Дубайга турлар саткан Казан блогеры 29 яшьлек Илүсә Миңлегалиеваны федераль эзләүгә игълан иткәннәр. Бу мәгълүматны "НТР 24" хәбәрчесенә эчке эшләр министрлыгында әйткәннәр. Ул "Игътибар, эзләүдә!" бүлегенә урнаштырылган диелә.
Ирле-хатынлы, татар телле блогерлар Илүсә һәм Раушан Миңлегалиевлар cоциаль челтәрләрдә Дубайга юлламалар сатты. Кешеләр аның арзан бәясенә кызыгып ял өчен алдан акча күчерде, бераздан соң блогер аларга ялның булмаячагы турында хәбәр итте, акчаларын кире кайтарырга ышандырды.
"НТР 24" язуынча, Илүсә Миңлегалиева эшчәнлегеннән бөтен Русиядә меңнән артык кеше зыян күргән. Барлыгы 27 миллион сумлап зыян килгән дип бәяләнә. Бу уңайдан җинаять эше ачылды.
- Дубайга ял итәргә барырга дип юлламалар сатып алып та бармыйча калган һәм билетлары өчен акчаны кире кайтара алмаучы татарстаннар - якынча 500 кеше. Башкортстаннарның WhatsApp чатында 50ләп кеше бар. Алдап юллама сатучыларның кармагына эләгеп, зыян күрүчеләр арасында Сембер, Мари Иле, Чуашстан, Пермь, Сургут кешеләре дә бар.
- Акчаларыннан колак кагучылар - башлыча татар һәм башкортлар. Азатлык аларның тарихларын язган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!