Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ковид яллары башлана. Нәтиҗәсе нинди булыр?


30 октябрьдә коронавируска каршы яңа чикләүләр гамәлгә керә. Аларның күпме дәвам итәчәге дә, нәтиҗәсе дә әлегә билгесез.

Татарстан белән Башкортстанда да Русиянең башка төбәкләре белән беррәттән коронавируска каршы яңа чикләүләр кертелә. Татарстанда 30 октябрьдән гамәлгә бу чикләүләрнең нинди булачагын 28 октябрьдә республика премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева игълан итте. Барлык кибетләр, җәмәгать туклануы оешмалары төнге 11дән иртәнге 6га кадәр ябык булачак. Төнлә эшләү бензин станцияләре һәм даруханәләргә генә рөхсәт ителә. Моңарчы мәйданы 400 дүрткел метрдан зуррак булган кибетләргә QR кодсыз керергә ярамаса, хәзер ул 150 метр белән чикләнә. Шулай ук барлык мәдәни чаралар да тыела. Сәүдә үзәкләрендәге күңел ачу урыннары да ябык булак. 60 яшьтән өлкәнрәкләргә, вакцинасыз булсалар, гомумән өйдән чыгарга ярамый. Бу чикләүләрнең кайчан бетүен вазгыятькә карап хәл итәчәкләр. Мәктәпләр исә киләсе атнада каникулга ябыла. Ә менә балалар бакчалары, театр һәм кинолар әлегә элеккечә эшләвен дәвам итәчәк.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган карар нигезендә, туктаусыз эшли торган ширкәтләр һәм заводлар, халык тормышы өчен мөһим хезмәтләр, дәүләт һәм муниципаль оешмалар, шул исәптән аларның халыкка хезмәт күрсәтүе дә элеккечә дәвам итәчәк. Бу чаралар республикада соңгы арада бик көчәеп киткән коронавирус дулкынын бастыру өчен җитәрлекме? Кешеләр тормышына, икътисадый вазгыятькә аның тәэсире нинди булачак? Күп кенә белгечләр гомумән Русия күләмендә кертелүче бу яңа чикләүләрне нык соңарган дип саный һәм бер атнага гына ябылып торуның файдасы булмаячак дип кисәтә.

Русия президенты Владимир Путин коронавирус дулкынын бастыру өчен 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәрен 20 октябрьдә игълан иткән иде. Төбәкләргә яңа чикләүләрне иртәрәк тә кертү мөмкинлеге бирелде. Мәскәүдә чикләүләр Татарстандагыдан да кырысрак һәм алар 27 октябрьдә гамәлгә керде. МТС һәм Tele2 мобиль телефон һәм интернет ширкәтләре белдерүенчә, локдаунның беренче көнендә күпләрнең шәһәр читенә китүе күзәтелгән. Шәһәрдән читтә интернет-траффик 18 процентка арткан, кичен исә күпләр шәһәр үзәгенә агылган, анда интернет куллануның 12 процентка артуы күзәтелгән.

2020 елның язында беренче кырыс чикләүләр кертелгәндә Татарстанда күпләрнең Казаннан һәм башка шәһәрләрдән авыл-районнарга, әби-бабай, дуслар, туганнарга китүе күзәтелгән иде. Социолог Искәндәр Ясәвиев әйтүенчә, хәзер дә Татарстанда кунакка йөрүләр башланчак.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

— Кешеләр хәзер тегендә-монда йөри башлаячак. Күпләр бу чикләүләрне каядыр китү, шәһәрдән читтә ял итү мөмкинлеге буларак кабул итә, һәм бу мине бик нык борчый. Ял көннәре игълан ителү белән кешеләрнең туристик юлламалар алуга ашыгуы да мине бик гаҗәпләндерде. Моны һич тә акыллы гамәл дип әйтеп булмый. Соңгы арада миңа күп кенә сәфәрләрдә булырга туры килде һәм һава аланнарында коронавирустан саклану мөмкин түгел дип әйтә алам. Күпләр битлекләрен дә тиешенчә кими. Моны һич тә аңлап булмый. Югыйсә, русияләр ниндидер башка төрле, акылсыз халык та түгел бит. Монда төрле факторлар тәэсир итәдер. Мин монда, вазгыятьне тиешенчә контрольдә тотмаганга, хакимиятнең дә җаваплылыга бар дияр идем, - ди Ясәвиев.

Ковид сәбәпле ял көннәре игълан ителү белән туристик ширкәтләр Төркия һәм Мисырга юлламаларның кисәк бик нык артуын белдерде. Кемдер җылы якка ялга китү сөенече белән яшәсә, соңгы арада социаль челтәрләрдә яңа чикләүләргә ризасызлык, ачу белдерүчеләр дә артты. Социолог вазгыятьнең шушы хәлгә җитүе өчен хакимият гаебе белән беррәттән кешеләрнең дә өлеше зур, хакимиятне генә түгел, үз-үзләрен дә гаепләү дөрес булыр иде ди.

Вакцина кадатмаган, якыннарыңны да вакцинаның кирәклегенә инандырмаган өчен үкенергә кирәк

— Хәзер бу күмәк җаваплылык. Чикләүләр кертүгә ачулану сәер, вакцина кадатмаган, якыннарыңны да вакцинаның кирәклегенә инандырмаган өчен үкенергә кирәк. Мондый ачу, ризасызлык белдерү бик нигезле түгел, - ди Ясәвиев.

Ул Татарстанда, бу чикләүләрне кайбер башка төбәкләрдәге кебек, иртәрәк кертәсе иде, Путин билгеләгән 30 октябрь җитүен көтеп торасы түгел иде ди.

— Хакимият вазгыятьнең контрольдән чыгуын күрсәтергә теләмәде, шуңа күрә Путин билгеләгән вакыт кысасына туры китерде. Аны берничә атна элегрәк тә башлап була иде. Республикада чынлыкта хәл бик яман. Белүемчә, хастаханәләр тулган, гәрчә ничәдер процент буш ятаклар әле бар дип әйтәләр. Әмма шәхсән үзем белгән кешеләр арасында да хәзер авыручы яки үлгән кешеләр бик күп, - дип сөйләде социолог.

Бу көннәрдә чир таралуга яңа мөмкинлекләр булдырмау, әйләнә-тирәдәгеләрне кайгыртуның мөһимлеге турында атнакич Instagram-дагы җанлы чыгышында Татарстанның баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов та әйтте.

Бу көннәр эпидемиологик вазгыятьне яхшыртырга чыннан да ярдәм итәчәк

— Читтә тору өчен бирелгән бу көннәр эпидемиологик вазгыятьне яхшыртырга чыннан да ярдәм итәчәк. Ул читтә булуны — өйдә торуны, контактларны мөмкин кадәр чикләүне һәм шуның нәтиҗәсендә чир таралуны киметүне күздә тота. Шуны яхшы аңларга кирәк: безгә эшкә йөрмәү хокукы бирелгән, һәм аны файдаланырга, өйдә утырырга кирәк, - ди Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле.

Петербурдагы Европа университетының Дисциплинаара медицина тикшеренүләре институты мөдире Антон Барчук исә бер атна өйдә утыру гына бу дулкынны бастыру өчен җитәрлек түгел дип саный. "Эхо Москвы" белән сөйләшүдә ул кырысрак чикләүләрне кимендә ике атнага кертү кирәк дип белдерде.

— Беренчедән, минемчә, кырыс чикләүләрне бер атнага түгел, кимендә ике атнага кертүнең файдасы булыр иде. Икенчедән, без моның белән соңга калдык, чөнки бу чикләүләрне ике йә өч атна элегрәк кертү кирәк иде, чөнки бездә дулкын инде август ахырыннан бирле көчәя бара. Аны башланганда ук бастыру файдалы булыр иде, - ди Барчук.

Бу чикләүләрнең файдасы аз булачак дигән фикер белән бәйсез демограф Алексей Ракша да килешә.

Алексей Ракша
Алексей Ракша

— Бу җитәрлек түгел дип саныйм, һич тә җитәрлек түгел. Кимендә ике-өч атнага, күпкә кырысрак локдаун кирәк. Әйтик, Латвиядәге кебек. Латвиядә шактый кырыс локдаун дүрт атна дәвам итәчәк. Бу авыру таралуны шактый киметергә ярдәм итәчәк. Бер атналык йомшак локдаун бераз ярдәм итәр, әмма бераз гына. Әйе, һәртөрле чара нәтиҗә бирә, әмма мондый йомшак чараларның нәтиҗәсе дә йомшак булачак, - ди Ракша.

Татарстанда игълан ителгән чикләүләр күп кенә башка төбәкләрдәгедән дә йомшаграк. Зуррак кибетләргә QR-кодсыз керү тыелса да, театрлар, кинотеатрлар, цирк, концерт залларына керү 15 ноябрьгә кадәр элеккечә, QR-кодсыз булачагын әйтте премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева. Анда QR-код таләп итү тагын ике атнадан гына башланачак. Театр, кино залларына QR-кодсыз кертү, автобус, трамвайларда халыкның шыплап тулы йөрүе дәвам иткәндә кибетләр өчен чикләүләрне тагын да кырыслату дөрес түгел дип зарлана эшмәкәрләр.

Икътисад белгече Таһир Дәүләтшин бу чикләүләрнең ковидка каршы файдасыннан бигрәк, бизнеска зыяны күбрәк булачак дип белдерде Азатлыкка.

Таһир Дәүләтшин
Таһир Дәүләтшин

— Медицина белгече булмасам да, беренчедән шуны әйтәсем килә, бу чикләүләр белән вируска каршы көрәшү файдасыз. Кешеләр автобусларда да күпләп йөри, кибетләргә дә керә, ә рестораннарга керү ярамый. Бизнезка бик тә көчле орым булачак бу. Күп кенә ширкәтләрнең хәле болай да начар иде. Бу чикләүләр нәтиҗәсендә тагын да начараячак. Бизнеска бернинди дә диярлек компенсация бирелми. Минемчә, безнең хакимият өчен кече бизнесның бөлүе яхшы. Русия хөкүмәтенең төп кереме зур ширкәтләрдән, нефть, газ, металдан килә. Кечкенә ширкәтләр турында уйлаучы да юк анда. Яңа ширкәтләр бик ачылмады, бу коронавирус чорында Русиядә миллионлап ширкәт ябылды. Элек хөкүмәтнең кечкенә ширкәтләрне арттыру програмы бар иде, хәзер аны алып ташладылар. Федераль салым хезмәте дә аларга яңадан-яңа киртәләр уйлап чыгара — ачылмасыннар, эшли алмасыннар, ябылсыннар. Бу яңа чикләүләр шартларында кече ширкәтләрнең язмышына минем карашым бик тә пессимистик, ди - икътисадчы.

Дәүләтшин фикеренчә, коронавируска каршы көрәштә бизнеска карата чикләүләрне кырыслатып түгел, вакциналауны арттыру юлы белән көрәшергә кирәк.

Русия хакимияте рекламалаган вакциналарга ышанмаучы күп кенә кешеләр Pfizer, AstraZeneca кебек вакциналарга ышана

— Әмма төп проблем — халыкның ул вакцинага ышанмавы белән бәйле. Чөнки халык хакимияткә ышанмый һәм шул хакимият вакцинаны рекламалаганга күрә, хакимият тәкъдим иткән вакцинага да ышанмыйлар. Ә вакциналарның коронавируска каршы көрәштә файдасы бу чикләүләргә караганда күпкә нәтиҗәлерәк булыр иде. Русия хакимияте рекламалаган вакциналарга ышанмаучы күп кенә кешеләр Pfizer, AstraZeneca кебек вакциналарга ышана. Русиягә аларны кертергә, кешеләргә мөмкинлек бирергә кирәк иде. Әмма Русиядә алар юк, тыелган. Ул вакциналарны керткән булсалар, әле хәзер дә соң түгел, күп меңнәрчә кеше исән калган булыр иде. Шул вакциналар янәшәсендә Русия вакциналарын кадатучылар да артыр иде, - ди Дәүләтшин.

Чикләүләр кертелә икән, ул күпкә кырысрак, гомуми локдаун булырга тиеш, ә бу чикләүләрнең зыяныннан башка, файдасын күрмим, кешеләр барыбер йөреп, аралашып тора ди ул.

— Бизнеска зыян китерә торган мондый карарлар өчен хакимият тиешле дәрәҗәдә компенсация түләргә тиеш, кайбер ширкәтләргә кеше башына бирелгән минималь хезмәт хакы берни дә түгел ул, аларның югалтуларын берничек тә каплый алмый. Шул ук вакытта салым, штрафлар басымы арта бара. Пандемия чорында кече ширкәтләргә салымнарны, штрафларны киметәсе иде. Әмма хөкүмәт ул турыда уйламый, - ди икътисад белгече.

Казанда алып-сату белән көн күрүче Марсель Насыйбуллин Азатлык белән сөйләшүдә салым басымын җиңеләйтү кирәклеген, әмма үзе өчен иң зур проблем — билгесезлек булуын әйтте.

Марсель Насыйбуллин
Марсель Насыйбуллин

— Бу чикләүләр миңа гына түгел, бик күп кешегә күптәннән тәэсир итә башлады инде. Беренчедән, вазгыять аңлашылмый. Хакимият үзе кайчан тели — яба һәм үзе кайчан тели — ача. Менә шул аңлашылмый безгә. Шул сәбәпле бизнеста бернәрсәне дә планлаштырып булмый. Әйтик, минем сәламәтлек өчен кирәкле әйберләр сата торган кибетем бар. Бу кибет франшиза шартларында эшли. Менә шушы франшизаның хуҗасы хәзер илдәге хәлләргә җайлашырга һәм бизнесны онлайнга күчерергә тели. Онлайн сәүдәне күздә тотып реклам кампанияләре уздыра. Ә минем сатып алучылар онлайнны куллана торган яшьләр генә түгел, олы яшьтәге сатып алучылар күпчелекне тәшкил итә. Аларны онлайн сатып алуларга өйрәтү — үзе аерым бер тема. Локдаун, карантин һәм башка шуның ишеләр башлангач минем кибеткә килүчеләр кимеде. Күп кеше онлайнга күчте. Нәтиҗәдә сатып алучыларым бик нык кимеде. Коронавирус башланганда эшмәкәрләргә салым түләүне кичектереп торган иделәр. Әмма бу ярдәмнең мәгънәсен мин һич тә аңламадым. Салым түләү кичектерелсә дә, соңрак ул барыбер минем кесәдән чыкты бит. Аны нигә эшмәкәрләргә ярдәм дип зурлап әйтеп тордылар? Бу кече эшмәкәрләр төркеменә бернинди ярдәм булмады, ди Насыйбуллин.

Коронавируска каршы көрәштә мондый өлешчә чикләүләр түгел, ә вакцинау иң нәтиҗәле чара булыр иде, әмма моның өчен ышаныч булуы зарур ди эшмәкәр.

Халык белән хакимият арасында партнерлык түгел, хакимиятнең халыктан таләп итүе генә күренә

— Минемчә, иң башта халыкта хакимияткә карата ышаныч булырга тиеш. Хакимият үз халкының күбрәк ышанычын яулап алырга тырышырга тиеш. Ә кешеләр хакимияткә ышанмый. Вакцинага каршы төркемнәр булуын ишеткәнсездер инде. Эчке эшләр министрлыгы ялган QR-код булган өчен штрафлар сала башлаган икән. Монда халык белән хакимият арасында партнерлык мөнәсәбәтләре түгел, ә хакимиятнең халыктан таләп итүе генә күренә. Бер яклы гына эш алып барыла. Хакимият аңлату эше урынына халыкны кысу эшчәнлеге алып бара. Минемчә, иң беренче чиратта гади кешеләрдә, эшмәкәрләрдә хакимияткә ышаныч булырга тиеш дип уйлыйм, ди Насыйбуллин.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сүзләренчә, хәзер республикада ковидка каршы көрәштә 17 мең табиб катнаша. 7,5 мең ятак урыны булдырылган, аларның 9,5 проценты гына буш.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG