Accessibility links

чәршәмбе, 22 ноябрь 2017, Казан вакыты 08:52

Волгоград мөфтие заманында татар сәүдәгәре төзегән ике мәчетне мөселманнарга кайтаруны сорый. Ул арада Казанда кирмәндәге биналарга да кул сузган Феофан митрополитка Кремль урамындагы элекке чиркәү бинасы тапшырылды.

14 февраль Волгоград җәмәгать пулаты утырышында төбәк мөфтие Ильяс хәзрәт Биктимеров өлкә губернаторы беренче урынбасарына мөрәҗәгать итеп элек мәчет булган ике бинаны мөселманнарга кайтаруны сораган.

“Әлеге мәчетләрне Әмирханов дигән татар сәүдәгәре төзеткән. Анда мәчет, мәдрәсә булган. Аннары мөселманнардан алынгач, ул бинаның берсе мәктәп итеп эшләнгән. Хәзер инде ул буш. Бер ягында гына машина йөртергә өйрәтә торган мәктәп бар. Икенче бинада хәрби комиссариат урнашкан.

Мин губернатор урынбасарына милекне кайтару турында канун барлыгын әйттем. Элекке мәчет Русия саклану министрлыгы карамагында, өлкә җитәкчелегеннән аларга берәр хат язу кирәк. Без үзебез дә Русия саклану министры Сергей Шойгуга хат әзерләдек.

Элекке мәчет бинасы. Islam.ru фотосы.
Элекке мәчет бинасы. Islam.ru фотосы.

Елецкая урамында нигездә элек татарлар яшәгән, хәтта "татар авылы" дип тә йөрткәннәр. Аннары инде татарлар шәһәр буйлап таралып гомер итә башлаган. Мин хәзер дә шунда торам, татарлар әле дә күп. Бу Ворошиловский районга керә һәм үзәккә бик якын”, ди Биктимеров.

Ул биналарны мөселманнарга кайтара калсалар, аны кабат мәчет итәчәкләрен әйтә.

“Бүген Волгоградта ике мәчет бар, әмма шәһәрдә мөселманнар 200 меңгә җитә. Шуңа бәйрәм вакытларында сыймыйлар. Аннары биналарны кайтару татар аксакалларына да бер сөенеч булыр иде”, ди Ильяс хәзрәт.

Биктимеров христианнарга, яһүдләргә элекке биналары кайтарылган кебек мөселманнарга да бирелергә тиеш дигән фикердә.

Ростовта да мөселманнар элекке Җәмигъ мәчете булган бинаны кайтару өлкәсендә тырышлык алып бара. Бер ел элек алар бинаны сорап милек-җир мөнәсәбәтләре департаментына мөрәҗәгать иткәннәр иде, әмма ул кире кагылды. Татар-информ язуынча, үтенечләре берничә тапкыр кире кагылгач, мөселман дин әһелләре Төньяк Кавказ бүлгесе Арбитраж мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә җыена.

Нәфигулла Аширов
Нәфигулла Аширов

Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Нәфигулла Аширов бу хәлләргә борчылу белдерә. ​Уссурийскидагы хәлләрне искә алып, ул ни өчен элек чиркәү милке булган биналар христианнарга кайтарыла, ә мөселманнарга юк дигән сорау куя.

“Бүген хакимиятнең дәүләт акчасына төзекләндерелгән тарихи чиркәү комплекслары, православ храмнар, монастырьларның урыс православ чиркәвенә бушка милек буларак тапшырылуы барыбызга да мәгълүм.

Мәскәүдә генә дә урыс православ чиркәве милкенә бирелгән бик яхшы хәлдәге чиркәү комплекслары саны йөзләрчә. Минем туган Тобольски шәһәрендә җирле епархиягә барлык биналары белән “Тобольски кремле комплексы”, элекке һөнәр училищесының өч катлы бинасы, төбәк музееның күпкатлы бинасы, кичке мәктәп, элекке кинотеатр биналары бирелде. Мин инде дәүләт тарафыннан төзекләндерелеп биргән биналар турында әйтеп тә тормыйм. Әлбәттә канун нигезендә барлык биналар дин тотучыларга кайтарылырга тиеш. Әмма ни өчен әле бу хокук Уссурийски мөселманнарын читләтеп уза”, ди ул islamnewsка.

Билгеле булганча, Феофан Татарстан митрополиты итеп билгеләнгәч үк чиркәү милеген кайтару эшенә кереште һәм инде уңышка да ирешә бара.

Мисал өчен, 14 февраль көнне Казанның Кремль урамында урнашкан элекке Николо-Гостинодворский чиркәве Казан епархиясенә тапшырылды. Моңа кадәр бу бинада архив эшләре дәүләт комитеты урнашкан иде.

Уртадагы бина Казан епархиясенә тапшырылды
Уртадагы бина Казан епархиясенә тапшырылды

Бина епархиягә тапшырылу вакытында митрополит Феофан бу чараның тарихи яктан бик әһәмиятле булуын әйтте, чөнки нәкъ монда Казан Изге ана иконасын алып килгән, соңрак патриарх булу дәрәҗәсенә җиткән Гермоген хезмәт иткән икән.

“Бу Русия тарихына алтын хәрефләр белән язылган кеше”, диде ул Гермогенның полякларга каршы көрәшкә чакыруын искә алып.

Беренче Казан митрополиты булган Гермоген - 1593 елда безнең якларда керәшеннәр начар дин тота дип Мәскәүгә хат язган һәм татарларның мәчетләрен җимереп атарга кирәк дип тәкъдим ясаган кешеләрнең берсе. Ул заманнарда керәшеннәр белән махсус эш алып бару өчен фәрман да чыккан. Аннары Гермоген ил дәрәҗәсендә патриархка әйләнә.

Шул ук Гермоген Идел буенда татарларны православиега чакырган, Казан епархиясен оештырган кешеләрне изге кешеләр итеп күтәргән. 1555 елда махсус татарларны чукындырыр өчен килгән руханилар биографиясен язып калдырган. 1592 елдан башлап Казан епархиясенең барлык чиркәүләрендә дә алар истәлегенә матәм чаралары уздыру тәртибе урнаша.

Бинаны Казан епархиясенә тапшыру чарасында митрополит Феофан чыгыш ясый
Бинаны Казан епархиясенә тапшыру чарасында митрополит Феофан чыгыш ясый

Элегрәк Феофан Казанда Гермогенга һәйкәл куярга кирәк дигән тәкъдим дә ясаган иде. Үз дигәненә ирешә барган Феофан монысына да күндерергә мөмкин.

Татарстан митрополиты алдан ук Татарстан архивы белән килешеп эшләүләрен һәм үзләренә бина кайтаруның бик тыныч узуын әйтте. Күрәсең, Феофан тавыш чыкмасмы дип шүрләгәндер. Билгеле булганча, элек Әрхәрәй консисториясе, ягъни митрополия идарәсе булган хәзер кирмәндәге президент аппараты утырган бинаны сорап Татарстан җитәкчелегенә хат язгач, республикадагы җәмәгатьчелек Феофанны оятсызлыкта гаепләп, тәнкыйть утына тоткан иде. Хәтта тынычлыкны боза дип аннан зарланып Русия патриархы Кириллга да мөрәҗәгать иттеләр.

Кирилл исә үзе дә милекне чиркәүгә кайтару өлкәсендә кимен куймый. Әле 2016 елның декабрендә генә Петербурдагы Исаакий соборын урыс православ чиркәвенә бирүне сорап мөрәҗәгать иткән иде, инде хәзер Мәскәүнең элекке Андроников монастырен дә үзләренә тапшыруны сорарга җыена. Бу хакта Медуза яза.

Әлеге ике бина да музей булып тора. Петербурда җәмәгатьчелек Исаакий соборын бирүгә каршы урам җыеннары уздыра. Әйтергә кирәк, Кирилл әле бинаны сорап декабрьдә генә мөрәҗәгать итүгә карамастан, инде 10 гыйнварда Петербур губернаторы Георгий Полтавченко бинаны 49 елга бушка чиркәүгә бирү карарын да чыгарып куйды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG