Кичә, 21 февральдә украин хәрбиләре Херсон өлкәсенең Русия баскынлыгындагы өлешендәге полигонга, Русия хәрбиләре хәрби әзерлек узган урынга һөҗүм иткән, моны Украина кораллы көчләрендә расладылар.
Украинаның көньягы саклану көчләре вәкиле Наталия Гуменюк әйтүенчә, полигонда штурм төркемнәре хәрби әзерлек узган, алар Днепрның сул як ярындагы Крынки авылына һөҗүмдә катнашырга тиеш булган. Бу авылда украин гаскәре плацдармы урнашкан. Гуменюк сүзләренчә, Русиянең кимендә 60 хәрбие һәлак булган.
Сугыш шартларында бу мәгълүматны бәйсез тикшереп булмый. Әмма полигонга һөҗүм ясалуын, зур югалтулар булуын кичә Русиянең сугыш яклы блогерлары да, Украинаның DeepState проекты да хәбәр иткән иде.
Хәтта бу һөҗүмнең күренеше дип видео чыгардылар.
Һөҗүмнең HIMARS дәррәү һөҗүм системыннан ясалган булуы бар.
- Соңгы ике тәүлектә бу Русия хәрбиләре җыелып торган урынга ясалган шундый икенче һөҗүм булды. 20 февральдә Донецки өлкәсенең баскынлыктагы өлешендәге полигонга һөҗүм итүләре нәтиҗәсендә дә Русиянең кимендә 60 хәрбие һәлак булган дип хәбәр ителгән иде. Русия саклану министрлыгы югалтулар турында рәсми хәбәр итмәде.
- Һөҗүм булган вакытта Русия хәрбиләре генерал-майор Олег Моисеевның килүен көтеп торган булган диелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!