Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: "Яңа чикләүләр үтәлешен катгый таләп итәчәкбез"


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Республика президенты Татарстанның QR-кодлар кертүдән башка чарасы юк дип белдерде.

Татарстан хакимияте яңа кертелә торган чикләүләр үтәлешен кырыс таләп итәчәк. Моның хакта шимбә киңәшмәсендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Берничә көн элек 11 октябрьдән республикада коронавирус таралышына киртә тудыру өчен яңа чикләүләр кертелүе билгеле булды. Аерым алганда, кайбер җәмәгать урыннарына вакцина ясатуы турында QR-код таләп ителәчәк.

Яңа чикләүләргә аңлатма биреп, Татарстан президенты "без башка чара күрмибез" диде. Аның сүзләренчә, хакимият статистикага карап, үлемнәр артуын күзәтә, үлемнәр арасында олы яшьтәге кешеләр генә түгел, яшь кешеләр дә бар.

— Кабул ителгән карар кешеләр тарафыннан төрлечә бәяләнә. Кемдер хуплый, башка чара булмаганын аңлый. Халыкның бер өлеше, һәм без аларны аңлыйбыз, бу битлекләрдән, чикләүләрдән арыган. Тик, кызганыч, безнең бүтән чарабыз юк, — диде Миңнеханов.

11 октябрьдән Татарстанда коронавирус таралуына юл куймас өчен яңа чикләүләр кертелә. Аерым алганда:

  • Вакцина ясатмаган һәм соңгы алты айда авырмаган 65 яшьтән өлкән кешеләр өчен мәҗбүри изоляция кертелә, аларга берничә искәрмәдән тыш өйләреннән чыгып йөрү тыела.
  • Туклану урыннары, спорт үзәкләре, бассейн, фитнес үзәкләр, аквапарк, сәүдә-күңел ачу үзәкләре, азык-төлек белән сату итмәгән кибетләрдә һәм 400 дүрткел метр мәйданыннан зуррак булган кибетләргә QR-код күрсәтеп кенә йөрергә мөмкин булачак.
  • Театр, кинотеатр, цирк, концерт залларында, спорт һәм күңел ачу, мәдәни чараларда халык саны 50 проценттан артмаска, яисә 500 кешедән күбрәк булмаска тиеш булачак (аерым шартлар үтәлү очрагында залларда 70 процент халыкны кабул итү рөхсәт ителәчәк).

Шул ук вакытта Татарстан коронавируска каршы вакциналау урыннары санын ике тапкырга арттырып, 350гә җиткерергә җыеналар. Яңа чикләүләр игълан ителгәннән соң вакциналау урыннарында зур чиратлар барлыкка килде. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматына күрә, хәзер Татарстанда коронавирустан вакцина ясату өчен 168 пункт эшләп килә.

Яңа чикләүләр кертелү вакытына Татарстанда коронавирустан вакцинаны 1 миллионнан артык кеше ясаткан, дип хәбәр итә рәсмиләр.

Күптән түгел күрше Башкортстанда да театр һәм концертларга керү өчен яңа чикләү кертелгән. Республикада театр-концерт залларына кергәндә вакцина таныклыгы яки коронавирус белән авырып терелү турында таныклык таләп итәләр.

Коронавирус: курку бетте, ә куркынычы бетмәде
please wait

No media source currently available

0:00 0:36:31 0:00
йөкләү

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG