Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин коронавирус таралу сәбәпле Русиядә ял көннәре игълан итте. Татарстан авыр төбәкләр арасында


Коронавирус белән вазгыять авыр булган төбәкләр ял көннәрен иртәрәк кертә яки озайта ала диде президент.

Русия президенты Владимир Путин коронавирус таралу сәбәпле Русиядә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр хезмәт хакларын саклау шарты белән ял көннәре игълан итте. Бу хакта ул Русия хөкүмәте белән киңәшмәдә белдерде. Коронавирус белән вазгыять авыр булган төбәкләр ял көннәрен иртәрәк кертә яки озайта ала, диде Путин.

Вакцина кадату өчен Путин кешеләргә өстәмә ике ял көнен бирү тәкъдимен хуплады, алар өчен бу көннәрдә хезмәт хакы сакланырга тиеш дип искәртте.

— Эпидемия таралу тизлеге нык артты. Вакциналау дәрәҗәсе, кызганычка, югары түгел. Оператив гамәлләр кирәк булуы аңлашыла, — диде Путин.

Киңәшмәдә коронавируска бәйле соңгы вазгыять белән таныштырып, яңа чикләүләр кертү тәкъдимен Русия вице-премьеры Татьяна Голикова ясады. Авыручылар белән иң авыр вазгыять булган төбәкләр арасында ул Татарстан, Коми, Мордовия республикаларын, Курски, Оренбур өлкәләрен атады. Русия буйлап коронавируслы авыручылар өчен хастаханә ятакларының 86,6%-ы тулы, дип белдерде Голикова.

Русия вице-премьеры Андрей Белоусов кече һәм урта бизнеста эшләгән кешеләргә бер минималь хезмәт хакы күләмендә түләү ясарга тәкъдим итте. Грантлар салым хезмәтенә гариза аша биреләчәк, түләү 15 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр узачак диелде. Моннан тыш хөкүмәт бизнеска ФОТ 3.0 ташламалы кредитлар бирүне дә тәкъдим итә.

19 октябрь Русия вице-премьеры Татьяна Голикова илдә коронавирус инфекциясе белән бәйле вазгыятьнең начараюы сәбәпле президент Владимир Путинга мөрәҗәгать итәргә һәм ял көннәре кертергә тәкъдим иткән иде. Русия премьер-министры Михаил Мишустин Русиядә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре кертү турындагы тәкъдимне хуплады.

Рәсмиләр мәгълүматына күрә, Русиядә хәзерге вакыттагы пандемия вазгыяте соңгы ел ярым эчендә иң начары. Октябрьдә авыру йоктыру һәм аннан үлү очракларының иң югары күрсәткечләре ун тапкырдан артык яңарды. Рәсми хәбәрләргә күрә, аннексияләнгән Кырымны да кертеп, соңгы тәүлектә 1028 кеше коронавирустан үлгән. Оператив штаб алып барган статистикадан күренгәнчә, пандемия башыннан бирле 226 353 кеше вафат булган. Росстат статистикасы бу күрсәткечләрнең кимендә ике тапкырга киметелгән булуын күрсәтә. Оператив штаб хәбәренә күрә, соңгы тәүлектә Русиядә 34 073 кешедә коронавирус ачыкланган.

11 октябрьдән Татарстанда кафе, ресторан, фитнес үзәк һәм башка күңел ачу урыннарына коронавирустан вакцина ясату яки соңгы ярты елда авырып чыгу турында QR-кодлар белән генә кереп була. Хезмәт күрсәтү өлкәсенә өстәмә чикләүләр кертелде. Вакцина ясатмаган һәм соңгы алты айда авырмаган 65 яшьтән өлкән кешеләр өчен мәҗбүри изоляция булырга тиеш. Моннан тыш Татарстанда халыкның бер өлешенә коронавирустан мәҗбүри вакцина ясату кертелде.

12 октябрьдән Башкортстанда да коронавируска каршы чикләүләрнең икенче өлеше үз көченә керде. COVID-19 белән авыру яисә тискәре ПЦР-тест турында белешмәләр һәм вакцина ясату турында сертификатларсыз сәүдә үзәкләренә, шәхси музейларга керү чикләнде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG