Мәскәүдә куәт оешмасы вәкилләре активист Артем Камардинны җәфалаган, соңрак "Киев Русенә дан" дигән сүзләре өчен камерага карап гафу үтенергә мәҗбүр иткәннәр. Бу хакта "Новая газета. Европа" яза.
25 сентябрьдә Камардин "Маяков укулары"нда катнашкан, бу чарада Мәскәү үзәгендәге Владимир Маяковский һәйкәле янында шагыйрьләр үзләре язган шигырьләрне укый. Чараны оештыручылар аны "мобилизациягә каршы" дип игълан иткән иде.
Камардинны 26 сентябрьдә көндез, башка бер активистлар: Александра Попова һәм Александр Менюков белән бергә үз фатирында тоткарлаганнар.
Полиция хезмәткәрләре, "бинаны тикшерәбез", дигән сылтау белән фатирга адвокатны кертмәгән. Попова белән Камардинны куллары богаулы хәлдә, Менюковны богауламый гына алып чыкканнар. Активистларны Твер районы тикшерү бүлекчәсенә алып киткәннәр.
Басма мәгълүматынча, куәт оешмасы вәкилләре "Камардинны бик каты кыйнаган һәм гантель белән көчләгән". Алар көчләүне видеога яздырып, Александра Поповага күрсәткән диелә.
Попова куәт оешмасы вәкилләренең үзеннән дә мыскыл итүе турында сөйләгән. "Тиз ябыша торган җилем белән битемә стикерлар ябыштырдылар, авызымны беркетеп куярга тырыштылар, чәчләремне йолкыдылар, типкәләделәр, бишәүләп көчлибез дип янадылар", дигән ул.
Бу тикшерү чаралары нинди җинаять эше нигезендә алып барылган һәм активистларның аңа нинди катнашы бар - әлегә билгеле түгел.
"112" Telegram-каналында тоткарланучыларның гафу үтенгән видеолары чыкты. Бу хәбәрдә 21 яшьлек Егор Штовба һәм 26 яшьлек Николай Дейнеко да телгә алына. Штовба белән Дейнеканың гафу үтенүләрен кайда төшереп алулары билгеле түгел, алар Камардин фатирында булмаган.
21 сентябрьдә президент Владимир Путин кешеләрне Украинадагы сугышка җибәрү өчен Русиядә өлешчә мобилизация игълан итте.
Мобилизация турында игълан ителгәннән соң Русиядә хәрби комиссариатларга һәм хакимият биналарына ут төртү очраклары ешайды, меңләгән кеше каршылык чараларына чыга, аларны куып тараталар һәм тоткарлыйлар.
Шулай ук меңләгән кеше Русиядән китү ягын карый – чит илләргә очкыч билетлары нык кыйммәтләнде, ә башка илләр белән чикләрдә күп километрларга сузылган машина тыгыннары хасил булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!