Мәскәүнең Тверской мәхкәмәсе "Маяковский укуларында" катнашкан шагыйрь Артем Камардинны җиде елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Шушы ук эш нигезендә гаепләнүче Егор Штовба биш ел колония алды.
Шагыйрьләрне шигырьләре өчен дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлекә чакыруда һәм үзбилгелгеләнгән Донбасс республикалары фетнәчеләренә карата нәфрәт яки дошманлык уятуда гаепле дип таныдылар. Әлеге шигырьләрне алар Мәскәү үзәгендә Маяковский һәйкәле янында укыдылар.
Хөкем карары чыгарылганнан соң мәхкәмәдә Артем Камардинның хатыны һәм журналистлар тоткарланган.
Шагыйрьнең хатыны Александра Попова "оят" дип кычкырганы өчен тоткарлаган дип яза SotaVision. Шулай ук приставлар SotaVision һәм RusNews журналистларын да тоткарлаган - барлыгы 12 кеше.
"Маяковский эше" телеграм каналында НТВ хезмәткәрләре тоткарлануы турында да әйтелә.
Маяковский һәйкәле янында шишырь уку чарасы былтыр 25 сентябрьдә узды. Яшь шагыйрьләр Артем Камардин, Егор Штовба һәм Николай Дайнеко үз шигырьләрендә Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы белән ризалашмавын белдерде.
Икенче көнне аларның йортларында тентүләр узды. Тентү барышында алар кыйналды, шаһитләр сүзләренчә, куәт вәкилләре Камардинны көчләгән. Шул ук көнне "112" телеграм-каналында Камардин, Штовба һәм Дайнеконың үз сүзләре өчен тезләнеп гафу үтенүләре видеосы чыкты. Аларның битләрендә күгәргән урыннар күренә иде. 28 сентябрьдә шагыйрьләрне тоткарлап тикшерү изоляторына җибәрделәр.
- Быел майда Мәскәүне Тверской мәхкәмәсе рок-музыкант Николай Дайнеконы шушы ук җинаять эше нигезендә дүрт елга колониягә хөкем итте.
- "Мемориал" хокук яклау үзәге Дайнеко, Камардин һәм Штовбаны сәяси тоткыннар дип таныды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!