Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 2050 елга халык саны 500 меңгә кимергә мөмкин


2050 елга республикада халык саны 3,35 млн кешегә калырга мөмкин. Бүген Татарстанда 3,9 млн кеше яши. Халык саны фаразын коронавирус пандемиясеннән соң яңартканнар.

Татарстанда халык саны 2050 елга 500 меңгә кимергә мөмкин. Бу хакта Татарстан фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Чулпан Илдарханова Дәүләт шурасы комитетында узган утырышта белдергән. аның хисабын Коммерсант китерә.

Илдарханова мәгълүматынча, 1930 елдан 2020 елның 1 гыйнварына кадәр республикада халык саны артып торган, 1,15 млн кешегә арткан. Әмма 1993-2010 елларда республикада халык саны кимүе теркәлгән. Мәсәлән, 2005 елда 14 мең кешегә кимегән. Ә COVID-19 пандемиясенең беренче елында Татарстан халкы 13 меңгә, 2021 елда тагын 19,2 меңгә кимегән.

Әлеге хәлләрне искә алып, 2050 елга кадәр булган фараз яңадан каралган. Шулай итеп, Татарстанда халык саны 2048 елга 3,35 млн кешегә калырга мөмкин. Илдарханов сүзләренчә, "күпме теләсәк тә, төбәктә халык санын 4 миллионга кадәр җиткерү перспективасы юк".

Бары тик Казанда, Чаллыда, Лаеш һәм Биектау районнарында гына халык саны бераз артырга мөмкин.

20 районда исә халык саны кимү 2050 елга 25 проценттан артырга, ә 20 районда 25 процентка кадәр җитәргә мөмкин. Иң начар фараз Яңа Шишмә районында - анда халык саны 12,5 мең кешедән 8 мең кешегә калырга мөмкин.

Илдарханова сүзләренчә, "тискәре тенденцияләрне" хәл итү өчен "дәүләт чаралары күрергә" кирәк. Халык санын бары тик балалар туу исәбенә генә арттырып булмаячак дигән ул.

2020 елда уздырылган җанисәпнең беренчел нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда 4 миллионнан артык кеше яши.

2021 елда Русиядә халык санының табигый кимүе ил тарихында беренче тапкыр 1 миллион кеше тәшкил итте. Соңгы тапкыр халык саны 2002 елда шулай кискен кимегән иде, ул вакытта табигый кимү 686 мең тәшкил итте.

Быелның март аенда Татарстан һәм Башкортстан туучылар саны белән антирекорд куйды. Узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, Русия төбәкләре арасында иң начар күрсәткеч буенча Татарстан икенче, Башкортстан өченче урынга чыккан.

2021 елның март аенда Татарстанда 3 784 бала туган булса, быелның мартында 3 210 сабый дөньяга килгән. Бу 574 балага азрак дигән сүз.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG