Accessibility links

Башкортстанның перинаталь үзәге табиблары дәваланучылардан акча каерырга мәҗбүр итәләр дип зарлана


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Алар әйтүенчә, баш табиб ярдәмчесе Якупова “Перинаталь үзәккә ярдәм” дигән фонд оештырган. Кешенең "мәҗбүри медицина иминияте полисы булса да, табибка бурыч куела: ул авыруның акчалата иганә ясавы турында имзаланган килешүен китерергә тиеш”, диелә хатта. Бу акчалар “хакимият кесәсенә” бара диелә.

Социаль челтәрләрдә Башкортстан медицина хезмәткәрләренең республика башлыгы Радий Хәбировка, төбәк прокуроры Игорь Пантюшинга һәм Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога мөрәҗәгате фотосы чыкты.

Хатта әйтелгәнчә, Башкортстанның республика клиник перинаталь үзәге идарәсе – баш табиб Игорь Засядкин һәм баш табибның икътисад урынбасары Гөлназ Федюшкина табибларга "медицина ярдәме күрсәтмәскә, дәваланучылардан иганә өчен дип акча каерырга" дигән бурыч куя.

"Безнең үзәктә, әйтик, хатын-кызлар консультациясенә исәпкә басарга теләүче булса, аның мәҗбүри медицина иминияте полисы булса да, табибка бурыч куела: ул авыруның акчалата иганә ясавы турында имзаланган килешүен китерергә тиеш", диелә хатта.

Мөрәҗәгать авторы әйтүенчә, бу акчалар "җитәкчелек кесәсенә"бара.

"Сентябрьдән идарә штаты шактый артты: баш табибның бер өер урынбасарын, җитәкчеләрне тупладылар, бүлекләр оештырдылар һәм аларга югары хезмәт хаклары түлиләр. Аларның хезмәт хакы безнекеннән кимендә ике тапкыр артык. Федюшкинадан моңа аңлатма бирүен сорасак, ул кычкыра һәм үзен дөрес булмаганча тота башлый. Зарланырга мөмкин булуыбызга килгәндә, үзенә берни булмаячагын, чөнки сәламәтлек саклау министры белән дус булуын сөйли, үзәктә бөтен әйберне үзе генә хәл итүен әйтә", диелә мөрәҗәгатьтә

Медицина хезмәткәрләре идарәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакын, штат санын тикшерүне сорый. Шулай ук алар баш табиб ярдәмчесе Якупованың "Перинаталь үзәккә ярдәм" дигән хәйрия фонды оештыруын, анда мөдир булып торуын яза. Медицина хезмәткәрләре бу фондның эшчәнлеген тикшерүне сораган.

  • Башкортстан табиблары хакимияттәгеләргә әледән-әле төрле зарлар белән мөрәҗәгать итеп тора.
  • Әйтик, былтыр августта Бөре шәһәрендәге ашыгыч ярдәм бригадасын йөртүчеләр төбәк башлыгы Радий Хәбировка һәм республика прокуроры Игорь Пантюшинга мөрәҗәгать иткән иде. Алар үзләренә сәгатенә 106 сум түләүне "мыскыллау" ди, хезмәт хаклары 2016 елдан бирле артмавын әйтә. Зарланучылар әйтүенчә, төнлә һәм бәйрәмнәрдә эшләгән өчен дә берни түләнми.
  • Узган ел февраль башында Башкортстанда Ишембай район хастаханәсе фельдшерлары да "итальянча эш ташлау" игълан иткән иде.
  • Аңарчы Иглин районы үзәк хастаханәсеннән дистәдән артык терапевт табибларның эштән китүе турында билгеле булды. Моңа пандемиядә табибларның эшләре бермә-бер артуы, ә хезмәт хакының элеккечә калуы сәбәп булган диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG