Accessibility links

Кайнар хәбәр

Март аенда Татарстан һәм Башкортстанда туучылар саны нык кимегән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Март нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда 3 210 бала туган, бу узган елның шул ук аена караганда 574 балага азрак.

Быелның март аенда Татарстан һәм Башкортстан туучылар саны белән антирекорд куйды. Узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, Русия төбәкләре арасында иң начар күрсәткеч буенча Татарстан икенче, Башкортстан өченче урынга чыккан. Бу хакта Росстат хәбәр итә.

2021 елның март аенда Татарстанда 3 784 бала туган булса, быелның мартында 3 210 сабый дөньяга килгән. Бу 574 балага азрак дигән сүз.

Башкортстанда 2022 елның мартында туучылар саны 3 353 кешегә җиткән. Бу узган елның шул ук аена караганда, 566 балага кимрәк.

Иң начар күрсәткеч бары Свердлау өлкәсендә генә теркәлгән. Анда туучылар саны 632 кешегә азайган.

Русиядә уртача күрсәткеч 10 процентка кимегән. Март аенда, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, илдә 12 мең балага азрак туган.

Татарстан белән Башкортстанда тискәре демография күрсәткече дә үскән. Узган елның мартында Татарстанда үлүчеләр туучыларга караганда 530га күбрәк булса, быел бу сан ике тапкырга артып, 1 060ка җиткән. Башкортстанда март аенда үлемнәр, туучыларга караганда, 1602 кешегә күбрәк теркәлгән.

Февраль аенда да Татарстан һәм Башкортстанда халык саны кимегән иде.

2021 елда Русиядә халык санының табигый кимүе ил тарихында беренче тапкыр 1 миллион кеше тәшкил итте. Соңгы тапкыр халык саны 2002 елда шулай кискен кимегән иде, ул вакытта табигый кимү 686 мең тәшкил итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG