Accessibility links

Кайнар хәбәр

Приморье краенда МиГ-31 хәрби очкычы килеп төшкән


МиГ-31
МиГ-31

Министрлык хәбәрендә әйтелгәнчә, очкыч хәрби күнегү кысаларында коралларсыз гына очкан һәм кешесез урынга төшкән. Ул килеп төшкән урында җимереклекләр юк, казага очкычның техник төзексезлеге сәбәпче булган диелә.

Приморье краенда МиГ-31 хәрби очкычы килеп төшкән. Бу хакта ашыгыч хезмәтләргә сылтама белән агентлыклар хәбәр итә. Мәгълүматны Русия саклану министрлыгы да раслады. Очучылар катапульт ярдәмендә сикергән, дип ышандыралар.

Министрлык хәбәрендә әйтелгәнчә, очкыч хәрби күнегү кысаларында коралларсыз гына очкан һәм кешесез урынга төшкән. Ул килеп төшкән урында җимереклекләр юк, казага очкычның техник төзексезлеге сәбәпче булган диелә.

  • Соңгы айларда Русиядә хәрби очкычлар белән бәйле берничә һәлакәт булды, тыныч кешеләр арасында да корбаннарга китерде
  • 17 октябрьдә Ейскида тугыз катлы йортка Су-34 хәрби очкычы төште, нәтиҗәдә 15 кеше һәлак булды, ә очучылар үзләре катапульт ярдәмендә сикереп, гомерләрен коткарып калды.
  • 23 октябрьдә Иркутскида ике катлы йортка Су-30 килеп төшкән иде, очучылары һәлак булды. Июньдә Рязандә Ил-76 хәрби-транспорт очкычы килеп төште.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG