Донецки өлкәсе Еленовка бистәсенәдә Русиянең бүләкләү өчен тезеп бастырылган хәрбиләренә һөҗүм ясалган.
Украина кораллы көчләре HIMARS дәррәү һөҗүм системыннан Донецки өлкәсе Еленовка бистәсендә бүләкләү өчен дип тезеп бастырылган Русия хәрбиләренә һөҗүм иткән.
Бу хакта кичә, 28 февральдә сугыш барышын хәбәр итеп тора торган берьюлы берничә Telegram-канал җиткерде — Украинаныкы да, Русиянеке дә.
Һөҗүм булуын Югары Раданың элекке депутаты Олег Царёв та хәбәр итте, ул 2014 елдан Донбасс фетнәчеләрен хуплый.
"Дошманны сөендермәс өчен нечкәлекләренә әйтмим", диде ул. Шул ук вакытта төрле чыганакларда Русиянең дистәләгән хәрбие үлүе һәм яралануы әйтелә.
Әлегә Русия саклану министрлыгы моңа фикер белдермәде.
- Бу соңгы ун көн эчендә булган шундый өченче очрак. 20 февральдә Донецки өлкәсенең баскынлыктагы өлешендәге полигонга һөҗүм итүләре нәтиҗәсендә дә Русиянең кимендә 60 хәрбие һәлак булган дип хәбәр ителгән иде. Русия саклану министрлыгы югалтулар турында рәсми хәбәр итмәде. Һөҗүм булган вакытта Русия хәрбиләре генерал-майор Олег Моисеевның килүен көтеп торган булган диелә.
- 21 февральдә украин хәрбиләре Херсон өлкәсенең Русия баскынлыгындагы өлешендәге полигонга, Русия хәрбиләре хәрби әзерлек узган урынга һөҗүм ясаган. Русиянең кимендә 60 хәрбие һәлак булган диелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!