Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә мәчет кытлыгы. "Татарны дошман итү зур проблемнар тудырачак"


Мәскәүнең Җәмигъ мәчетенә сыймаганнар намазны кар өстендә укырга мәҗбүр
Мәскәүнең Җәмигъ мәчетенә сыймаганнар намазны кар өстендә укырга мәҗбүр

Узган җомга Мәскәү Җәмигъ мәчетенә килүчеләр мәчеткә сыймады, намазны кар өстендә укырга мәҗбүр булды. Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов фикеренчә, илдә мәчетләр җитмәү проблемы киләчәктә сәяси проблемнар тудыра ала.

7 гыйнвар православлар Раштуа бәйрәмен билгеләп үтте. Бу көнне Мәскәүдә вазгыять бераз үзгә иде. Раштуа җомгага туры килгәнгә күрә Русия башкаласында мөселманнар күпләп мәчеткә җомга намазына җыелды.

Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов Мәскәүнең Җәмигъ мәчетенә 60 мең кеше килде дигән пост куйды Facebook-та. Мәскәүдә дүрт мәчет булуына карамастан, бер Җәмигъ мәчетенә җомгага килгән мөселманнар саны барлык урыс чиркәүләренә килгән кешеләргә караганда, күбрәк булды, дип сөйләде ул.

Ни өчен хакимият Мәскәүдә мәчет төзүдән курка? Бу сәясәт нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Соңгы елларда намазга килүче татарлар саны артканмы? Дамир Мөхетдинов Азатлык сорауларына җавап бирде.

— Дамир хәзрәт, бәйрәм вакытында Мәскәүнең Җәмигъ мәчетенә җомга намазына 60 мең кеше килүен нәрсә белән аңлатырга була?

Дамир Мөхетдинов
Дамир Мөхетдинов

— Без халыкның күпләп килүен 31 декабрьдә, 7 гыйнварда күрдек. Яллар булганга күрә кешеләр балалары, туганнары, гаиләләре белән мәчеткә барды. Алар музей, парклар урынына мәчетне сайлады. Үзем шаһит, кешеләр төркемләп, җәмәгать белән килделәр. Алар фотога төшәләр, намаз укыйлар, экскурсия рәвешендә мәчетне карыйлар. Мәчет матур, гүзәл. Кемнеңдер әти-әнисе Мәскәүгә кунакка килгән. Яллар булгач, алар җомгада булды.

— Бу саннар мәчет җитмәү хакында сөйли. Элегрәк Собянин Мәскәүдә яңа мәчет төзелмәячәк дип белдергән иде. Бу мәсьәләдә хакимият фикере үзгәрешсез каламы? Ни өчен Мәскәү хакимияте мәчет төзүдән курка?

Бер сәгатькә мәчеткә барган кешеләр саны барлык рус чиркәүләренә килгән кешеләрдән күбрәк

— Кызганыч, бүген бу хәл үзгәрешсез кала һәм калачак дип уйлыйм. Исламның зур үсеше, аның роле елдан-ел көчәя бара. Казакъстан, Азәрбайҗан, Таулы Карабахтагы вакыйгаларга караганда, без мөселманнарның актив кешеләр булуын күрәбез. 7 гыйнвар Раштуа узды. Бөтен чиркәүләрдә күпме кеше катнашуын һәм Мәскәү Җәмигъ мәчетенә килүчеләрне карасак, бер сәгатькә мәчеткә барган кешеләр саны барлык рус чиркәүләренә килгән кешеләрдән күбрәк. Хөкүмәт, дәүләт җитәкчеләре, МВД, ФСБ бу хәлне күрә. Әйтергә куркалармы, юкмы – ләкин бу борчый торган мәсьәлә. Салкын булса да, урын булмаса да, кар яуса да барыбер мөселманнар килә. Алар 1-2 сәгать урамда басып, вәгазь тыңлап, сәҗдә кылып, хәтта аяк киемнәрен салып намазга баса. Бу нәрсә дигән сүз? Ислам бик көчле дин. Фикер ягыннан дөньяга җавап бирә торган бик көчле фәлсәфә. Аны җиңеп булмый. Мәчетләр төзесәгез дә, төзетмәсәгез дә мөселманнар киләчәк. Әгәр дә тагын бер мәчет салынса, меңләгән кеше гыйбадәтханәне тутырачак. Шуңа Мәскәүдә унлап мәчет булса да, алар җитмәячәк.

Җирле татарлар, үзебезнең балалар, туганнар мәчеткә йөри алмый, чөнки мөмкинлек юк. Без бәйрәм, җомга вакытында үзебезнең балаларны мәчеткә китерә алмыйбыз. Әгәр алар килсә, өлкән кешенең урынын алалар дигән сүз. Балаларга намаз уку фарыз түгел. Аларга өйдә намаз кылыгыз, мәчеткә бармагыз дип аңлатабыз. Без вәгазьләрне кыскартырга мәҗбүр. Мөфти шундый әмер бирде, чөнки халык урамда өшеп тора. Кыска вәгазьләр ни турыда сөйли? Бу без мөселманнарга тулы камил рәвештә мәгълүмат тәрбиясен бирмибез дигән сүз.

Бер яктан, дәүләт безгә мөселманнарны тәрбияләргә куша, террорчылыкка каршы профилактика ясауны сорый. Ә ничек тәрбия бирергә? Урамда бер-ике сәгать басып туңган, куллары, аяклары өшегән бичара кешеләргә ничек ватанны яратырга, аны сакларга, канунга буйсынырга кирәк дип сөйлисең? Булмый ул. Бүгенге көндә бу зур мәсьәлә. Безгә Пекин, Париж, Берлин үрнәген китерәләр. Анда, имеш, дистәләгән мәчетләр салынган. Ә монда мөселманнар гомер буе, меңъеллар яшәгән, ә мәчет юк. Аны ничек хәл итәргә? Җиңел генә әйтеп булмый. Акмәчет шәһәрендә кырымтатарларга җир бирелде, ничәмә-ничә елда мәчет төзеп бетерә алмыйлар. Иганәчеләре, акчалары булса да. Мәскәүдә дә халык хисабына шундый зур мәчетне, инфраструктураларны тиз арада төзеп булмый. Моны мэр, хөкүмәт һәм бизнес белән уйлашырга һәм тормышка ашырырга кирәк.

— Бүген Мәскәүдә мәчеткә йөрүчеләрнең санын исәпкә алсаң, күпме мәчет төзергә кирәк?

Мәскәүдә унлап мәчет булса да, алар җитмәячәк

— Лужков заманында Русия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Мәскәүнең һәрбер префектурасында яңа мәчет булырга тиеш дип әйткән иде. Бу тагын 10 мәчет төзергә кирәк дигән сүз. Аның кадәр гыйбадәтханә булса, гомум вазгыять үзгәрер иде. Бер-ике мәчет салып кына бернишли алмыйбыз. Шул ук Җәмигъ мәчеткә 10 мең кеше сыйса да, калган 40 меңе урамда кала. Димәк, безгә күптән тагын 10 мең кеше сыя торган 4 мәчет кирәк иде. Әле бит Мәскәүнең Мемориал мәчете, Тарихи мәчете бар. Анда 30 мең кеше килә. Әлеге вазгыятьне караганда, 10 мәчет салу иң азы дигән сүз. Бу халык урамда калмасын, эчтә гыйбадәт кылсын өчен мөһим.

Мәскәүдә эшләп килүче дүрт мәчетнең урыннары
Мәскәүдә эшләп килүче дүрт мәчетнең урыннары

— 2018 елда Әлбир Крганов Яңа Мәскәү микрорайонында мәчет өчен җир биреләчәген әйткән иде. Өч ел узды, алга китеш күренми. Монда Текстильщикидагы кебек мәчет өчен бүленгән җиргә халык каршы дип кире тартып алу куркынычы бармы?

— Без Крганов белән бу турыда сөйләштек. Безне бергә утырттылар (Казан Кирмәнендә узган киңәшмә турында сүз бара - ред.). Мин әйтәм, син Мәскәүдә инде ун ел. Имеш, яңа мәчет сала. Ул шушы вакыт эчендә бер мәчет төземәде. Мин аңа шул сорауны бирдем. Ул, иншалла, кайчан да булса булыр дип җавап кайтарды. Үзе белми. Ун ел эчендә буш сүзләр генә булды. Тагын ун ел узар, бәлки башка мэрлар, башка президентлар килер, ә без шулай сөйләп калырбыз. Равил хәзрәт турында теләсә-нәрсә сөйләсәгез дә, гафу итегез, ул Җәмигъ мәчет төзетә, Мемориал мәчет салдыра алды. Отрадный бистәсендә мәчет өчен җир алды. Хәзер Равил хәзрәт тарихи татар мәчетен төзекләндерүгә, биләмәсен зурайту өчен гыйбадәтханәне федераль програмга кертте.

— Мәскәүдә мәчеткә каршы хәрәкәт бармы? Әллә ул ясалма хәрәкәтме?

— Аны ясалма дип тә, ясалма түгел дип тә әйтеп булмый. Халыкның гомум каршы кәефе бар. Мигрантларга каршы сәясәт барганда, ТВдан 24 сәгать буе бөтен афәт-казалар мигрантларга бәйле, безгә эш юк дип сөйләгәнгә шулай. Урыс кешесе, Мәскәү татарымы, мәчет өчен җир бирүләрен ишетсә, димәк, монда корбан чалырлар, мигрантлар булыр, юллар ябылыр дигән проблем барлыкка килә. Әгәр дә Мәскәү тырышса, йортлар булмаган, кешеләр йөрми торган җирләрне табарга була. Мәскәү халкы мәчеткә генә түгел, чиркәүләрне салуга да каршы. Шулай да хөкүмәт, мэрия үз көче белән мәҗбүри төстә сәясәтен алып бара. Әгәр дә сәяси теләк булса, мәчетне төзетерләр иде. Йә әле вакыты килеп җитмәгән, йә әлегә шундый сәясәт бара. Казакъстанда халыкның каршы чыгуын 20 мең чит ил террорчысына сылтадылар. Әлбәттә, бу куркыта торган әйберләр. Гади халык курка. Бу табигый хәл.

— Түрәләр мәчет төзелешенә каршы булуын анда мигрантлар йөрүе белән аңлата. Алар бүген монда, иртәгә китә. Бүген Мәскәү мәчетләренә җирле мөселманнар, аеруча, татарлар күпме йөри? Соңгы елларда аларның саны артамы, кимиме?

— Мәчеткә йөрүче җирле татарлар аз, яки картаеп үлде дип әйтеп булмый. Без бер татар милләтен мигрантлар белән чагыштырып карасак, алар күбрәк кебек күренә. Әгәр дә мигрантларны төрле милләтләргә бүлсәк, үзбәк, кыргыз, таҗик, казакъны аерым санасак, барыбер татарлар күпчелек булачак.

— Мәчеткә йөрүчеләрнең күпме өлеше татар?

— 10-15 проценты татар.

— Мәчет булмау нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Мәчетсез мөселманнар радикальләшә дигән караш бар.

— Мин бу мәсьәләне күптән күтәрәм. Мәчет ул ачыктан-ачык халыкны җыя торган урын. Шуңа да без МВДга, ФСБга камералар кирәк икән, куегыз дип әйтәбез. Без ачык. Безнең секта, фирка кебек яшерер серләребез юк. Нәрсә сөйлибез, нәрсәгә өндибез – барысы да ачык. Икенче мәсьәлә, бездән урыс теле, мигрантларның урысча сөйләшүләре кирәк дип сорыйлар. Алар тарихны белсеннәр, кануннарны, җирле гореф-гадәтләрне ихтирам итсеннәр диләр. Мулла бит урыс телендә сөйли. Атнасына бер сәгать урысча вәгазьне тыңлау, вәгазь аша урыс мәдәниятенә кереш бирү мөмкинлеге бар. Мөфтиләр ни сөйли, буйсыныгыз. Әгәр дә кунак булып килгәнсез икән, кануннарны кабул итегез, гадәтләрне ихтирам итегез. Бездә 8 март, Яңа елда, 9 майда котлау гадәте бар. Мин 7 гыйнварда чыгыш ясаган вакытта христианнарны тәбрикләдем. Яратсагыз да, яратмасагыз да, без барыбер урыс дәүләтендә яшибез, һиҗри түгел, григориан календаре белән көн күрәбез. Тарихыбызда билгеләп үтеләчәк вакыйга бар. Бабаларыбыз 1100 ел элек ислам динен кабул иткән. Сез әллә кайдан ерак җирләрдән килгән булсагыз да, тарихыбызны сакларга, аны белергә, өйрәнергә тиеш. Без мәчетләрдә шундый вәгазьләр сөйлибез.

ХVI гасырдан башлап акыллы хакимият имамнарны, мөфтиләрне ничек кулланырга икәнен белгән. Бер дәүләттә дуслык-татулыкта яшик дисәгез, ул нәрсәләрне кулланырга кирәк. Бу мәсьәләне Әби патша яхшы аңлый иде. Кем аңламый, кем татар халкын, мөселманнарны ватандашлар урынына дошман итеп тота икән, бу безнең сәясәткә зур проблемнар китерәчәк. Быел Русиядә тарихи-мәдәни мирасны саклау елы. Шуңа күрә мәчетләр бик күп кирәк. Мәчетләр булмаса, интернетны ачасың һәм Әл-Әзһәр шәехләре, башка галимнәрнең лекцияләрен тыңлыйсың. Бүген бөтен тормыш онлайн рәвешкә күчә. Мәчетләр булмаган вакытта, халыкны ничек җәлеп итәргә – мин аңлап бетерә алмыйм. Мигрантлар – алар бичара, атасыз, анасыз, тугансыз яши торган яшьләр. Авыр эштә хезмәт итәләр, аларны алдыйлар, сүгәләр, алар эштән башка берни күрми. Мигрантның күңеленә рәхәтлек бирә торган урын – ул мәчет. Карагыз, кешедән гаделлек таба алмый, ул ялварып мәчеткә бара. Килә, мәчеттә урын юк, имамнар җитешми, кешенең күңеле кала, дошман булып чыга. Мәчетләр шуның өчен дә, кешене җирләр өчен дә, дәресләр бирер өчен дә кирәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG