Русия баш прокуроры илгә янаган куркыныч турында сөйләгәндә Баймактагы вакыйгаларны да телгә алды

Баймактагы каршылык чарасы

Ул "мондый күренешләрне кырыс рәвештә туктатырга" боерган.

Баш прокуратура коллегиясендә чыгыш ясаганда Русия баш прокуроры Игорь Краснов илгә янаган куркыныч турында сөйләгәндә Башкортстанның Баймак районында, башкорт активисты Фаил Алсыновны хуплап узган чараларны да телгә алган. Бу хакта "Коммерсантъ" язып чыкты.

"Безнең илгә куркыныч тудыручылар өчен җинаять җәзасының котылгысыз булуын тәэмин итәргә кирәк", дигән ул һәм русияләрне "җимергеч" чараларга җәлеп итәргә тырышулары теркәлә дип искәрткән. Моның ачык мисалы дип ул былтыр Дагыстанда узган тәртипсезлекләрне атаган.

Былтыр 29 октябрь кичендә Тель-Авивтан очкыч төшеп утырыр алдыннан Махачкала һава аланына йөзләгән кеше җыелган иде. Җыелучылар һава аланына бәреп кереп, очыш кырына кадәр үтте, алар Израилдән юлчыларны эзләде. Аңарчы җирле пабликларда җирле халыкны Тель-Авивтан килгән очкычларны "зурлар кебек каршы алырга" һәм андагы юлчыларны шәһәргә үткәрмәскә чакырдылар. Һава аланына ОМОН хезмәткәрләре килде, әмма алар низагны булдырмый кала алмады.

Дагыстандагы бу вакыйгаларны мисалга китереп, Краснов "чит илдән бармак шартлатулары булды, меңләгән җирле кешеләр Telegram-каналлардагы көч кулланырга чакырып чыккан хәбәрләргә җавап күрсәтте, моңарчы булмаган агрессия күренде" дип искәрткән.

Моңа охшаш вакыйгалар бу ел башында Башкортстанда да булды, дигән ул һәм "мондый күренешләрне кырыс рәвештә туктатырга" боерган. Бу хәлләрне булдырмый калырга тиешле кешеләрнең дә җавап бирергә тиешлеген әйткән.

Күптән түгел "Медиазона" басмасы "Баймак эше" нигезендә эзәрлекләнүчеләрне "кораллы каршылык күрсәтүдә" гаеплиләр, дип язып чыккан иде. Тикшерү комитетында янәсе алар "корал сыйфатында" ташлар, таяклар һәм тимерчыбыклар кулланган дип саныйлар. Медиазона" мәгълүматынча, моңарчы сәяси протестлардан соң ачылган "киңкүләм тәртипсезлекләр" турындагы җинаять эшләрендә мондый сүзләр белән гаепләү очрамаган.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!