Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәҗбүри вакциналау Русиянең бар төбәкләрендә дә кертелгән


Русиядә беренче булып Хакасиядә комендант сәгате гамәлгә кертелә, берничә шәһәрдә җәмәгать транспорты эше туктатылачак.

Кайбер категория гражданнарын мәҗбүри вакциналау Русиянең бөтен субъектларында да кертелгән. Бу хакта хөкүмәт каршындагы координация шурасының COVID-19га каршы көрәш президиумы утырышында Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова хәбәр иткән.

"Хәзерге вакытта аерым категория затларга мәҗбүри вакцина ясату турындагы карарлар баш дәүләт санитар табиблары тарафыннан Русиянең барлык субъектларында да кабул ителгән" дигән Попова.

Татарстанда әлеге чара 11 октябрьдән кертелгән иде.

Коронавируска кагылышлы вазгыять кискенләшү сәбәпле Русия президенты Владимир Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр хезмәт хакларын саклау шарты белән ял көннәре игълан итте. Коронавирус белән вазгыять авыр булган төбәкләр ял көннәрен иртәрәк кертә яки озайта ала, диде Путин.

Бу яллар чорында Русиядә беренчеләрдән булып Хакасиядә комендант сәгате кертелә, берничә шәһәрдә җәмәгать транспорты хәрәкәте туктатылачак. Бу хакта төбәк башлыгы Валентин Коновалов хәбәр иткән. 28 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр республика халкына 22:00 сәгатьтән 07:00 сәгатькә кадәр өйләреннән чыгу тыела.

Абакан, Черногорски һәм Саяногорски шәһәрләрендә җәмәгать транспорты эшчәнлеге туктатыла. Такси йөртүчеләр бары тик вакцина ясату яки ярты ел эчендә коронавирус белән авыру турында сертификат булганда гына эшли алачак.

Төбәктә кибетләр, рестораннар, кафе һәм хезмәт күрсәтү оешмалары ябыла. Даруханәләр һәм азык-төлек кибетләренә генә искәрмә ясала. Җәмәгать туклану оешмалары ризыкны тышка чыгарып бирү һәм өйгә китереп бирү өчен эшли алачак.

Моннан тыш, 60 яшьтән өлкәнрәкләргә өйдән чыгуны тыйганнар, алар үзизоляциядә булырга тиеш.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG