Тула өлкәсендә намаз бүлмәсе булдырган өчен кафе хуҗабикәсен штрафка тартканнар

Иллюстратив фото

Намаз бүлмәсе биш ел элек булдырылган.

Тула өлкәсенең Веневский районында намаз уку бүлмәсе булдырганы өчен кафе хуҗабикәсен биш мең сум штрафка тартканнар. Бу хакта NewsTula хәбәр итә.

Тумышы белән Дагыстаннан булган 47 яшьлек ханым биш ел элек Карники авылындагы "Дельфин" кафесында намаз бүлмәсе ача. Бинага "Намаз" дигән элмә такта урнаштыра.
Бүлмә хатын-кыз һәм ир-ат өлешләренә бүленгән була. Шунда ук тәһарәт алу мөмкинлеге булдырыла, дини әдәбият белән дә танышып була.

Гыйбадәт бүлмәсен M-4 Дон трассасында йөргән мөселманнар куллана.

"Кафе хуҗасының дини оешмадан миссионерлык эшчәнлеген алып бару вәкаләтен раслаучы тиешле рөхсәте булмый", дип яза басма.

Мәхкәмәдә кафе хуҗабикәсе үз гаебен таныган. Шул сәбәпле мәхкәмә аңа биш мең сум гына штраф салган диелә.

Элегрәк Русиянең федераль трассаларындагы намаз бүлмәләре ябыла башлавы хакында хәбәрләр булды. "Ирбис" ширкәтенең үз ягулык салу станцияләре янында булдырылган намаз бүлмәләре дә сүтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!