Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азан тавышы йокларга бирми". Казан мәчетендә азанны микрофонсыз әйтергә мәҗбүрләр


 "Ярулла" мәчете, фото мәчетнең Вконтакте битеннән алынды
"Ярулла" мәчете, фото мәчетнең Вконтакте битеннән алынды

Казанның Константиновка бистәсендә урнашкан "Ярулла" мәчете янында яшәүчеләр азан әйтүгә каршы чыкты. Шуннан соң имам ястү һәм иртәнге намаз азанын микрофонсыз гына мәчет эчендә әйтергә мәҗбүр булган. Бу көнкүреш мәсьәләме, әллә артында башка сәбәпләр дә ятамы? Азатлык дин әһелләре белән сөйләште.

Казанның Константиновка бистәсе белән "Светлая долина" торак комплексы арасындагы Нокса урамында (Мамадыш тракты янында) урнашкан мәчет күпкатлы йортлар һәм хосусый тораклар янында төзелгән. Ул 2019 елда ачылды. Халык акчасына төзелгән гыйбадәтханә аңа кадәр дә дини йолаларны үтәп килде. Хәзер җомга көннәре мәчет тулы була. Бәйрәм намазлары вакытында иман йорты халыкны сыйдыра алмый, шунлыктан гаеткә килүчеләр урамда гыйбадәт кылырга мәҗбүр.

"Ярулла" мәчетенең имам-хатыйбы Илнур Яруллин Азатлыкка сөйләвенчә, моңа кадәр микрофоннан азан әйтүгә каршы чыгучы булмаган. Бу мәсьәлә бер атна элек кенә килеп туган. Ул азан әйтүгә каршы чыгучылар һәм мәхәллә вәкилләре белән сөйләшкәннән соң, уртак карарга килүләре турында сөйләде.

"Без бу мәсьәләне хәл иттек. Әлегә кешеләр йоклый торган вакытта — ястү һәм иртәнге намазга чакыручы азанны мәчет эчендә генә әйтергә булдык", диде ул.

Аныңча, иң мөһиме — халыкта мәчеткә нәфрәт уятмаска кирәк.

"Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый. Мөмкин булганча кешеләр белән ачуланышмаска кирәк. Уртак тел таптык. Без канунны да бозмыйбыз, хакыбыз да бар. Әмма халык әйткәнне без тыңламасак, кешедә мәчеткә нәфрәт туа. Уртак тел табарга кирәк. Әлегә түзәргә булдык", диде ул.

Әйтергә кирәк, бер ай элек кенә "Ярулла" мәчетеннән юл аркылы урнашкан"Саләх" мәчетендә дә шуңа охшаш хәл килеп туды. Җирле активистлар иртәнге азан тавышыннан зарланды, тикшерү органнарына хатлар юллады. Нәтиҗәдә, үзләрен Зур Клыки бистәсе вәкилләре дип атаучылар мәчет имамыннан азан тавышын киметтерергә ирештеләр. Бу очраклы хәлме, юкмы — билгеле түгел.

"Ярулла" мәчете мәхәлләсе үз чиратында Русия юристларының милли берләшмәсенә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта берләшмә президенты, адвокат Руслан Нәгыев Азатлыкка әйтте.

"Без бу хәлгә юридик бәя бирдек. Русия һәм Татарстан кануннары дини оешмаларга — христиан булсынмы, мөселманмы — гыйбадәт кылырга чакыруга бернинди чикләүләр дә кертми. Тынлык вакыты турындагы канун аларга кагылмый. Мөфти дә миңа шәхси аралашу вакытында мәчетләрдә мондый тыю булмавын әйтте", диде ул.

Нәгыев мөфтияттән мәчетләргә төнге һәм иртәнге вакытта азан тавышын киметү тәкъдиме генә булган диде.

Киров өлкәсе мөфтие, "Кол Шәриф" мәчетенең элекке имамы Зөфәр Галиулла халык фикерен истә тотарга кирәк ди. Икенче яктан, моның артында сәясәт ята дигән фикердә ул.

"Халык фикерен тыңламыйча булмый. Бу эшлисе эшләрнең күп икәнен күрсәтә. Мәсәлән, Төркиядә төрле халык яшәсә дә, мондый проблем юк. Бу мәсьәләне тавыш чыгару юлы белән хәл итеп булмый. Азан үзе фарыз гамәл булып саналса да, аны ничек әйтү — кычкырыпмы, мәчет эчендәме — мөһим түгел. Без, мәсәлән, Кировта иртәнге намаз вакытында азанны кычкырып әйтмибез. Дошманлашу белән ислам динен таратып булмый.

Шулай да иртәнге һәм кичке вакытта азанны микрофон белән әйтмәү тәртибе башка мәчетләргә дә күчәргә мөмкин.

Бу көнкүреш мәсьәләсе генә түгел, бу — сәясәт. Заманында мәктәпләрдә татар телен укытмагыз дип күтәрелеп чыктылар. Бер ир-ат, бер хатын-кыз урлы-кырлы сикереп йөрде. Аннан Путин телне бетереп куйды. Хәзер әлеге кешеләр юк. Бу махсус эшләнгән әйбер иде. Азанга, ислам диненә каршы кечкенә провокацияләр ясала. Моның артында кемдер тора. Дөресен әйткәндә, азанны матур гына салмак итеп әйтсәң, ул беркемгә дә комачауламый. Константиновка бистәсендә яшәүчеләрнең күпчелеге татарлар. Мәчет кемгә комачауласын? Монда татар хәйләсе белән азанны салмак кына әйтергә һәм сәбәп бирмәскә кирәк. Халык болай гына чыгып кычкырмый. Инде китапларга, башка әйберләргә бәйләнеп карадылар. Мәскәүдә күпме кеше җыелганын күрдегез бит. Бу бит аларны борчый. Берни эшли алмагач, азанга бәйләнеп карыйлар", диде ул.

Казанда элегрәк тә азан әйтүгә каршы чыгучылар булды. 2012 елда "Әниләр" мәчете янында яшәүче Казан кешесе Дмитрий Фролов азан тавышының йокларга комачаулавыннан зарланды. Ул тынлык турындагы җирле канунны Конституциягә каршы килә дип тануны таләп итеп Конституцион мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Тынлык турындагы канун кичке унбердән иртәнге алтыга кадәр тавышлануны тыя, әмма бу дини оешмаларга кагылмый. Нәтиҗәдә, мәхкәмә тынлык вакытында азан әйтүне тыймады.

Соңгы елларда Казанда мәчетләргә каршы чыгуның яңа дулкыны күтәрелде. Узган ел Җәмигъ мәчетенең ихтимал урыны әйтелгәч үк төзелешкә каршы петиция барлыкка килде.

Социолог Лилия Сәгыйтова Казанда мәчеткә идеологик караштан каршы чыгучылар саны бик аз, бу мәсьәлә шәһәр төзелешенә бәйле дип аңлаткан иде. "Кешеләргә булачак мәчетнең урнашу урыны ошамый. Мәчет төзелгән очракта, машина йөртүчеләргә, якында яшәүчеләргә ничек тәэсир итәр, нәтиҗәсе нинди булыр дип уйлыйлар. Кешеләр иртән аларга азан комачаулар дип борчыла. Шунлыктан бу һич кенә дә идеология белән бәйле түгел. Чүп җыю машиналары иртән йокларга комачаулый дип зарланучылар кебек инде", дип сөйләгән иде ул.

Шул ук вакытта Татарстанда мәчетләргә каршы чыгу күренешләре аз түгел. Бу мәсьәлә элегрәк Русия төбәкләрендә генә күзәтелә иде.

2017 елда Казанда яшәүче Татьяна Немировская Хороводная урамында торак йорт янында мәчет төзелешенә каршылык белдереп Ирек мәйданына ялгыз пикетка чыкты. Әлеге мәчетне Разыя Еникеева үз җир кишәрлегендә вафат булган тормыш иптәше истәлегенә дип төзетергә булган иде. Шуңа да карамастан янәшә йортта яшәүчеләр мәчет төзүгә каршы урам җыенына чыкты.

Алар төрле сәбәпләр китереп, канәгатьсезлеген җиткерде. Җыелышта яңгыраган чыгышлардан күпләрне намаз укырга киләчәк кешеләрнең куркытуы билгеле булды. Безнең йортыбыз янында экстремистлар йөриячәк, без аларның монда килүен теләмибез, дип әйтүчеләр дә табылды. Шактый каршылыклардан соң мәчет төзелеп сафка басты.

Күп тә үтмәде 2019 елда Казанның Авиатөзелеш районы мәхкәмәсендә Симонов һәм Годовиков урамнары чатында салынучы "Рәхмәтулла" мәчете төзелешен туктатуны таләп итеп каршылык чарасы узды. Каршы чыгучылар "Рәхмәтулла" мәчете урынына балалар өчен спорт мәйданчыгы булсын дип чыгыш ясадылар. Мөселманнар исә Авиатөзелеш районында мәчетләргә кытлык, җомга намазларына йөрү ерак, булган гыйбадәтханәләрдә урын калмый дип зарланды. Шәһәр, республика хакимияте бу эшләргә тыкшынмады. Татарстан диния назарәте Казанның ул бистәләрендә чыннан да мәчетләргә ихтыяҗ зур дип белдерү ясады. Бу каршылык хәтта мәхкәмәгә кадәр барып җитте. Мөселманнар аны отты, бүген мәчет үз эшен алып бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG