Украина кораллы көчләре Байкал аръягы мотоукчылары тезелеп басып торган вакытта Донецки өлкәсенең Волновах районының Трудовское авылы янындагы полигонга һөҗүм иткән.
Кимендә 60 хәрби үлгән. Бу хакта ВВСның урыс хезмәте хәбәрчесе Илья Барабанов җиткерә.
Басма чыганаклары әйтүенчә, бу кичә, 20 февраль, көндез булган. Украин хәрбиләре HIMARS дәррәү һөҗүм реактив системының ике ракеты белән һөҗүм иткән диелә. Бу вакытта полигонда 36нчы гвардия мотоукчы бригадасы хәрбиләре (06705 хәрби бүлекчәсе) булган (аларның даими урнашкан урыны - Байкал аръягының Борзя шәһәре) диелә. Аерым алганда 4нче, 5нче һәм 6нчы роталар. Хәрбиләр Көнчыгыш хәрби бүлгенең 29нчы гаскәре җитәкчесе генерал-майор Олег Моисеевның килүен көтеп торган булган диелә.
Куәт оешмалары белән бәйле ВЧК-ОГПУ Telegram-каналы һөҗүм урыныннан фотолар чыгарды, аларда дистәләгән хәрбинең үлүе күренә. ВВСның урыс хезмәте үзләрендә дә фотолар һәм видеолар булуын, әмма әхлакый якны күз уңында тотып аларны чыгармауларын яза.
Полигонга һөҗүм ясауларын беренче булып 20 февраль кичендә z-каналлар хәбәр итә башлады. "Досье шпиона" һәм "Тринадцатый" Telegram-каналлары 65 хәрби үлгән дип хәбәр итте.
ВВС искәртүенчә, полигонга һөҗүм булып берничә сәгать үткәннән соң Русия президенты Владимир Путин саклану министры Сергей Шойгу белән очрашкан.
Әлегә украина ягы һөҗүм турындагы хәбәргә фикер белдермәде. Байкал аръягы хакимияте бу белешмәләрне тикшерүен җиткерде.
- Былтыр июньдә Украинаның Луһански өлкәсендәге Кременная шәһәре тирәсендә, Русия гаскәренең иң зур төркеме – 20нче гвардия Кызыл байраклы гомуми гаскәрендә зур югалтулар булуын җиткергәннәр иде. Ул чакта да генерал килгәнен көтеп тезелеп басып торган чакта украин артиллерия утына эләгеп Русиянең дистәләгән солдаты үлгән диелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум