Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда яңа чикләүләр кертелгәннән соң хакимият вакциналау урыннарын икеләтә арттырырга ышандыра


Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгында вакциналау урыннарына эш шактый артачагын фаразлыйлар. Шуңа күрә аларның санын 350гә җиткерергә ниятлиләр.

Татарстанда коронавируска каршы вакциналау урыннары санын ике тапкырга арттырып, 350гә җиткерергә җыеналар. Бу хакта бүген журналистларга республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев белдерде.

"Хәзер вакцина ясау бүлмәләренә йөкләмә артачак, моны ачык фаразлыйбыз. Ихтыяҗ арта барган саен, вакциналауның яңа пунктларын ачачакбыз. Аларга мобиль пунктлар да керәчәк, аеруча зур шәһәрләрдә", диде ул.

"Халык кирәксенмәгәнгә" Татарстанда кайбер мобиль төркемнәрнең эше туктатылды, дип белдерде урынбасар.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматына күрә, хәзер Татарстанда коронавирустан вакцина ясату өчен 168 пункт эшләп килә.

Татарстан хакимияте яңа чикләүләрнең 11 октябрьдән кертеләчәген игълан иткән иде. Өлешчә алганда, рестораннарга, сәүдә һәм фитнес үзәкләренә керү өчен QR-код кирәк булачак.


Абашев, шулай ук сәламәтлеге сәбәпле коронавирустан вакцина ясату ярамаган кешеләрне дә, QR-кодлары булмау аркасында җәмәгать урыннарына кертмәячәкләрен әйтте.

"QR-код – вакциналауны уңышлы узу нәтиҗәсе дигән сүз һәм шартлыча без бу кешенең авырмаячагын, әмма коронавирусны таратырга мөмкин булуын беләбез. Һәм вакцина белән сакланмаган кешеләр аны йоктыра ала. Шуңа күрә, вакцина ясатмаган икән, медицина тарафыннан тыелу-тыелмауга карамастан, мондый кешеләргә җәмәгать урыннарына керү ярамаячак", диде ул.

Рәсми хәбәрләргә күрә, Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 86 яңа очрагы ачыкланган, 7 кеше үлгән. Пандемия башыннан республикада COVID-19 белән рәсмән 27 640 кеше авырган, 781 кеше үлгән.

Оператив штаб хәбәренә күрә, узган тәүлектә Русиядә (аннексияләнгән Кырымны да кертеп) коронавирустан 936 кеше үлгән. Бу пандемия башыннан бирле иң югары күрсәткеч.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG