Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росстат: тугыз айда Русиядә коронавирус йоктырган 300 меңләп кеше үлгән


Хастаханәдә ятучылар. Гомуми фото.
Хастаханәдә ятучылар. Гомуми фото.

Бу Русиянең коронавирус белән көрәш штабының рәсми саннары белән туры килми, штаб бөтен пандемия дәвамында 237 меңнән артык кеше үлгәнен хәбәр итә.

2021 елның гыйнвар-сентябрь айларында Русиядә коронавирус белән авыручылар арасында 299 мең кеше үлгән. 2020 елда бу сан 163 мең тәшкил иткән иде. Бу хакта Росстат мәгълүматына таянып РБК хәбәр итә.

2021 елның сентябрендә (Росстат мәгълүматлары әле октябрь аена чыгарылмаган - ред.) Русиядә коронавирус белән авырган 44,3 мең кеше үлгән. 33 меңнән артык очракта COVID-19 үлемнең төп сәбәбе булып аталган.

Үлемнәр саны Русиянең коронавирус белән көрәш штабы китергән рәсми саннарыннан нык аерыла. Штаб китергән соңгы мәгълүматка күрә бөтен пандемия дәвамында Русиядә коронавирус булган 237 380 кеше үлгән.

Росстат саннарына караганда, 2021 елның августында COVID-19 йоктырган авыручылар арасында үлүчеләр саны 49,9 мең булган. Иң зур күрсәткеч июль аенда теркәлгән (51 мең).

2021 ел башыннан коронавирус белән авыручылар арасында үлемнәр саны 299 меңгә җитте. Узган елда бу күрсәткеч 163,3 мең тәшкил итте. Төгәл үлем сәбәбе COVID-19 булган очракларга караганда, бу сан 2021 елда 246 меңнән арта, дип яза РБК.

Русиядә җәй башыннан коронавирус белән авыручылар саны һәм үлемнәр саны артуы күзәтелә. Эпидемиологик вазгыять начарлану сәбәпле 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ил буйлап "ял көннәре" игълан ителде.

Русиянең коронавирус белән көрәш штабы китергән мәгълүматка күрә, соңгы тәүлектә Русиядә 40 251 кеше коронавирус йоктырган. Соңгы тәүлектә 1 160 үлем теркәлгән, дип хәбәр итә рәсмиләр.

Коронавируска каршы көрәш штабы китергән мәгълүматларга күрә, соңгы тәүлектә Татарстанда барлыгы 176 кеше авыру йоктырган, сигез кеше үлгән.

Башкортстанда соңгы тәүлектә 672 кеше коронавирус йоктырган, 36 кеше үлгән. Бу барысы да рәсми саннар.

Белгечләр Русия хакимиятенең рәсми статистикасы күп сораулар тудыруын белдерә һәм аны шик астына куя.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG