Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә мәчетләр: Йә төзеттермиләр, йә сүттерәләр


Свердлау өлкәсе Заречный шәһәре янында мәчет сүтелде. Umma-42.ru фотосы.
Свердлау өлкәсе Заречный шәһәре янында мәчет сүтелде. Umma-42.ru фотосы.

Равил Гайнетдин Русия мөфтиләр шурасы утырышында кайбер җәмәгатьчелек һәм хакимият вәкилләренең үз төбәкләрендә мөселман мәдәнияте чагылышын күрергә теләмәүләрен әйтте. Мәчетләр салуга каршылык күрсәтү шуның бер чалымы.

26 сентябрь Русия мөфтиләр шурасы оешуның 20 еллыгына багышланган утырышта Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин илдә кайбер түрәләрнең һәм җәмгыять вәкилләренең мөселманнар белән бәйле чалымнарны күрәсе килмәвен ассызыклады. Әлеге хәл артканнан арта бара һәм бу бигрәк тә мәчетләр булдыруга аяк чалу мәсьәләсендә чагылыш таба.

"Элекке шәһәр хакимияте җирне канунсыз бүлеп биргән дигән сылтау белән мәчет өчен бүленгән җирне тартып алу, кайбер түрәләрнең инде яртылаш төзелгән мәчетләрне сүтәргә кушуы, гыйбадәт йортларын яндыру, каберлекләрне җимерү, һөҗүмнәр инде гадәткә керде", диде ул.

Русиянең һәр төбәгендә булмаса да, яртысыннан артыгында мөселманнарның нинди дә булса проблемы бар. Менә әле күптән түгел генә Екатеринбурда төзелә башлаган мәчетне сүтеп аның урынына мәдәни-күңел ачу үзәге салырга җыенулары мәгълүм булды. Шул нисбәттән Change.org сәхифәсендә петициягә имза җыю бара. Элекке губернатор Эдуард Россель мәчет, чиркәү һәм синагога төзеп диннәр татулыгы мәйданы булдыру тәкъдиме белән чыккан булган. Чиркәү белән синагога инде эшли, ә төзелә башлаган мәчет булдыруны туктатып, гыйбадәт йортына җирне шәһәр читендә бирмәкчеләр икән. Шул ук вакытта әлеге мәчет төзү документлары һәм башка кирәк яраклар өчен инде 26 миллион сумлап акча тотылган, дип язылган петиция мөрәҗәгатендә.

Артур Мөхетдинов
Артур Мөхетдинов

Әле бу көннәрдә генә оешкан Свердлау өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте (Урал мөхтәсибәте) рәисе Артур Мөхетдинов Азатлыкка әйтүенчә, мәчет төзелешенең туктатылуы беренче чиратта финанс проблемнар белән бәйле.

“Төзелеп килүче мәчет каршында эшләүче “Нур-Усман” мәхәлләсе Европа өлеше мөселманнары диния нәзарәтенә карый иде. Аннары ул Русия мөселманнары диния нәзарәте дип үзгәртелде. Ә мәчет төзелеше белән шөгыльләнүче оешма рәсми теркәлү узмаган булып чыкты. Хәзер бу эш белән Свердлау өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте (Урал мөхтасибәте) шөгыльләнә. Русия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов инде Екатеринбурда булып губернатор вәкиле белән бу мәсьәләдә сөйләште”, диде Мөхетдинов .

Ләкин Артур хәзрәт мәчетнең Екатеринбур шәһәренең кайсы җирендә төзеләчәге турындагы сорауга турыдан-туры җавап бирмәде. Аның фикеренчә, бу иң мөһим мәсьәлә түгел. Ләкин мөселманнар Җәмигъ мәчетенең нәкъ үзәктә булуын тели.

“Мөселманнар арасында ризалашучылар да каршы килүчеләр дә бар. Бер фикергә килерләр дип уйлыйм”, диде ул.

Русия мөфтиләр шурасы рәистәше Нәфигулла хәзрәт Аширов мәчетләр кытлыгы бигрәк тә Мәскәүдә зур булуын әйтте.

Нәфигулла Аширов
Нәфигулла Аширов

“Һәр җомга саен Тарихи мәчеткә килгән мөселманнар намазны юлда укырга мәҗбүр. 2,5 миллион мөселманга дүрт мәчет бик аз. Шул ук вакытта Мәскәү хөкүмәте булдырган 250 чиркәү төзү програмы уңышлы башкарылып килә”, диде ул.

Аширов сүзләренчә, Приморский төбәгенең Уссурийски шәһәрендә мөселманнар төзегән мәчетләрен рәсмиләштерә алмый интегә.

“Һич мөмкинлек бирмиләр. Уссурийски түрәләре бу эшкә төрлечә аяк чала. Алар аны үз акчаларына төзеде инде, юкса. Җир дә кануни бирелде.

Калиниградта шулай ук инде төзелеп беткән диярлек мәчетне хәзер сүттермәкчеләр. Яңа Уренгойда инде мәчетне җимерделәр. Пятигорскида мәчеттән манараны алдырттылар.

Краснодар өлкәсендә мәчет төзелеше мәсьәләсе бик авыр бара. Элекке губернатор аяк терәп каршы торды.

Ставрополь шәһәрендә борынгы мәчетне кануни нигездә дини оешмага бирергә тиеш булсалар да, җитәкчелек гомумән бу мәсьәләне караудан баш тарта.

Тамбовта 15 ел инде мәчет эшләп килә иде, хәзер аны канунсыз дип игълан иттеләр. Мәчетнең киләчәк язмышы билгесез. Аны сүтү турында карар бар. Димәк, барыбер юк итәрләр инде. Андагы имам инде биш ел дәвамында аны канунилаштырыр өчен йөгереп йөри, һич килеп чыкмый”, диде Аширов.

XS
SM
MD
LG