Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирус арту сәбәпле хөкүмәт бер яки ике атналык ял көннәре кертүне сорый


Владимир Путин Мәскәүдә ковид-һоспитальдә
Владимир Путин Мәскәүдә ковид-һоспитальдә

Коронавирус белән бәйле вазгыять киеренке булган кайбер төбәкләрдә яллар 23 октябрьдән башланырга мөмкин. Бу төбәкләр арасында Татарстан белән Башкортстан да бар. Бу һәм башка тәкъдимнәр 20 октябрьдә Путинның хөкүмәт белән киңәшмәсендә каралачак. 

Русия вице-премьеры Татьяна Голикова илдә коронавирус инфекциясе белән бәйле вазгыятьнең начараюы сәбәпле президент Владимир Путинга мөрәҗәгать итәргә һәм ял көннәре кертергә тәкъдим итте.

Голикова 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял игълан итәргә, кайбер төбәкләрдә аны 23 октябрьдән башлауны карарга тәкъдим итә. Бу төбәкләргә Татарстан һәм Башкортстан да керергә мөмкин, чөнки Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко элегрәк бу ике республиканы да коронавируска бәйле вазгыять киеренке булган өлкәләр исемлегенә кертте.

"Эпидемиологик процесс төрле төбәктә төрлечә. Кайсы субъектларда вазгыятьнең киеренке булуын аерым атап узасым килә. Бу – Удмуртия республикасы, Оренбур өлкәсе, Башкортстан, Татарстан республикалары һәм Иваново, Төмән өлкәләре" диде Мурашко.

Вице-премьер Татьяна Голикова сүзләренчә, ял көннәрендә ябык булган тармакларны 7 ноябрьдән соң бик сак кына, бары тик QR-кодлар белән керүне рөхсәт итеп кенә ачарга кирәк.

Шул ук вакытта кайбер объектларга вакцина ясатканнан соң бирелгән QR-кодлар яки ковид белән авырып терелү турындагы белешмәләр булганда гына керергә мөмкин булуы бар.

Шулай ук вице-премьер төбәкләргә эшләмәүче һәм вакцина ясатмаган пенсионерларның үзизоляцияләнүе турындагы һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләрне бер айга өйдән торып эшләүгә күчерү турындагы карарлар кабул итәргә киңәш бирде. Моннан тыш Голикова вакцина ясату өчен хезмәткәрләргә ике көн ял бирүләрен сорады.

Русия премьер-министры Михаил Мишустин, үз чиратында, Русиядә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре кертү турындагы тәкъдимне хуплады. Мишустин беренче вице-премьер Андрей Белоусовтан һәм икътисад министры Максим Решетниковтан ял көннәрендә эшмәкәрлекне хуплау турындагы тәкъдимнәр әзерләүләрен сорады.

"Моннан алда кертелгән чикләүләр бу чараларның нәтиҗәле булуын күрсәткән иде. Алдан хәстәрен күреп эш итәргә кирәк. Барлык тәкъдимнәрне гомумиләштерүегезне һәм аларны иртәгә президентның хөкүмәт белән киңәшмәсендә җиткерүегезне сорыйм", диде Мишустин.


Ял көннәре халык арасында элемтәләрне киметергә һәм коронавирус таралуны азайтырга тиеш. Шушындый ук чара Кремль тарафыннан яз көне кертелгән иде. Ул вакытта 30 марттан 3 апрельгә кадәр ял көннәре игълан ителде, соңрак вакыты 30 апрельгә кадәр озайтылды.

Рәсми статистикага күрә, Русиядә хәзерге вакыттагы пандемия вазгыяте соңгы ел ярым эчендә иң начары. Октябрьдә авыру йоктыру һәм аннан үлү очракларының иң югары күрсәткечләре ун тапкырдан артык яңарды.

Рәсми хәбәрләргә күрә, аннексияләнгән Кырымны да кертеп, соңгы тәүлектә 1015 кеше коронавирустан үлгән. Оператив штаб алып барган статистикадан күренгәнчә, пандемия башыннан бирле 225 325 кеше вафат булган. Росстат статистикасы бу күрсәткечләрнең кимендә ике тапкырга киметелгән булуын күрсәтә. Бәйсез демографлар исә үлүчеләр саны оператив штаб күрсәткечләреннән өч тапкыр артык, якынча 675 мең кеше, дип исәпли.

Оператив штаб хәбәренә күрә, соңгы тәүлектә Русиядә 33 740 кешедә коронавирус ачыкланган. Пандемия башыннан бирле авыруны йоктырганнар саны 8 060 752 кешегә җиткән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG