Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны бер меңнән артты


Казан зиратында каберләр арта, 28 октябрь
Казан зиратында каберләр арта, 28 октябрь

Моңа кадәр Росстат быелның сентябрь аенда Татарстанда 1,5 мең кешенең үлеменә коронавирус сәбәп булган дип белдергән иде.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын 10 кешенең үлеме турында хәбәр иттеләр. Әлеге саннарны Стопкоронавирус.рф сайты китерә.

COVID-19дан 1962, 1948, 1937, 1942, 1934, 1960, 1937, 1959 елгы 8 хатын-кыз һәм 1933, 1949 елгы ирләр үлгән.

"Үлем сәбәбе патологик анатомия экспертизасы нәтиҗәсендә билгеләнгән. Гомере өзелгән кешеләрдә вирус булуы ачыкланган", дип белдерә Татарстан сәламәтлек саклау министры.

Татарстан рәсмиләр биргән мәгълүматләрдән күрә, пандемия башыннан үлүчеләр саны 1 007гә җитте. Узган тәүлектә тагын 182 кешедә коронавирус ачыкланган.

Моңа кадәр Росстат сентябрьдә Татарстанда пандемия башыннан бирле COVID-19дан үлү очракларының иң югары күрсәткечен теркәде. Вирус 1,5 мең кешенең үлемендә төп сәбәп булып торган.

Росстат статистикасы Татарстан түрәләре биргән мәгълүматтан аерыла. Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы сентябрьдә коронавирустан үлүнең 66 очрагы рәсми рәвештә теркәлде дип хисап тотты.

Росстат хәбәр итүенчә, сентябрь нәтиҗәләренә күрә республикада үлем-китем узган елның шул ук ае белән чагыштырганда 43 процентка, ике ел элеккеге белән чагыштырганда 65 процентка үскән.

Рәсми саннарга караганда, Русиядә узган тәүлектә 40 443 кешенең COVID-19 йоктыруы ачыкланган, 1 189 кеше бу чирдән үлгән. Пандемия башыннан илдә, аннексияләгән Кырымны да кертеп, барлыгы 242 меңнән артык кеше коронавирус корбаны булды диелә стопкоронавирус.рф сайтында.

Башкортстанда тагын 627 кеше коронавирус йоктырган, соңгы тәүлектә 27 кеше үлгән. Республикада коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 2721гә җитте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG