Accessibility links

Татарстанда коронавирус сәбәпле QR-кодлар һәм өстәмә чикләүләр кертелә


11 октябрьдән Татарстанда коронавирус таралу вазгыяте катлаулану сәбәпле яңа чикләүләр кертелә. Бу хакта Татарстан президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәзер республика хөкүмәте махсус карар әзерли.

Дүшәмбедән гамәлгә керәчәк өстәмә чикләүләр:

  • Театр, кинотеатр, цирк, концерт залларында, спорт һәм күңел ачу, мәдәни чараларда халык саны 50 проценттан артмаска, яисә 500 кешедән күбрәк булмаска тиеш. Әлеге күңел ачу оешмалары аерым шартлар үтәлгәндә генә залларда 70 процент халыкны кабул итә алачак. Аерым алганда, барлык хезмәткәрләр һәм оештыручылар вакцина ясаткан, коронавирус белән авырган яки вакцина ясату тыелу турында белешмәсе булырга тиеш. Тамашага килүче 18 яшьтән өлкәнрәкләр вакцина ясатуы турында QR-код, соңгы ярты ел эчендә авыруы яки вакцина ясату тыелуы турында документларның берсен күрсәтергә тиеш. Оештыручыларга чараны җиде көн алдан республиканың оператив штабы белән килештерү шарт. Спорт, күңел ачу, мәдәни чаралар турында 30 көн алдан кисәтергә кирәк.
  • Кунакханәләр 50 процентка гына тулы булырга тиеш. Барлык хезмәткәрләр дә вакцина ясаткан, яисә авыруы яки вакцина ясату тыелуы турында документлары булган очракта отельләр тулы көчкә эшли ала.
  • Туклану урыннары, спорт үзәкләре, бассейн, фитнес үзәкләр, аквапарк, сәүдә-күңел ачу үзәкләре, 400 дүрткел метр мәйданынан зуррак булган азык-төлек белән сату итмәгән кибетләрдә QR-код күрсәтеп кенә йөрергә мөмкин.
  • Шулай ук вакцина ясатмаган һәм соңгы алты айда авырмаган 65 яшьтән өлкән кешеләр өчен мәҗбүри изоляция кертелә. Аларга өйләреннән чыгып йөрү тыела диелә. Бары ашыгыч медицина ярдәме, вакцина ясату урынына бару, якындагы кибеткә, эш урынына бару, чүп түгү һәм йорт хайванын өйдән 100 метр ераклыкта булмаган арада йөртү генә искәрмә булып тора. Эш бирүчеләр 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрен читтән торып эшләү тәртибенә күчерергә яисә хөкүмәт карары кабул иткән чикләүләрне үтәргә тиеш булачак.

Узган тәүлектә Татарстанда 80 кеше коронавирус йоктырды. 7 октябрьдә республиканың оператив штабы берьюлы җиде кешенең үлеме турында хәбәр итте. Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 781 кешенең гомере өзелгән.

Бүгенгә Татарстанда 1, 094 млн кеше вакцина ясаткан.

Русиядә үлүчеләр саны кискен артты. Узган тәүлектә 924 кешенең үлеме турында хәбәр ителде.

Моңа кадәр Башкортстанда театр һәм концертларга керү өчен яңа чикләү кертелгән иде. Күрше республикада театр-концерт залларына кергәндә вакцина таныклыгы яки коронавирус белән авырып терелү турында таныклык таләп итәләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG