Accessibility links

Белгород өлкәсендә ИЛ-76 хәрби очкычы килеп төшкән. Русия саклану министрлыгы анда Украинаның 65 әсире булуын белдерә


Ил-76 очкычы. Иллюстратив фото
Ил-76 очкычы. Иллюстратив фото

Аларны алмаш өчен дип Белгород өлкәсенә китергән булганнар. Моннан тыш очкычта алты очкыч экипажы, өч озатып баручы да булган.  "Украинская правда" язуынча, украин хәрбиләре очкычның килеп төшүен раслаган һәм "бу безнең эш иде" дигән. Алар әйтүенчә, очкычта ракетлар булган.

Белгород өлкәсенең Корочански районында Ил-76 хәрби-транспорт очкычы килеп төшкән. Бу хакта гадәттән тыш хәлләр министрлыгындагы чыганакларына сылтама белән "112" һәм РБК җиткерә.

Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков Корочански районындагы һәлакәт турында язса да, нәрсә булуын ачык аңлатмады.

"Хәзер урында тикшерү төркеме һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли. Эш графигымны үзгәртеп, районга чыгып киттем. Бөтен нечкәлрекләр дә соңрак булачак", диде ул.

Русия саклану министрлыгында белдерүләренчә, килеп төшкән очкычта Украина кораллы көчләренең 65 әсире булган. Аларны алмаш өчен дип Белгород өлкәсенә күчергән булганнар. Моннан тыш анда алты очкыч экипажы, өч озатып баручы да булган. Фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау өчен Ил-76 килеп төшкән урынга Русия һава-галәм көчләре комиссиясе очып киләчәк.

Чыганакларына сылтама белән "Украинская правда" язуынча, украин хәрбиләре очкычның килеп төшүен раслаган һәм "бу безнең эш иде" дигән. Алар әйтүенчә, очкычның С-300 зенит-ракет комплексы өчен ракетлар ташыган мәле булган.

Әмма соңрак басма журналистлары бу сүзләрне бетереп куйды һәм хәбәрләрен төзәтте. Украина саклану министрлыгы вәкиле "Суспiльне" га Русиянең Ил-76 очкычын Украина кораллы көчләре бәреп төшергән дигән мәгълүматны әлегә раслап булмый дигән. Ул министрлык "мәгълүматны ачыклый" дип белдергән.

  • Былтыр февраль ахырында да Белгород өлкәсендә Русия саклану министрлыгы очкычы килеп төшкән иде. Ул чакта Су-24 казага очрады.
  • Русиядә хәрби очкычлар белән бәйле берничә һәлакәт булды, тыныч кешеләр арасында да корбаннарга китерде
  • 2022 елның 17 октябрендә Ейскида тугыз катлы йортка Су-34 хәрби очкычы төште, нәтиҗәдә 15 кеше һәлак булды, ә очучылар үзләре катапульт ярдәмендә сикереп, гомерләрен коткарып калды.
  • Шул ук елны 23 октябрьдә Иркутскида ике катлы йортка Су-30 килеп төшкән иде, очучылары һәлак булды. 2022 елда июньдә Рязандә Ил-76 хәрби-транспорт очкычы килеп төште.
  • 2022 елда 2 декабрьдә исә Приморье краенда МиГ-31 хәрби очкычы килеп төшкән иде. Министрлык хәбәрендә әйтелгәнчә, очкыч хәрби күнегү кысаларында коралларсыз гына очкан һәм кешесез урынга төшкән. Ул килеп төшкән урында җимереклекләр юк, казага очкычның техник төзексезлеге сәбәпче булган диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG