Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия федераль трассаларында намаз бүлмәләре ябыла башлаган


Архив фотосы
Архив фотосы

Узган ел бу намаз бүлмәләре Татарстан мөфтияте белән “Ирбис” ягулык станцияләренең уртак проекты буларак ачылган иде. 

Русиянең федераль трассаларындагы намаз бүлмәләре ябыла башлавы хакында мөселман блогеры Рәсүл Тәүдирәков хәбәр итте.

Аныңча, моңа кадәр Владимир һәм Түбән Новгород өлкәләрендә, Чуашстанда намаз бүлмәләре ябыла башлаган.

"Мин үз тикшерүемне башладым. Тегендә-монда шалтыраттым. Алар миңа кысылмаска кушты һәм синсез дә хәл итәрбез диде… Атна саен ябылу, эзәрлекләү турында ишетәбез. Бу бик авыр, бәлки, монда мөселманнарга урын юктыр", диде ул.

Адвокат Руслан Нагиев Telegram каналда Русия юристлар берләшмәсенең бу уңайдан юридик бәяләмәсен бирде. Анда әйтелгәнчә, намаз бүлмәләрен оештыру Русия кануннарын бозмый. Ягулык станциясе җирендә намаз бүлмәсен урнаштыру өчен дәүләт органнары белән килештерү кирәкми, бары кешеләрнең иминлеген тәэмин итүче таләпләрне үтәргә кирәк, диелә.

2022 елның 9 июнендә Татарстан Диния нәзарәте "Юлчы намазы" проектын башлап җибәрде. Ул Русия федераль трассаларында урнашкан "Ирбис" ягулык салу станцияләрендә намаз уку бүлмәсе урнаштыруны күзаллады. Станция проектның төп партнеры дип аталды. Барлыгы "Волга" М7 һәм "Урал" М5 трассаларында — Владимир, Түбән Новгород, Пенза өлкәләре, Чуашстан, Мари Иле, Татарстан һәм Башкортостанда 24 бүлмә оештырылачак дип хәбәр ителде. Беренче намаз бүлмәсе үз ишекләрен Чуашстанның Сине-Кинчере авылында ачылды. Соңрак башка станцияләрдә дә гыйбадәт кылу урыннары эшли башлады.

Узган ел Татарстанда унынчы сәүдә үзәгендә намаз бүлмәсе ачылды.

Соңгы вакытта Татарстанда мөселманнар инфраструктуралары тулы көчкә эшли алмау проблемы белән очрашты. Моңа кадәр Казанның Константиновка бистәсендә урнашкан "Ярулла" мәчете янында яшәүчеләр азан әйтүгә каршы чыкты. Шуннан соң имам ястү һәм иртәнге намаз азанын микрофонсыз гына мәчет эчендә әйтергә мәҗбүр булды.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG