Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия шәһәрләрендә татарлар мәчет төзүдә Казаннан ярдәм сорый


Мәскәүнең Текстильщики бистәсендә мөселманнар мәчет төзү өчен еллар буе көрәште (архив фотосы)

Соңгы елларда Русиянең төрле төбәкләрендә мөселманнар мәчет төзүдә каршылыклар белән очраша. Бу турыда сентябрь азагында Казанда узган Милли шура утырышында да, Милләт җыенында да сөйләделәр. Илнең төрле шәһәрләрендә яшәүче татарлар мәчет төзүдә кыенлыкларны хәл итүдә Казаннан ярдәм сорый. Татарстан рәсми хатлар яза, бу эшкә юристларны җәлеп итә, әмма җирле хакимият мәчетләр белән туган проблемнарны хәл итәргә ашыкмый. Азатлык мәчет төзелеше мәсьәләсе иң кискен торган төбәкләрне барлады.

Мәскәү өлкәсе

Узган атна Мәскәү өлкәсе Ступино шәһәре кешеләре мөселманнарның рухи-мәгърифәт үзәге оештыру ниятенә каршы чыкты. Ступино башлыгы Сергей Мужальских мөселман җәмгыятенә шундый үзәк булдыру өчен бина биргән булган. Әлеге үзәк элек хәрби бүлек булып торган дүрт катлы бинада урнашыр дип көтелә, июльдә бинаны төзекләндерү эшләре башланып та киткән. Тик аның файдалану өчен кемгә тапшырылганы хәзер генә әйтелде. Бина Русия Мөфтиләр шурасына бирелгән булып чыкты. Мөфтиятнең рәисе урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөфтие Рушан Әббәсов бу бинада төрле очрашулар уздыра да башлаган.

Ләкин җирле халык бинаның мөселманнарга бирелүен белеп алгач, тавыш чыгарды. Алар әлеге бинадан мәчет ясаячаклар дип уйлый. Мәчеткә каршы күтәрелеп, урамнарга чыгарга да әзер булуларын әйтәләр. Халыкның ризасызлыгы сәбәпле, 23 сентябрьдә әлеге мәсьәләне шәһәр шурасында күтәреп чыктылар. "Үсеш фиркасе" фракциясе башлыгы Николай Кузнецов халыктан күпсанлы мөрәҗәгатьләр килә, алар киңкүләм протестлар оештырырга җыена дип сөйләде.

Мәчет төзелешенә каршы чыгучылар (архив фотосы)
Мәчет төзелешенә каршы чыгучылар (архив фотосы)

"Бердәм Русия" депутаты Борис Дегтярев та мөселман үзәге ачылуына каршы чыгыш ясады. "Нигә сез халыктан башка гына хәл итәсез? Сез монда эшләргә җыенган әйбер уен эш түгел. Аннары безнең балалар моның белән интегәчәк!" дип белдерде шәһәр башлыгына депутат. Шәһәрнең үзендә дә мөселман үзәгенә каршы котырткан кәгазьләр тарата башлаганнар. Ислам үзәге "халыклар арасында ызгышларга тискәре йогынты ясарга", шулай ук наркотик тарату, "шәригать нормалары кертү"гә дә китерергә мөмкин дип саный бу кәгазьләрне таратучылар.

Җирле медиа язганча, Ступино шәһәр администрациясе халыкны тынычланырга чакыра. Шәһәрдә мәчет булмаячак, ә Хәрби төзүчеләр урамындагы 280 дүрткел метр мәйданлы бина "сәүдәгә корылмаган автоном оешмага аның шурасы утырышларын уздыру өчен" бирелгән дип белдерә шәһәр җитәкчелеге. Ступинода мәчет төзү нияте юк, ә рухи-мәгърифәт үзәге беркемгә дә комачау итмәячәк дип белдерә Ступино хакимияте һәм активистларның тынычлануын үтенә.

Мәскәү өлкәсе мөфтияте матбугат хезмәте Азатлыкка "Ступинодагы хәлләр контрольдә тотыла" дип белдерде.

Уссурийски һәм Владивосток

Сентябрь ахырында Казанда узган Милләт җыены вакытында Приморье краеның Уссурийски шәһәре имам-хатыйбы, Ерак Көнчыгыш төбәге мөфти урынбасары Айдар Гарифуллин ул якларда да мәчет төзү белән зур кыенлыклар булуын сөйләп киткән иде.

— Байкал, Чита, Амур, Хабаровски, Приморье, Сахалин, Магадан һәм Камчаткада мөселманнарның килеп чыгуы татарларның бу җирләргә күчеп утыруы белән бәйле. Башка төбәкләрдәге кебек татарлар Ерак Көнчыгышта да тарихыбызны танытуда, аны саклау һәм үстерүдә әйдәп баручы милләт булган. Ул бүген дә шулай, әмма Ерак Көнчыгышның башкаласы, халык саны буенча иң зур шәһәр булып саналган Владивостокта әле дә мәчет юк. Ләкин мәчет төзү турында сүзләр бик күптәннән бара. Әлеге мәсьәләне хәл итәргә омтылабыз, диде ул.

Айдар Гарифуллин
Айдар Гарифуллин

Имам сүзләренчә, Уссурийски шәһәрендә мәчет 10 ел элек үк төзелгән. Ләкин мөселманнарга аны рәсми теркәргә рөхсәт бирмиләр.

— Татарлар Ерак Көнчыгышта төп халык булып торуга һәм алар монда күп еллар яшәүгә карамастан, кызганыч, монда хәзергә кадәр мөселманнарны начар итеп күзаллау яшәп килә.

Хәзрәт шулай дип чыгыш ясаганнан соң, Уссурийски администрациясе акланырга мәҗбүр булды, һәм мәчетне теркәргә вәгъдә бирде. Барлык җир һәм юридик мәсьәләләр хәл ителгәннән соң, мәчет бинасын муниципаль милек составына кертербез диделәр. Уссурийски администрациясендә теркәүнең нигә шулай соңлавы сәбәпләрен дә аңлаттылар. Аларның сүзләренә күрә, мәчетне Приморье крае мөселманнарының Казыят идарәсе дини оешмасы төзи башлаган. Соңрак Юстиция министрлыгы карары белән ул бетерелә, шул сәбәпле бина файдалануга тапшырылмаган һәм оешманың хокуклары кемгә күчәсе дә билгеләнмәгән.

Уссурийски мәчете
Уссурийски мәчете

— Мондый очракта төзелеп бетмәгән бинаны муниципаль казнага кертергә кирәк, объектның нинди хәлдә булуы ачыклана, төзелеш экспертизалары уздырыла. Әлегә кадәр ачыкланганча, бинаны төзегәндә аның өчен бүлеп бирелгән җир кишәрлеге чикләре бозылган. Җир һәм хокук ягыннан туган сораулар хәл ителгәч, бинаны муниципаль милек итеп теркәп, аны алга таба ничек файдалану һәм аны алырга теләгән затларга тапшыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәкбез. Хәзерге вакытта ул саклап тору өчен Уссурийски мөселманнары дини оешмасына тапшырылган, дип мәсьәләгә ачыклык кертте шәһәр хакимияте вәкилләре.

Җирле медиа язганча, Уссурийскида мәчетне теркәү мәсьәләсе элек тә җәмәгатьчелек хөкеменә берничә тапкыр чыгарылган булган. Әле 2015 елда ук шәһәр мөселманнары ярдәм сорап Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән. Ул вакытта мәчетне теркәү документлар тәртиптә булмавы аркасында эшләнә алмый торган. Мәчет төзер өчен җирне бер оешмага биргәннәр, ә мәчет төзелеп беткән вакытта ул оешма инде ябылган булган.

Калининград

SERGIS адвокатлар коллегиясе партнеры, юрист Гөлнара Сергеева шул ук "Милләт җыены" утырышында ясаган чыгышында төбәкләрдә мәчетләр төзү проблемына тукталган иде. Сергеева ике ел элек Дөнья татар конгрессы белән төзелгән килешү нигезендә төбәкләрдә татарларның хокуклары бозылу очракларын өйрәнә һәм аларга юридик ярдәм күрсәтергә тиеш була. Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, милләттәшләрдән мөрәҗәгатьләр күп, шуңа күрә юрист белән килешүне тагын бер елга озайттык, дип сөйләде. Юридик оешманың төп бурычы – җанисәп вакытында татарларның хокуклары бозылу очракларын күзәтү, аларга хокукый ярдәм күрсәтү. Шул ук вакытта татарлар мәчет төзүдә административ киртәләргә очраган вакытта да Сергеева юридик яктан аларны яклау мөмкинлеген эзли.

Гөлнара Сергеева
Гөлнара Сергеева

— Еш кына мәчет төзү өчен җир алуга ниндидер ясалма киртәләр корыла, нәтиҗәдә мөселманнар башка төбәк яки шәһәрләрдәге мәчетләргә йөрергә мәҗбүр, дип сөйләде ул үз чыгышында. Мисал итеп юрист Калининград шәһәре мәчетенең ун ел буе төзелә алмый торуы очрагын китерде.

Юрист сүзләренчә, Калининград шәһәре мөселман җәмгыяте хакимияттән барлык рөхсәтләрне дә алган, җир кишәрлеге бирү турына килешү дә төзелгән. 2010 елда татар-мөселманнар хәйрия итеп биргән акчаларга мәчет төзелә башлаган. Ләкин 2014 елда хакимиятнең мәчет төзергә биргән рөхсәтләре барысы да канунсыз дип табылган. Мәхкәмә әле төзелеп тә бетмәгән мәчет бинасына мәселман оешмасының милек хокукы юк дигән карар чыгарган. Тагын бер мәхкәмә булып, хакимиятнең гамәлләре аркасында мөселман оешмасына зыян салынганлыгы дәлилләнгән. Күпсанлы сөйләшүләр, мәхкәмәләр булуга карамастан, Калининград шәһәрендә мәчет төзү проблемы һаман да хәл ителмәгән килеш кала. Мәчет бинасы төзелеп бетмәгән, ләкин аны сүтмәгәннәр дә. Татарлар аны файдалана алмый, шул ук вакытта аларга башка мәчет төзер өчен шәһәрдә бүтән җир кишәрлеге дә бирмиләр.

Калининградта җимерүгә дучар булган мәчет төзелеше
Калининградта җимерүгә дучар булган мәчет төзелеше

Сергеева сүзләренчә, Калининград татарлары әлеге четерекле вазгыятьне чишүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Сергеева, Калининград мәчете мәсьәләсен Милли шура дәрәҗәсендә карарга, оешма исеменнән өлкә җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип сөйләде. Бу мәсьәлә "Милләт җыены"ның ахыргы резолюциясенә керерме-юкмы, билгесез. Резолюция әлегә кадәр рәсми төстә дөнья күрмәде.

Калининградта мәчет булмаганлыктан мөселманнар яңа мәчет төзеләсе урын тирәсендәге бер бинаны җыелып намаз кылу өчен куллана иде. Бу бина 15 ел дәвамында мөселманнарга гыйбадәт башкару урыны булып хезмәт итте. Әмма узган ел хакимият бу бинаны канунсыз дип танып аны сүттерде. Дзержинский урамы, 32нче йорт адресындагы бу бина мөселманнар өчен бер җыелу урыны булган. Анда җомга намазлары кылынган, никахлар укытылып, мөселманча җирләү йолалары да шушында узган. Мөселманнар хакимият белән килешеп, мәчет төзелеп беткәнче әлеге бинаны кулланып торырга рөхсәт алган булган. Бу бина да сүтелгәч, яңа мәчет төзүне дә тыйганнан соң Калининград мөселманнары бөтенләй урамда калган.

Артур Русяев
Артур Русяев

Калининградта мәчет салу кирәклеген әйтеп, федераль хакимияткә мөрәҗәгать иткән активист Артур Русяев исә тәртип саклау органнары тарафыннан эзәрлекләнде. Милләте белән урыс булган, исламга килгән Русяев Калининград өлкәсенең "Мәхәллә Иршад" дини төркеме рәисе булып тора. 2020 ел башында ул Русиянең саклану министры Сергей Шойгуга Русия хәрби көчләренең төп мәчетен Калининград шәһәрендәге "Южный" паркында төзергә рөхсәт сорап мөрәҗәгать иткән иде. Көзен аны өендә наркотик матдәләр саклауда гаепләп сак астына алдылар. Элегрәк Русяев Калининградтан 95 чакрым ераклыктагы Черняховски шәһәрендә үз милеге булган җир кишәрлегендә төзелгән бер бинаны мөселманнар өчен мәчет иткән иде. 2019 елда хакимият бу бинаны да җимерттерде. Бу хәлдән соң Артур Русяев кабат мәчет салырга кереште, ләкин бинаның статусын гыйбадәтханә итеп рәсмиләштермәде.

Дондагы Ростов

"Милләт җыены" алдыннан Казанда Милли шура утырышы да узды. Анда да мәчетләр төзү кыенлыклары мәсьәләсе күтәрелде. Бу юлы сүз Дондагы Ростов шәһәре мөселманнары очрагы турында булды. Түбән Камадан Милли шура вәкиле Рөстәм Ганиев сөйләгәнчә, Илдар Хазиуллин исемле татар эшмәкәренең Ростов үзәгендә 10 һектар җире бар, ул шушы җирдә ничә еллар буе мәчет салырга дип йөри, әмма шәһәрдә мәчет салыр өчен рөхсәт ала алмый.

Рөстәм Ганиев
Рөстәм Ганиев

— Аңа берәр ничек ярдәм итә алабызмы? - дип мөрәҗагать итте Ганиев Шәйхразиевка.

Шәйхразиев моңа җавап итеп, шәһәр хакимияте рөхсәт бирде, без булган мәчетне зурайту эшләренә тотынабыз, диде. Шул ук вакытта татар мәчетенең тарихи бинасын да татарларга кайтару буенча эш алып барыла, диде шура рәисе.

"Ул бай малай, үзем төзим ди. Аңа гел отказ килә. Мәчетләрне төзергә бирмиләр, ә чиркәүләр салалар. Ә бит Конституциядә без бөтенебез дә бертигез дип әйтелгән", дип сөйләде Азатлыкка Рөстәм Ганиев.

Азатлыкка билгеле булганча, әле биш ел элек үк Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов губернаторына бу мәсьәләне хәл итәргә сорап хат язган булган, әмма аның үтенечен дә кире какканнар. Моннан соң Миңнеханов тагын бер тапкыр Ростовка килгән, губернатор белән үзе очрашкан, ләкин аңа бу очрашу алдыннан әлеге мәсьәләгә бөтенләй кагылмаска кушканнар, югыйсә ике төбәк җитәкчесе арасында мөнәсәбәтләр гомумән бозылачак, дигәннәр.

"Ростовта хәзер бер генә мәчет бар. Аны зурайтмакчы булалар. Әмма моның белән генә мәсьәләне хәл итеп булмаячак" дип сөйләде Азатлыкка исемен күрсәтүне теләмәгән бер Ростов кешесе. Ә татар мәчетенең тарихи бинасын джаз мәктәбенә бирделәр, аны кире кайтарып булмас, диде ул.

Дондагы Ростовта элекке мәчет бинасы
Дондагы Ростовта элекке мәчет бинасы

Азатлык язганча, 1900нчы елларда татарлар төзегән Җәмигъ мәчетен 1963 елда совет хакимияте мөселманнардан тартып ала, анда башта склад, аннары спорт залы, аннары хәрби клуб ясыйлар. Русия думасы 2010 елда "Дини оешмаларга дини милекне тапшыру турында"гы канун кабул иткәннән соң, дини җәмгыятьләргә Октябрь инкыйлабыннан соң тартып алынган милекләрен кире кайтару мөмкинлеге ачылды. Ростов мөселманнары да, моннан файдаланып, берничә ел элек мәчетне үзләренә кайтару тырышлыгын башлаган иде. Әмма хакимият бинаны кайтарудан баш тартты. Ростов шәһәренең үзәгендә Кызыл Армия урамында урнашкан мәчетнең мөселманнарга кайтарылмавын аның сүтелеп яңадан төзелүе белән аңлатканнар. 2017 елда шәһәр хакимияте клубны 29 миллион сумга сатуга чыгарды. Мөселманнар бинаны сатып алырга әзер иде, әмма хакимият, сәбәпләрен аңлатмыйча, бинаны сатудан баш тарты. Хәзерге вакытта бина балалар сәнгать мәктәбенә бирелгән. Анда Ким Назаретов исемендәге джаз мәктәбе эшли. Соңрак Ростов мөселманнары татарлар төзеткән мәчет бинасын кире кайтарыр өчен имза җыя башлады.

Гатчина һәм Рязань

Күптән түгел мәчет төзү мәсьәләсе Ленинград өлкәсендә дә күтәрелде. Сентябрьдә өлкә мөселманнары губернатордан Гатчина шәһәрендә Җәмигъ мәчете төзү өчен җир бирүне сорап, коллектив хат язды. Хатны мөселманнардан тыш православ җәмәгатьчелеге вәкилләре дә имзалаган. Гатчина Ленинград өлкәсенең башкаласы булып тора. Хатны шулай ук "Юлдаш" татар-башкорт җәмгыяте рәисе, Гатчина шәһәре мөселманнары оешмасы рәисе Ильяс Норов та имзалаган. Ильяс Норов Азатлыкка, татарларның бу үтенечен Татарстан да хуплап алып, үз тарафыннан өлкә губернаторына шундый үк хат җибәрсә, яхшы булыр иде, дип сөйләгән иде.

Гатчина мөслеманнарның намаз уку урыны
Гатчина мөслеманнарның намаз уку урыны

Рязань өлкәсендә дә мөселманнар мәчетсез интегә. Сентябрь башында өлкә губернаторы Николай Любимовның халык белән аралашу чарасы вакытында Рязань өлкәсе имам-хатыйбы Рәшит Бултачеев шәһәрдә мәчет юклыгы мәсьәләсен күтәрде. Имамның бу соравына Рязань өлкәсе территорияләр эшләре һәм мәгълүмати сәясәт министрлыгы җавап бирде. Түрәләр хәзерге вакытта Рязаньда дини биналар урнаштырырлык җирләр юк дигән. Мөселманнарга мәчетне шәһәрдән читтә салырга тәкъдим иттеләр. "Бу мәсьәләне хәл итүнең бер юлы — мөселманнар мәчет төзер өчен җирне үзләре сатып алсын яки мәчетне Рязань шәһәреннән читтә төзү мөмкинлеген карарга була", диелгән хакимият җавабында.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG