Уфада Мортаза Рәхимовка һәйкәл ачканда мәдәни програм үткәрүгә алты млн сум тотачаклар

Мортаза Рәхимовны соңгы юлга озату мизгеле

Иртәгә, 7 февральдә Башкортстанның беренче президенты, былтыр вафат булган Мортаза Рәхимовка туган көне уңаеннан Уфада һәйкәл ачылачак. Исән булса Рәхимовка быел 90 яшь тулган булыр иде.

Башкорт дәүләт филармониясе Уфада Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовка һәйкәл ачканда мәдәни програм үткәрү һәм аны оештыру турында килешү төзегән. Контрактның бәясе 6,1 млн сум, дип җиткерә дәүләт өчен сатып алулар сайтындагы мәгълүматка таянып "Коммерсантъ".

Басма язуынча, Уфада 6-7 февральдә Мортаза Рәхимовка мемориаль такта ачу тантанасына әзерләнү һәм аны уздыру өчен өлешчә Энгельс урамын ябып торачаклар.

Иртәгә, 7 февральдә Башкортстанның беренче президенты, былтыр вафат булган Мортаза Рәхимовка туган көне уңаеннан Уфада һәйкәл ачылачак. Исән булса Рәхимовка быел 90 яшь тулган булыр иде.

Һәйкәлне республиканың Дәүләт җыены бинасы алдына урнаштырмакчылар. Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин әйтүенчә, аны сынчы, Русиянең халык рәссамы Салават Щербаков ясаган.

Шулай ук 7 февральдә Рәхимов яшәгән һәм эшләгән ике йортта мемориал такталар ачмакчылар. Башкортстанның барлык мәктәпләрендә дә республиканың беренче президенты тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган тематик дәрес үтәчәге хәбәр ителде.

  • Мортаза Рәхимовка һәйкәл куюны Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим иткән иде.
  • Башкортстанның беренче президенты былтыр 11 гыйнварда вафат булды. Аңа 88 яшь иде.
  • Мортаза Рәхимовны җирләгәндә Уфадагы тарихи зиратта дистәләп кабер юк ителгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!