Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия һәм Мисыр курортларына билетлар 350-450 мең сумга җиткән


Шарм-әш-Шәйх һава аланында Русия туристлары
Шарм-әш-Шәйх һава аланында Русия туристлары

Һава ширкәтләре һәм туроператорлар аңлатканча, бәяләрнең болай кыйммәтләнүе озын ялларда русияләр арасында Мисыр һәм Төркия курортларына очарга теләүчеләр артуы, шулай ук очкычларда утыргычларның, кунакханәләрдә урыннарның тиз тулуына бәйле.

Коронавирус сәбәпле игълан ителгән октябрь ахыры – ноябрь башындагы ял көннәренә Төркия һәм Мисырга оча торган рейсларда урын калмаган диярлек. Анталиягә соңгы билетларның бәяләре 350 мең сумга кадәр күтәрелгән. Мисыр курортларына исә - 450 мең сумга кадәр, дип яза "Известия" Aviasales-ка сылтанып. Турператорлар кунакханәләрдәге, шулай ук чартер һәм даими рейслардагы урыннар 30 октябрьгә тулысынча бетәр дип фаразлый.

Бу юнәлешләргә очкычлардагы буш утыргычлар кунакханәләрдәге урыннарга караганда тизрәк тәмамлана, һәм төрле туроператорларның сату нокталарында сәяхәтчеләр юлламага алдан броньны бүтән ясый алмый, дип сөйләгән басма чыганаклары.

Төрле һава ширкәтләренең 29 октябрьдә Мәскәүдән Һургадага очыш билетлары сишәмбе көн киченә 62,5 мең сумнан 450 мең сумга кадәр булган. Шарм-әш-Шәйхка исә – 50мең сумнан 305 мең сумга кадәр. Мәскәүдән Анталияга очу 352 мең сум торган.

Һава ширкәтләре һәм туроператорлар аңлатканча, бәяләрнең болай кыйммәтләнүе озын ялларда русияләр арасында Мисыр һәм Төркия курортларына очарга теләүчеләр артуы, шулай ук очкычларда утыргычларның, кунакханәләрдә урыннарның тиз тулуына бәйле.

Русиядә ял көннәре игълан ителгәннән соң популяр юнәлешләргә очу билетлары алу 79 процентка артты, дип белдергән Aviasales вәкиле.

Коронавируска кагылышлы вазгыять кискенләшү сәбәпле Русия президенты Владимир Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр хезмәт хакларын саклау шарты белән ял көннәре игълан иткән иде. Коронавирус вазгыяте авыр булган төбәкләр ял көннәрен иртәрәк кертә яки озайта ала, диде Путин.

Бу яллар чорында Русиядә беренчеләрдән булып Хакасиядә комендант сәгате кертелде, республиканың берничә шәһәрендә җәмәгать транспорты хәрәкәте дә туктатылачак.

XS
SM
MD
LG