БМОның Һаагадагы Халыкара мәхкәмәсе Көньяк Африка Республикасының Израилгә дәгъвасын карауны дәвам итәчәк. Көньяк Африка Израилне 1948 елгы геноцидны кисәтү һәм аның өчен җәза бирү турындагы конвенцияне бозуда гаепли.
Мәхкәмә Көньяк Африка әйткән Газзә сызыгындагы гамәлләр белән бәйле гаепләүләрнең бер өлешен игътибарга лаек дип тапкан. Бу хакта бүген, 26 гыйнварда, мәхкәмә утырышында игълан ителде.
Шулай ук мәхкәмә Израилгә карата вакытлы ашыгыч тәэмин итү чаралары карары чыгарды. Әмма Израилнең АКШта һәм Европа берлегендә террорчы дип табылган ХӘМӘС төркеменә каршы хәрби операциясен тулысынча туктатуын таләп итмәде.
Мәхкәмә Израилдән Газзә сызыгындагы фәләстин халкының геноцидын булдырмас өчен чаралар күрүен таләп итә. Шулай ук геноцидка чакыруларны булдырмауны, Газзәдәге һуманитар вазгыятьне яхшыртуны.
Израилдән фәләстиннәргә каршы җинаятьләр кыла дип фаразланганнарны табуны һәм җаваплылыкка тартуны таләп итәләр. Израил күрелгән чаралар турында бер айдан соң мәхкәмә каршында хисап бирергә тиеш булачак.
Шулай ук мәхкәмә Газзә сызыгында ХӘМӘС һәм башка кораллы төркемнәр тотып тора торган тотыкларны кичекмәстән азат итүне таләп итте.
Мәхкәмәгә дәгъваны былтыр 29 декабрьдә Көньяк Африка Республикасы тапшырган иде. Анда әйтелгәнчә, "Израил дәүләте БМОның "Геноцид җинаятьләрен кисәтү һәм алар өчен җәза бирү конвенциясе"ндәге бурычларны боза".
Көньяк Африка Израилнең Газзә сызыгында фәләстиннәргә кылган гамәлләрендә геноцид билгеләре бар дип саный.
Көньяк Африка мәхкәмәдән Газзә сызыгындагы фәләстиннәрне яклау өчен "вакытлы чаралар" күрүне сорады, Израилне фәләстиннәрне мәҗбүри күчереп йөртмәскә чакырды, аларга җитәрлек ризык, су, һуманитар ярдәм, дарулар бирергә өндәде.
Һаагадагы Халыкара мәхкәмәдә беренчел тыңлаулар 11 һәм 12 гыйнварда үтте.
- Газзәдәге фаҗига ХӘМӘС радикаль төркеменең узган ел октябрьдә Израилгә бәреп кереп, андагы йөзләгән кешене үтерүе, күпләрне тотык итеп алып китүеннән соң башланды.
- Шул гамәлләрне Израил ягы террор һөҗүме дип атады һәм җавап итеп Газзәгә каршы аяусыз сугыш башлап җибәрде. Туктаусыз бомбалау, урам сугышлары нәтиҗәсендә йөзләрчә мең кеше торган урыннарын ташлап китте, меңнәрчә кеше, шул исәптән, балалар һәлак булды.
- Израил бу гамәлләрен үзен ХӘМӘС террорыннан саклау кирәклеге белән аңлата, бу мәсьәләдә аны Көнбатыш илләре дә яклый, ә Төркия, Малайзия, Иран кебек нигездә мөселман илләре, шулай ук Көньяк Африка, кайбер латинамерикан дәүләтләре Израил Газзәдә сугыш җинаятләре кыла дип, аны җавапка тартырга чакыра.
- Израилнең һөҗүмнәре аркасында Газзәдә һәлак булган кешеләр саны 26 меңнән артып китте. Шуларның 10 меңләбе — балалар. ХӘМӘС һөҗүме аркасында һәлак булган израилләр саны — 1139.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!