Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан мәҗбүри вакцина ясау кертелә


Казан сәүдә үзәгендә вакцина ясату урыны
Казан сәүдә үзәгендә вакцина ясату урыны

9 ноябрьдән вакцинаның беренче этабын ясатмаган барлык хезмәткәрләр дә эштән читләштереләчәк.

Татарстанның халыкның бер өлешенә коронавирустан мәҗбүри вакцина ясату кертелә. Бу хакта 11 октябрьдә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе сайтында хәбәр ителде. Моны Татарстанда COVID-19 белән вәзгыять катлаулануы белән бәйләп аңлаталар.

  • Мәҗбүри вакцинаны 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, медицина, мәгариф, социаль, җәмәгать транспорты, энергетика, сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы, хокук саклау өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр ясатырга тиеш. Шулай ук вакцина кадату дәүләт һәм муниципаль хакимиятендә, хезмәт күрсәтү өлкәсендә, аерым алганда, чәчтарашханә, мунча, спорт оешмалары, көнкүреш хезмәте, сәүдә һәм туклану урыннары, банк, почта, такси, мобиль элемтә үзәкләре, торак-коммуналь хуҗалыгында эшләүчеләргә каралган.
  • Моннан тыш, әлеге чикләүләр музей, кино, концерт һәм күргәзмә заллары, китапханә, күңел ачу үзәкләре, балалар аланнары, туризм, матбугат чаралары, даруханә, ветеринар клиникалар, кунакханә, машина төзәтү үзәге, өйгә китереп бирү хезмәте хезмәткәрләре, уку йортыннан читтә парктика узучы студентлар өчен кагыла.

Оешма җитәкчеләре 6 декабрьгә кадәр вакцинаның икенче дозасын ясатып бетерергә тиеш диелә.

"9 ноябрьдән вакцинаның беренче этабын ясатмаган барлык хезмәткәрләр дә эштән читләштерелергә тиеш. 7 декабрьдә икенче дозаны ясатмаучылар эшкә чыга алмый", дип аңлатты Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

Роспотребнадзорның әлеге карары вакцина ясату тыелуы турында белешмәсе булган кешеләр өчен кагылмый. Татарстан оешмаларында хезмәткәрләрнең 80 проценты вакцина ясаткан булырга тиеш диелә. Соңгы ярты елда коронавирус белән авырган кешеләрне әлеге исәпкә кертеп санаячаклар.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен вакцинаны өйгә килеп ясау мөмкинлеген тәэмин итәчәк.

11 октябрьдән Татарстанда кафе, ресторан, фитнес үзәк һәм башка күңел ачу урыннарына QR-кодлар белән генә кереп була. Хезмәт күрсәтү өлкәсенә өстәмә чикләүләр кертелде. Вакцина ясатмаган һәм соңгы алты айда авырмаган 65 яшьтән өлкән кешеләр өчен мәҗбүри изоляция булырга тиеш.

Соңгы көннәрдә Татарстанда коронавирус йоктыручыларның рәсми саны кискен артты. Узган тәүлектә 100 кеше COVID-19 йоктырган. Чикләүләр кертү турында карар чыккач вакцина ясатучылар саны да бермә-бер күбәйде. Соңгы тәүлектә 14 100 кеше прививка кадаткан. Бүгенгә республикада 1 млн 121 мең кеше вакцинаның беренче дозасын алды, ди рәсмиләр. Пандемия башланганнан бирле 796 кешенең үлеме турында хәбәр иттеләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG