Магадан өлкәсендә боралак килеп төшкән, үлүчеләр бар

Ми-8

"Интерфакс" һәм  Mash Telegram-каналы килеп төшәр алдыннан боралак пилотлары диспетчерларга буран булуын һәм моторда проблемнар булуын җиткергән. 

Магадан өлкәсендә Ми-8 боралагы килеп төшкән, анда 20 юлчы булган. Бу хакта ашыгыч хезмәтләргә сылтама белән "Интерфакс" җиткерә.

Агентлык мәгъүлматынча, җирле рудникта эшләгән 20 эшче турында сүз бара. "Интерфакс" ике кеше һәлак булган дип яза, Росавиациягә сылтама белән ТАСС - бер кеше ди, ә Магадан өлкәсе губернаторы Сергей Носов һәлак булучыларны телгә алмый. Шулай ук җәрәхәтләнүчеләр турында да хәбәр ителә.

Казага китергән сәбәпләр аркасында һава торышының начар булуы, техник төзексезлек һәм кеше факторы атала.

"Интерфакс" һәм Mash Telegram-каналы килеп төшәр алдыннан боралак пилотлары диспетчерларга буран булуын һәм моторда проблемнар булуын җиткергән.

Mash һәлакәттән соң һава транспортын куллану кагыйдәләрен бозу һәм саксызлык белән кеше үлеменә китерү турында җинаять эше ачылуын да хәбәр итә.

  • Былтыр июль ахырында да Алтайда Ми-8 боралагы казага юлыккан иде, алты кеше һәлак булды.
  • Быел гыйнварда Белгород өлкәсендә ИЛ-76 хәрби очкычы килеп төшкән иде . Русия саклану министрлыгы анда Украинаның 65 әсире булуын белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!