Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирустан бер көндә үлүчеләрнең иң югары саны теркәлде


Архив фотосы
Архив фотосы

Рәсми саннарга караганда, узган тәүлектә Русиядә коронавирустан 936 кеше үлгән – пандемия башыннан бирле иң югары күрсәткеч. Башкортстанда шул ук авырудан 32, Татарстанда 7 кеше үлгән.

Оператив штаб хәбәренә күрә, узган тәүлектә Русиядә (аннексияләнгән Кырымны да кертеп) коронавирустан 936 кеше үлгән. Бу пандемия башыннан бирле иң югары күрсәткеч. Шулай итеп, пандемия башыннан бирле бу авырудан үлүчеләр саны 214 485кә җиткән. Соңгы тәүлектә авыруны тагын 27 246 кеше йоктырган, илдә COVID-19 йоктыру очракларының рәсми саны 7 717 356га җиткән.

Башкортстанда да коронавирус саннары яңа рекорд куйган. Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматына күрә, 8 октябрьгә COVID-19 йоктыруның 615 яңа очрагы ачыкланган һәм инфекциядән 32 кеше үлгән. Нәтиҗәдә Башкорстанда коронавирус йоктыручылар саны 71 023, үлүчеләрнеке - 1822гә җиткән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 86 яңа очрагы ачыкланган, 7 кеше үлгән. Пандемия башыннан COVID-19 белән 27 640 кеше авырган, 781 кеше үлгән.

11 октябрьдән Татарстанда коронавирус таралу вазгыяте катлаулану сәбәпле яңа чикләүләр кертелде.

Моңа кадәр Башкортстанда театр һәм концертларга керү өчен яңа чикләү кертелгән иде. Театр-концерт залларына кергәндә вакцина таныклыгы яки коронавирус белән авырып терелү турында таныклык таләп итәләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG