бу сан да Роспотребнадзор саннарыннан күпкә аерыла.

Белгечләр Русия хакимиятенең рәсми статистикасы күп сораулар тудыруын белдерә һәм аны шик астына куя.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG