Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда февральдә янә халык саны кимегән


Февраль нәтиҗәләренә караганда, Башкортстанда 2798 бала туган, бу узган елның шул ук аена караганда 185кә азрак.

Башкортстанда матбугат чаралары халык саны кимүенең дәвам итүенә игътибар иткән.

Башкортстан кеше санын бик тиз югалта бара һәм берьюлы ике күрсәткеч - туучылар һәм үлүчеләр саны начарая, дип яза News 102 басмасы Росстат мәгълүматларына сылтанып.

Февраль нәтиҗәләренә караганда, Башкортстанда 2798 бала туган, бу узган елның шул ук аена караганда 185кә азрак. Һәм бу Идел буе төбәкләрендәге иң тиз түбәнәю. Дүрт төбәктә, киресенчә, туучылар арткан.

Башкортстанда үлүчеләр саны арткан – февральдә 4755 кеше үлгән, ягъни 2021 елның февраленнән 364кә артыграк. Абсолют күрсәткеч буенча төбәк Идел буенда өченче урында - аннан алда Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан.

Русия күләмендә дә тенденция шундый ук. Февральдә туучылар саны бер процентка кимегән – 101 мең балага кадәр. Ә үлем очраклары сизелерлек арткан – берьюлы 10% ка, ягъни 190,6 мең кешегә кадәр. Шул рәвешле, ил халкының табигый кимүе бер ай эчендә генә дә 90 мең кешедән артып китте, диелә хәбәрдә.

2021 елда Русиядә халык санының табигый кимүе ил тарихында беренче тапкыр 1 миллион кеше тәшкил итте. Соңгы тапкыр халык саны 2002 елда шулай кискен кимегән иде, ул вакытта табигый кимү 686 мең тәшкил итте.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG