Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәчетләргә каршы чыгуның яңа дулкыны Татарстанда да күтәрелә


2017 елда Казанда Хороводная урамында мәчет төзелешенә каршы тарткалашу
2017 елда Казанда Хороводная урамында мәчет төзелешенә каршы тарткалашу

Казанда яңа Җәмигъ мәчетенең ихтимал урыны әйтелгәч үк төзелешкә каршы петиция барлыкка килде. Элек Русия төбәкләрендә генә мәчетләр төзелешенә каршы чыксалар, берничә ел инде бу хәл Казанда да күзәтелә.

Берничә көн элек Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Җәмигъ мәчете Казансуның уң ярында төзеләчәге турында әйткән иде. Мөселманнар, ниһаять, бу мәсьәләгә нокта куелды дип уйларга җитешмәде, мәчеткә каршы петиция барлыкка килде. Аның авторы фикеренчә, рекреацион зонадагы төзелеш һәм елганың кишәрлеген ком белән күмеп кую аның экологиясенә тискәре йогынты ясаячак.

Президент сүзчесе Лилия Галимова урын мәсьәләсен төгәл хәл ителмәвен әйтте. "Мәсьәләне барлык кирәкле тикшеренүләр һәм килештерүләрдән соң тәгаен хәл итәчәкләр. Җәмигъ мәчетен төзү өчен карала торган урыннар арасында Кырлай паркы янындагы җирлек, Бишбалта бистәсендәге ком базасы янындагы җирләр, Киров районының Шоссейная урамы буендагы яр янында урнашкан мәйдан һәм башка вариантлар бар.

Татарстан президенты барлык кирәкле экология тикшеренүләрен һәм шәһәр төзелеше килешүләрен уздыру бурычы куйды. Җәмигъ мәчетен төзү урыны турындагы ахыргы карар бары тик шуннан соң гына кабул ителәчәк", диде ул.

Change.org сайтында Казандагы Җәмигъ мәчетен Казансу янында төзүләренә каршы петицияне хәзергә 2,5 меңнән артык кеше имзалаган.

Берничә көннән Казанда Җәмигъ мәчете төзелешен хуплап петиция чыкты. Аны инде 1,7 меңнән артык кеше имзалаган.

Мәчетләр төзүгә каршы чыгу соңгы елларда Русия төбәкләрендә генә түгел, Татарстанда да күзәтелә башлады. 2017 елда Казанда яшәүче Татьяна Немировская Хороводная урамында торак йорт янында мәчет төзелешенә каршылык белдереп Ирек мәйданына ялгыз пикетка чыкты. Әлеге мәчетне Разыя Еникеева үз җир кишәрлегендә вафат булган тормыш иптәше истәлегенә дип төзетергә булган иде. Шуңа да карамастан янәшә йортта яшәүчеләр мәчет төзүгә каршы урам җыенына чыкты.

Алар төрле сәбәпләр китереп, канәгатьсезлеген җиткерде. Җыелышта яңгыраган чыгышлардан күпләрне намаз укырга киләчәк кешеләрнең куркытуы билгеле булды. Безнең йортыбыз янында экстремистлар йөриячәк, без аларның монда килүен теләмибез, дип әйтүчеләр дә табылды. Шактый каршылыклардан соң мәчет төзелеп сафка басты.

Күп тә үтмәде 2019 елда Казанның Авиатөзелеш районы мәхкәмәсендә Симонов һәм Годовиков урамнары чатында салынучы "Рәхмәтулла" мәчете төзелешен туктатуны таләп итеп каршылык чарасы узды. Каршы чыгучылар "Рәхмәтулла" мәчете урынына балалар өчен спорт мәйданчыгы булсын дип чыгыш ясадылар. Мөселманнар исә Авиатөзелеш районында мәчетләргә кытлык, җомга намазларына йөрү ерак, булган гыйбадәтханәләрдә урын калмый дип зарланды. Шәһәр, республика хакимияте бу эшләргә тыкшынмады. Татарстан диния назарәте Казанның ул бистәләрендә чыннан да мәчетләргә ихтыяҗ зур дип белдерү ясады. Бу каршылык хәтта мәхкәмәгә кадәр барып җитте. Мөселманнар аны отты.

Социолог Лилия Сәгыйтова Азатлыкка әйтүенчә, мәчетләргә каршы чыгуда ниндидер зур шаукым юк. Бу өлкәдә зур тикшеренүләр узганы булмаган, шуңа ул бары медиа һәм социаль челтәрләрдәге язылганнарны күзәтеп кенә бәя бирә алуын әйтте.

Лилия Сәгыйтова
Лилия Сәгыйтова

"Казанда мәчетләр төзүгә каршы ниндидер митинглар һәм демонстрацияләр узмый, фикер алышу мәгълүмати кырда гына бара. Һәм, язмаларга караганда, мәчет төзелешенә каршы чыгу берничә факторга бәйле. Беренче чиратта бу кешеләрнең яңа мәгълүматка реакция күрсәтүе. Фикер алышулардан күргәнебезчә, каршы булучыларны, мотивларына карап, шартлы рәвештә берничә төркемгә бүләргә була. Бер өлешенең ул шәһәр төзелеше факторына бәйле. Аларга булачак мәчетнең урнашу урыны ошамый. Мәчет төзелгән очракта, машина йөртүчеләргә, якында яшәүчеләргә ничек тәэсир итәр, нәтиҗәсе нинди булыр дип уйлыйлар. Кешеләр иртән аларга азан комачаулар дип борчыла. Шунлыктан бу һич кенә дә идеология белән бәйле түгел. Чүп җыю машиналары иртән йокларга комачаулый дип зарланучылар кебек инде.

Тагын экологларның каршы дәлилләре бар, чөнки мәчет төзү өчен Казансу елгасының бер өлешен корытмакчы булалар. Казаннар өчен бу бик мөһим мәсьәлә. Болай да күп корыттылар һәм казаннар елганың юкка чыга баруын күрә. Бу зур зыян салачак. Моны экология аспектлары дип атый алабыз.

Тагын шәһәр матурлыгы ягыннан каршы чыгучылар бар. Алар аз катлы йортлар өстенлек иткән Казан үзәгендә манаралар өстенлек итәчәк дип борчыла, архитектура ягыннан караганда, монда да хакыйкать бар", ди Сәгыйтова.

Аның әйтүенчә, идеологик караштан каршы чыгучылар саны бик аз. Казанда исламны күрергә теләмәүчеләр тарафдарлары күп түгел.

Мәчетләр төзелешенә каршы чыгуда сәяси карашлар түгел, экологик һәм кала төзелеше яклы карашлар өстенлек итә

"Провокацияләр тудырырга теләүчеләр турында әйтү урынлы булмастыр. Алар бәлкем бардыр да, әмма ачык күренми. Бу көчләр кайсыдыр тараф яклы булып уен алып бара һәм хәтта ниндидер ялган мәгълүмат ташлый, андыйлар юк дияргә ярамый, әмма мин, социаль челтәрләрне күзәтеп барган социолог буларак, мәчетләр төзелешенә каршы чыгуда сәяси карашлар түгел, экологик һәм кала төзелеше яклы карашлар өстенлек итә дип саныйм. Ул бу яктан социаль тикшеренүләр уздыру яклы", ди Сәгыйтова.

Аның сөйләвенчә монда тагын бер момент бар.

"Татар яшьләре арасында мәдәни һәм конфессиональ маркерларның тигезсезлеге турында сөйләүчеләр бар. Алар православ чиркәү торгызылды, диләр, һәм бу турыда гомумән сөйләшенмәде, ә мәчет төзү турында фикер алышу бара. Ягъни, бу мәдәни маркерларның тигезсезлеге күпкә әһәмиятлерәк.

Кешеләр чиркәүләрнең актив төзелүен күргәндә, аларда милли үзаң, конфессиональ аспект кабына. Бу бик әһәмиятле әйбер, мәчеткә каршы булганнарга караганда да әһәмиятлерәк нәрсә", диде Лилия Сәгыйтова.

Галим Азат Ахунов Азатлыкка әйтүенчә, Казанда бер дин вәкилләренең икенче дин вәкилләренә каршы торуы юк. Петициягә карамастан, эшне ахырына кадәр җиткерү кирәк.

Азат Ахунов
Азат Ахунов

"Җәмәгать фикере чагылышы дип әйтмәс идем. Екатеринбур, Архангельски, Мәскәү янында мәчет төзелешенә рөхсәт бирмәү ул башка мәсьәлә. Анда исламофобия дә бара. Урыслар күп яшәгән җирдә аны кабул итә алмыйлар. Алар өчен ят әйбер. Шуңа анда протестлар булачак. Казанда җир җитми, шуңа мәчет булсынмы, кибетме андый тенденция бар.

Монда беренче чиратта Кирмәннән матур күренеш булдырырга телиләр

Узганында Казанда да йортлар арасында төзегәнгә канәгатьсезлек булды кебек. Дингә каршы чыгу түгел иде. Күпмедер шовинизм бар инде ул, әмма ул берничек тә тәэсир итми. Монда проблем юк. Гади халык бит инде ни әйтерләр дип дәүләт җитәкчеләренә карый. Мәскәү каршы дәшмәгәч расланган әйбер кабул итәләр. Каршылыклар булыр дип уйламыйм. Төп мәсьәлә логистикада түгел. Монда беренче чиратта Кирмәннән матур күренеш булдырырга телиләр. Машина кую икенче мәсьәлә. Әйе, шәһәрнең бу районы нык үсә, машиналар күп, аерым проблемнар булачак", ди Ахунов.

Русиядә мөселманнар мәчет төзү эшендә бик еш җирле хакимият яисә халык тарафынан каршылыкка очрый. Мәскәү, Екатеринбур, Пермь, Калининград, Ростов калаларында мөселманнар мәчет төзелеше өчен елларча көрәш алып бара. Мисал өчен, Мәскәүнең Текстильщики районында халык каршылыгы сәбәпле мәчет төзелми калды. Берничә ел элек Пермь үзәгендә мәчет төзелешенә каршы протест чарасы узды. Чараны оештыручылар мәчет төзеләсе урында парк булдыруны таләп итте. Урыс милләтчеләре Пермь - православ шәһәр, һәм биредә мәчетләргә урын булмаска тиеш диде.

Волгоград өлкәсе Волжски шәһәрендә "Мәчет төзүне булдырмагыз" дип аталган петициягә имза куючылар Русия президенты Владимир Путин һәм премьер-министр Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать иткән иде.

Шәһәр халкы мәчет төзелешенә каршы дүрт мең имза җыеп мэриягә тапшырганнан соң Новосибирски хакимияте дә шәһәрдә төзелергә тиеш булган бишенче мәчет өчен җир бирүдән баш тартты. Мондый мисаллар Русиядә бихисап.

Русиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфыйгулла Аширов Азатлыкка әйтүенчә, халык арасында аңлату эшләре алып бару кирәк.

Нәфыйгулла Аширов
Нәфыйгулла Аширов

"Төзелә бит мәчетләр. Әйтик, безнең Омски өлкәсендә сигез мәчет эшләп тора. Ул беләсезме нәрсәгә бәйле, җәмгыятьнең рәисе булсынмы, имамы булсынмы, акыл белән эш алып бара торган булса, анда проблемнар чыкмый. Ни өчен дисәң, хәзерге вакытта дөнья күләмендә төрле-төрле вакыйгалар булды, әлбәттә, исламга карата аңлату эшләре алып барырга кирәк: исламның асылы нинди? Исламның асылы – тынычлык, аның асылы – мәрхәмәтлелек, аның асылы – дуслык. Аны халыкка аңлата белсә, халык каршы чыкмый.

Акыл белән эш алып барсаң, проблемнар чыкмый

Мәскәүдә, мәсәлән, намаз бүлмәләре ачыла, әгәр дә халык белән эшли торган булса, халыкка аңлатып, аны төрле-төрле бәйрәмнәргә чакырып, "ачык ишекләр көне" уздырган вакытта, мондый проблемнар чыкмый. Әгәр инде җәмгыятьнең рәисе тупас булса, халык белән эшли белмәсә, эшләргә кодрәте дә, теләге дә булмаса, ул вакытта, әлбәттә, халык шик белән карый. Ләкин менә шул шикне алып ташлау өчен халык белән эшләргә кирәк.

Сарытауда безнең җәмгыять бар, Әстерханда һәм башка җирләрдә вәкиллегебез бар, әлһәмдулиллаһ, безнең андый проблемнар чыкмый. Бер яктан, диния нәзарәтләре белән дә безнең бернинди чуалышларга кергән юк – мөселман мөселман белән дус булырга, кардәш булырга кирәк, менә шул безнең юнәлешебез. Бүген кемдәдер проблемнар бәлки чыгадыр, бездә проблемнар юк. Барысы белән дә уртак сүз табып эшлибез - хикмәт белән, акыл белән, сабырлык белән", ди ул.

Киров мөфтие Зөфәр Галиулла әйтүенчә, мәчетләр төзелешенә каршы чыгу Русиядәге милли сәясәтнең чагылышы.

Зөфәр Галиулла
Зөфәр Галиулла

"Мин Кировта инде җиде ел эшлим, алты сутый булса да җир бирегез дип никадәр сорыйбыз - юк. Бу инде сәясәт. Алар халык каршы килә диләр. Әгәр халык нәрсәнең нәрсә икәнен аңласа, беркайчан да каршы килми. Бер яктан толерантлык дип сөйләсәләр, икенче яктан халык арасында дошманлык уяталар. Дәреслекләрне генә алганда да, татарлар турында "татарское иго" дип язалар. Русиядә татар турында халык шуннан чыгып фикер йөртә. Икътисады булмаган, язуы булмаган кыргый, шакшы халык дип уйлый. Кавказ халыклары турында да алар террорчылар, экстремистлар дигән күзәллау бар. Үзбәкләрне инде чурка, фәлән-тегән дип йөртәләр. Менә монда нинди толерантлык, мөселманнарга яхшы мөнәсәбәт була алсын инде. Русиядә гомер-гомергә милли сәясәт булмады һәм юк. Түбәтәй киеп бию ул милли сәясәт түгел.

Урыслар күпләп ислам динен кабул итәрләр дигән курку зур

Мөселман бер кешене үтерсә, шуны күпертә-күпертә мөселманнар дип сөйлиләр, гәрчә христианнар да үтерә, әмма алай сөйләмиләр бит. Исламга каршы сугыш бара. Урыслар күпләп ислам динен кабул итәрләр дигән курку зур. 90нчы елларда урысларның исламны кабул итүе арткан иде. Андыйларның өйләренә килеп полиция сораулар алды. Толерантлык юк. Мәчетләргә каршылык шуннан чыга. Ул каршылык булды һәм булачак", ди Зөфәр хәзрәт.

Аның әйтүенчә, Казанда Кол-Шәриф мәчете төзелеше тирәсендә дә каршылыклары булган.

"Кол Шәриф мәчетен төзетмәскә дә зур эш эшләнде, проекты дөрес түгел, башкасы дөрес түгел диделәр. Ләкин җиңеп чыктык. Аннары Кол Шәриф сатлыкҗан булган һәм аңа мәчет тиеш түгел дия башладылар. Башта бина, аннары идеологик каршылык булды.

Кол Шәрифнең зур мирасханәсен булдырып анда комган түгел, ә ислам диненең фәнен күрсәтү максаты куелган иде. Ә без комган, намазлык булуга тукталып калдык", дип искә ала Зөфәр хәзрәт Галиулла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG