Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Җәмигъ мәчете төзелешен хуплап петиция чыкты


Алданрак мәчетне Казансу янында төзүләренә каршы петиция чыккан иде.

Казансу елгасы ярында Җәмигъ мәчетен төзүне хуплап петиция берничә сәгать эчендә 200дәп артык имза җыйды. Петиция авторы фикеренчә, мәчетләр мөселманнарны тәрбияли, җәмгыяткә уңай йогынты ясый һәм башка дин вәкилләренең хокуларын бозмый.

"Казансу елгасы ярында Җәмигъ мәчетнең булуы беркемнең дә хокукларын чикләми, башка диннәрне рәнҗетми. Киресенчә, мәчет социаль иминлек индикаторы булып торачак һәм Казанның миллионлаган халкы һәм башкала кунакларының тормыш сыйфатына яхшы йогынты ясаячак. Мәчетләр мөселманнарны тәрбияли, җәмгыяткә уңай йогынты ясый. Җәмәгатьчелеккә начарлык теләүчеләр тарафыннан көчләп тагылган тискәре стереотиплар күп еллар яңа мәчетләр төзүгә каршы торды һәм аларның үсешен тоткарлады. Бу тенденция, ни кызганыч, озак вакыт сакланды, әмма тормыш моның нигезсез булуын раслады", диелгән петициядә.

Петиция авторлары шулай ук пандемия вакытында мәчетләрнең чын социаль потенциалы ачылды, дип искәртә. "Пандемия вакытында мәчетләр хәйриячелек һәм волонтерлык ярдәме үзәкләре булып эшләделәр", ди алар.

Петицияне Русия мөселман эшкуарлар берләшмәсе рәисе Айдар Шәһимәрданов, Казанның "Гаилә" мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин, адвокат Руслан Нәгыев һәм башкалар имзалаган.

13 гыйнвар көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Җәмигъ мәчетен Казансуның уң як ярында төзү турында игълан итте. Мәчет ун мең кешене сыйдыра алачак, ә манаралары Русиядә иң биеге булачак дип фаразлана.

17 гыйнварда Change.org сайтында Казандагы Җәмигъ мәчетен Казансу янында төзүләренә каршы петиция чыкты. Бүгенге көндә аны 2 450 кеше имзалаган. Петиция авторы фикеренчә, рекреацион зонадагы төзелеш һәм елганың кишәрлеген күмеп кую аның экологиясенә тискәре йогынты ясаячак.

18 гыйнварда Казан хакимиятләре Казандагы Җәмигъ мәчете урнашачак берничә вариантны карый, мәсьәлә җентекле өйрәнү стадиясендә, дип белдерде. Мәсьәләне барлык кирәкле тикшеренүләр һәм килештерүләрдән соң тәгаен хәл итәчәкләр. Җәмигъ мәчетен төзү өчен карала торган урыннар арасында Кырлай паркы янындагы җирлек, Бишбалта бистәсендәге ком базасы янындагы җирләр, Киров районының Шоссейная урамы буендагы яр янында урнашкан мәйдан һәм башка вариантлар бар иде.

Мәчет төзелеше 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам кабул итүенә 1100 ел тулуга арнала. Алданрак Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган төп чаралар планы расланды. Планга төрле китапханәләр фондларында һәм фәнни оешмалардагы ислам кулъязма чыганакларын саклау, өйрәнү популярлаштыру һәм фәнни әйләнешкә кертү өчен Казанда фәнни үзәк булдыру кертелгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG