Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядәге "демократия" мөселманнар хокукын яклыймы?


Мәскәүнең Текстильщики бистәсендә мәчет төзергә теләүче мөселманнар һәм аңа каршы чыгучылар, 11 сентябрь 2010
Мәскәүнең Текстильщики бистәсендә мәчет төзергә теләүче мөселманнар һәм аңа каршы чыгучылар, 11 сентябрь 2010

Күп кенә гомумкешелек төшенчәләре Русия шартларына яраклаштырылганда кайчак бөтенләй аңлашылмаслык булып үзгәрә. Мәсәлән "демократия" яки дөресрәге аны уйнау җәмәгатьчелек фикерен манипуляцияләү өчен бик уңайлы коралга әверелде.

Әйтик, Мәскәү янында чүп полигоны ачарга кирәк булганда, җирле халыкның аңа бик актив рәвештә каршы чыгуына карамастан, беркем дә демократия турында уйлап тормый – үзеннән үзе җыела башлаган халыкка һәм рөхсәтсез протест чараларына каршы ОМОН, сак хезмәтләренең таза егетләрен өстерәләр һәм күтәрелә башлаган халык ризасызлыгын шунда ук бастыралар, бер дә нәзакәтләнеп тормыйлар. Яңа православ гыйбадәтханәләр төзүгә каршы чыгучыларга карата да шундый ук ысуллар кулланыла, кайбер исәпләүләргә караганда, Мәскәүдә андый чиркәүләр саны инде күптән меңнән артып киткән. Мисал өчен, Мәскәүнең "Торфянка" паркында православ гыйбадәтханә төзүгә ризасызлык белдерүчеләрне полиция һәм ниндидер ертлач егетләр ярдәме белән куып тараттылар. Махачкаланың бер паркында чиркәү төзүгә каршы чыгучылар да шул ук язмышка дучар булды.

Мәчет төзү турында сүз чыктымы, ниндидер могҗиза белән бөтен нәрсә үзгәрә дә куя

Ә менә мәчет төзү турында сүз чыктымы, ниндидер могҗиза белән бөтен нәрсә үзгәрә дә куя: моңа кадәр бичара, һәркем тарафыннан җәберләнгән, эзәрлекләнгән хәлдә булган демократия кисәк кенә Русиядәге көндәлек тормышта хакимлек итүче патшабикәгә әверелә. Мәскәүнең Митино яки Текстильщики районнарында мәчет төзү тирәсендә чыккан җәнҗаллар моңа дәлил була ала. Интернет челтәрендә бу турыда хәбәр әле таралып та өлгермәде, ялт итеп төрле шовинистик, исламофоб төркемнәр пәйда булды һәм җәмәгатьчелек фикерен котырта, анда яшәүчеләрне ризасызлык чараларына чыгару өчен провокацияләр оештыра башлады. Шунда ук "мөселманлаштыруга юл куймаска" чакырып ялкынлы чыгышлар яңгырый, имзалар җыела башлады, хәтта җирле депутатлар катнашында халыкның рөхсәтсез җыеннары да оештырылды. Һәм хакимият шунда ук артка чигенде, җәмәгатьчелеккә халык фикерен хөрмәт итүен һәм мөселман гыйбадәтханәләре төзүгә бернинди дә рөхсәт бирелмәячәген белдерде. Башкача булырга мөмкинме соң, "демократия" Русия тормышының патшабикәсе бит ул.

Мондый хәлләр Мәскәүдә генә түгел, Русиянең мөселман җәмәгатьчелеге үз гыйбадәтханәләрен төзергә теләгән күп кенә кала һәм салаларында булды: Петрозаводски, Пермь, Хабаровски, Ростов өлкәсе, Краснодар крае, Көньяк-Сахалински, Каланинградта һәм башка урыннарда.

Архив харитасы (2017 ел башы)
Архив харитасы (2017 ел башы)

Җәмгыятьтә исламга каршы кәефләр ясалма рәвештә кыздырылганда, көнкүрештәге ксенофобия югары дәрәҗәдә булганда демократия дини һәм милли азчылыкларның хокукларын яклау механизмыннан аларның хокукларын һәм кануни мәнфәгатьләрен чикләү һәм танымау чарасына бик җиңел генә әверелеп куя. Ягъни үзенә капма-каршы нәсрәгә.

Һәм бу җирле ноу-һау гына түгел, ә борынгы заманнардан ук билгеле хәйлә. Урта гасыр Еропасында да, инкыйлабка кадәрге Русиядә дә погромнар армия яки полиция түгел, ә карагрухчылар һәм җирле демос куллары белән оештырылган. Инҗил сюжетларына караганда, хәтта Гайсә пәйгамбәрне җәзалау да шактый демократик рәвештә оештырылган: җыелган төркем "Тәрегә кадакла!" дип кычкырган һәм Иудея прокураторы Понтий Пилат Иерусалмның җыелган халкы теләгенә буйсынырга мәҗбүр булган.

Төркем һәм тупланган масса таләпләре еш кына халык авазы итеп күрсәтелә

Кыскасы, төркем һәм тупланган масса таләпләре еш кына халык авазы итеп күрсәтелә. Чынлыкта исә бу демократия түгел, ә охлократия – төркем хакимияте яки хакимияттәге төркемнәр мәнфәгатьләрендә аның белән оста манипуляцияләү. Демократия белән охлократия арасындагы аерма шәхеснең, шул исәптән милли һәм дини азчылыкларга берләшкәннәрнең хокукларын һәм ирекләрен ныклы һәм эзлекле рәвештә тәэмин итүче систем институтларыннан гыйбарәт. Кызганыч, Русиядә мондый тәэсирле һәм нәтиҗәле институтлар әле дә булдырылмаган. Нәкъ менә шул сәбәпле, мөселманнарның күпчелеген мигрантлар тәшкил иткән Лондон, Нью-Йорк, Париж, Берлинда дистәләрчә һәм хәтта йөзләрчә мәчет ачылды, ә күпсанлы мөселман халыклар яшәгән, ислам традицион диннәрнең берсе буларак танылган дәүләтнең башкаласы Мәскәүдә алар нибары дүртәү генә.

Фәргать Дәүләтҗан
социолог

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG