Татарстанда балалар арасында үлемнәр берничә ел рәттән бер үк дәрәҗәдә кала бирә һәм бу "борчулы симптом". Бу яктан иң начар күрсәткечләр Тукай районы һәм Лениногорскида, дип белдергән республиканың сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин. Ул республика президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, күппрофильле балалар хастаханәсе төзергә булышуын сораган. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.
Шулай ук министр үзенең беренче урынбасары Әлмир Абашевка Тукай белән Лениногорски районнарында тикшерүләр үткәрергә, балалар үлемнәренең нигә күп булуы сәбәпләрен ачыклап нәтиҗәләрен җиткерергә кушкан.
Миңнуллин фикеренчә, республикада күппрофильле балалар стационары булмау балалар арасындагы үлемнәрнең дәрәҗәсенә дә нык йогынты ясый. Казанда Республика балалар клиник хастаханәсе (ДРКБ) бар, әмма соңгы 10 елда хастаханәгә йөкләнеш өч тапкырга арткан.
Шулай ук министр күкрәк балалары арасында үлүчеләрнең санына Әлмәт шәһәре белән Әлмәт районы иң зур өлеш кертә дигән. Шулай да яңа туган балалар арасында үлүчеләр саны ягыннан Идел буе төбәкләре арасында Татарстан өченче урында тора, тик сәламәтлек саклау министрлыгы моннан канәгать түгел.
- Соңгы елларда республика демографик упкында утыра. 2022 елда үлүчеләр, туучыларга караганда, 8 133 кешегә күбрәк булган. 2019 елда Татарстанда 22 316 бала дөньяга килгән булса, 2022 елда аларның саны 18 979 балага калган.
- Моңа кадәр Татарстан фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге республикада халык саны 2050 елга 500 меңгә кимергә мөмкин дип фаразлады.
- Шул ук вакытта Татарстанда инвалидлыгы булган балалар санының артуы күзәтелә. 2023 елның 1 маена инвалидлыгы булган 283 мең кеше теркәлгән, аларның 266 меңе – өлкәннәр, 17 меңе – балалар (0,5 проценты). Чагыштыру өчен: 2020 елда Татарстанда 15,6 мең инвалид бала булган, 2021 елда – 16 мең, 2022 елда исә – 16,8 мең. Шул ук вакытта зурлар арасында инвалидлар саны акрынлап кими бара диелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!