Украинада сугыш башланганнан бирле Европа берлеге Русиягә каршы кертү өчен 13нче чикләүләр җыелмасын хуплады. Бу юлы чикләүләргә шул исәптән Кытай, Һиндстан, Казакъстан, Сербия, Төркия, Таиланд һәм Шри-Ланканың 106 кешесе һәм 88 ширкәте эләккән.
Шулай ук Русиягә сату яки Русиядән Европа берлегенә сатып алу тыелган тауарларның исемлеге арттырылган. Бу Европа берлегенең рәсми хәбәрендә әйтелә.
Яңа чикләүләр 24 февральдә, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына төгәл ике ел тулган көнне кертелер дип фаразлана.
Хәзер Европа берлеге чикләүләрендә ике меңнән артык кеше бар.
Аңа кадәр Европа берлеге Русиягә 12 санкцияләр җыелмасы кертте. 12нче чикләүләр җыелмасында каралган иң мөһим чара - 1 гыйнвардан Русиядән алмазлар кертүне тыю иде. Шулай ук Русиягә корал буларак кулланыла алырдай детальләр сатуга чикләүләр кертелде, Русия нефтенә кертелгән бәяләр чикләвен үтәүгә таләпләр артты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!