Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда театр һәм концертларга керү өчен яңа чикләү өстәлде


Уфаның "Нур" татар театрына тикшереп кертү
Уфаның "Нур" татар театрына тикшереп кертү

Башкортстанда театр-концерт залларына кергәндә вакцина таныклыгы яки коронавирус белән авырып терелү турында таныклык таләп итәләр.

Коронавирус һәм көзен котыра торган сулыш авырулары сәбәпле, Башкортстанда театрларга һәм концертларга керү өчен чикләүләр кертелде. 27 сентябрьдән башланган чикләүгә ярашлы, тамаша залына узу өчен ковид-иминлек документы таләп ителә. Тамашага килүче вакцина ясатуы турында QR-код, соңгы ярты ел эчендә авыруы яки вакцина ясату тыелуы турында документларның берсен күрсәтергә тиеш. Азатлык әлеге чикләүләрнең ничек эшләвен ачыклау өчен Уфадагы берничә театрда булды.

Һәр театрның касса ишек төбенә үк битлексез керү тыелуы турында искәртелгән. Касса залларында 27 сентябрьдән башлап кертелгән чикләүләр турында мәгълүмат язып эленгән.

Әнүзә Фазлыева
Әнүзә Фазлыева

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының билет сатучысы Әнүзә Фазлыева сүзләренә караганда, билет сатканда документлар таләп ителми. Аларны тамаша залына узганда гына тикшерәләр. Чикләүләр кертелгәнче интернет аша алдан билет алганнарда тиешле документлар булмаса, алар тамаша залына кертелми, билетларын тапшырырга тиеш булалар. Әнүзә Фазлыева залда бер урындык аша утырту тәртибе бетерелүен дә әйтте. Аның сүзләренчә, вакциналанган тамашачылар җыелып утырса да, куркыныч янамый.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры

Ноябрь аенда Башкорт академия театры бинасында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре була. Әнүзә Фазлыева Камал театры тамашаларына билетлар сатылуын әйтте. Шул ук вакытта, пандемия көчәйсә, тамашаларның күчерелү ихтималлыгы барлыгын да искәртте ул.

Театрларга керү өчен өч киртә аша узарга туры килә. Азатлык тамаша алдыннан Уфа "Нур" татар театрында булды. Залга керүчеләр иң башта термометрия тикшерүе уза, ягъни термовизор белән тән температураларын тикшерәләр.

Уфа "Нур" татар театры
Уфа "Нур" татар театры

Икенче киртә – билет тикшерүчеләр билетларны һәм вакцина ясату турында документларны тикшерә. Аларны кемдер кәгазь рәвешендә, кемдер телефоныннан күрсәтә. Тамашачылар арасында документсыз керергә тырышкан кеше булмады.

Өченче киртә – тимер тикшергеч аша узу. Монысы корал белән керүне чикләү өчен эшләнгән.

"Нур" театры администраторы Гүзәл Калмурзина ковид пандемиясе сәбәпле, тамашачыларның кимүенә борчылу белдерде.

"Нур" театры администраторы Гүзәл Калмурзина (сулда) билет тикшерүчеләр белән
"Нур" театры администраторы Гүзәл Калмурзина (сулда) билет тикшерүчеләр белән

— Коронавирус чыккач халык театрга элеккеге кебек йөрүдән туктады. Чир йоктырудан бик куркалар. Әгәр вакцина ясатучылар күп булып, алар курыкмый йөри башласа, залларга җан керер иде. Әлеге чикләүләрнең файдасы булыр дип уйлыйбыз. Чөнки вакцина ясаткан кешеләрне генә уздыру чир йоктыру куркынычын киметә, шуңа халык курыкмый килә башлар дип өметләнәм. Әлегә күпчелек халык бу хакта хәбәрдар түгел. Театр премьераларын үз вакытында әзерләп тора, театрда бик күп хезмәткәр көч түгә, тамашачылар кимү икътисади яктан зыянлы, - диде Калмурзина.

Наталия Петрова вакциналау таныклыгы белән
Наталия Петрова вакциналау таныклыгы белән

Азатлык берничә тамашачының да фикерен белеште. Наталия Петрова кертелгән чикләүләрнең кыенлык тудырмавын, иминлек өчен файдалы булуын әйтте.

Сәкинә Әминева: "Яңа тәртип тамашачы файдасына кертелсә дә, кеше хокукларын чикли. Вакцина ясатырга теләмәгән кеше тамаша карарга хокуклы түгел булып чыга", диде.

Тамашага килүчеләрнең күпчелеген яшьләр тәшкил итте. Аларның күбесе вакцина ясатуы турында QR-кодны телефоныннан гына күрсәтеп уза. Тамашаларга халык сакланып кына йөри. Тамаша заллары яртылаш та тулмый.

Тамашачыларның иминлеген тәэмин итү өчен театр һәм концерт оешмалары хезмәткәрләренә дә вакцина ясату таләп ителә. Мәдәният министрлыгы мәгълүматына караганда, 80 процент хезмәткәр вакцина ясаткан.

Мәдәният оешмаларына чикләүләр соңгы тапкыр 22 июньдә кертелгән иде. Аңа ярашлы, тамашачылар COVID-19 булмау турында ПЦР-тест, вакцина ясату турында сертификат, яки ясарга тыелу турында документ күрсәтергә тиеш иде. Июль ахырында бу чикләүләр гамәлдән чыгарылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG