Татарстанда 31 хатын-кызны үтерүдә гаепләнгән ирне гомерлек төрмәгә хөкем иттеләр

Тикшерү фаразынча, Таһиров коммуналь хезмәтләрдә эшләүче булып кыланып ялгыз хатын-кызларның фатирларына үтеп кергән. Шуннан соң ул аларны кыйнаган һәм буып үтергән, фатирдан акчаларын урлаган.

Татарстан Югары мәхкәмәсе "Идел буе маньягы" Радик Таһировны гомерлеккә ирегенннән мәхрүм иткән. Бу хакта мәхкәмәнең матбугат хезмәте җиткерә.

Мәхкәмә аны 31 үтерүдә, өч тапкыр үтерергә омтылуда, шулай ук 33 тапкыр олы яшьтәге хатын-кызларга һөҗүм итүдә гаепле дип тапты. Бу җинаятьләр 2011 елдан 2012 елга кадәр Русиянең төрле шәһәрләрендә кылынган.

Тикшерү фаразынча, Таһиров коммуналь хезмәтләрдә эшләүче булып кыланып ялгыз хатын-кызларның фатирларына үтеп кергән. Шуннан соң ул аларны кыйнаган һәм буып үтергән, фатирдан акчаларын урлаган.

  • Ирне 2020 елда тоткарлаганнар иде. Тикшерү комитетында бу җинаятьләрне кылуга катнашы бармы дип ун меңнән артык кеше тиешерелде, биш меңнән артык экспертиза уздырылды дип ышандыралар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!