Казанның чәчәк сатучы ширкәтләре Татарстанга 8 март бәйрәме уңаеннан кайтырга тиеш булган чәчәкләрнең нык тоткарлануына зарлана. Бу хакта "Бизнес Online"га "Многороз" ширкәтенә нигез салучыларның берсе Илназ Тимербаев сөйләгән.
"Узган ел вакытында кайтканнар иде, быел нык тоткарланабыз, һәр көнне бер атна элек үк алырга тиеш булганнарын гына алабыз", дигән ул.
Казанның April күпләп сату ширкәте дә шундый хәлгә юлыккан. Оешманың машина йөртүчесе әйтүенчә, Татарстанга чәчәк алып кайта торган фураларга Европа таможнясында "икешәр тәүлек" торырга туры килә, шуңа күрә өч-дүрт көн урынына аларны алты көндә генә кайтарып җиткерәләр.
Йөк машиналары Латвия белән чиктә тора, дип аңлаткан басмага "Дом роз" оешмасы хуҗасы Артур Шәйдуллин. Анда җанлы чират урынына электрон чират кертелгән һәм үтеп китү авырлашкан. Моннан тыш кайбер машина йөртүчеләр европаларның таможняда йөкне рәсмиләштерү тәртипләрен катлауландыруына зарлана. Алар сату-сатып алу килешүләрен һәм башка документларны күрсәтүне таләп итә, ә былтыр андый кагыйдәләр юк иде дип аңлата машина йөртүчеләр.
- Татарстанда чәчәк бизнесы белән шөгыльләнүчеләрнең тауарларының соңарып килүенә моңарчы да зарланганы булды.
- Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы аркасында кертелгән чикләүләр әле 2022 елда ук чәчәк бизнесы белән шөгыльләнүчеләргә үз йогынтысын ясаган иде. Мәсәлән "Цветы без повода" салоны җитәкчесе Нәргизә Әхмәдуллина Көнбатыш җитештерүчеләре юл куярга теләми һәм бәяне шактый арттырып куя, диде.
- "Цветы" чәчәкләр кибете хуҗасы Ольга Иноземцева исә тауарлар бер атнага тоткарланып килә һәм бу тауарның сыйфатына да йогынты ясый дигән иде. Шулай ук санкцияләр аркасында логистиканың кыйммәтләнүе әйтелде.
- Украинага һөҗүм итүеннән соң Русиягә каршы кертелгән чикләүләрнең бишенче җыелмасында Европа берлегеннән Русиягә кертү тыелган тауарлар исемлегендә чәчәк утырту өчен материаллар да бар. Бу – чәчәк суганнары, бүлбеләре һәм башкалар. Аларның барысы да диярлек Русиягә Нидерланд һәм Германиядән кертелә иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!