Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:55

Мәскәү мэры Сергей Собянин урыс чиркәве тәкъдиме белән кертелгән “350 чиркәү” программасы турында сөйләгәндә, чираттагы тапкыр Русия башкаласында мәчетләр җитәрлек дип әйтте.

Урыс православ чиркәве тәкъдиме нигезендә гамәлгә кертелгән Мәскәүдәге “200 чиркәү” програмы, дәшми-тынмый гына “350 чиркәү”гә әйләнде. Мәскәү мэры Сергей Собянин “Комсомольская правда”гы әйтүенчә, алар чиркәүләр булачак урыннарны билгели һәм җирләр бирә, ә патриархат аның төзелеше өчен инвесторлар җәлеп итә. Шул ук вакытта Мәскәү мэры барысы да халык ризалыгы белән эшләнүен әйтте.

“Әгәр халык риза булмаса без төзелешне икенче урынга билгелибез, әмма күп очракта кешеләр чиркәү төзүне хуплый һәм үзләре төзелештә булыша, чөнки бу урын бит нәтиҗәдә матурлатыла”, ди ул.

Патриарх Кирилл белән Собянин

Патриарх Кирилл белән Собянин

Чиркәүләр санын арттыруны даими хуплап торган Мәскәү мэры чираттагы тапкыр Русия башкаласында мәчетләрнең җитәрлек булуын әйтте.

“Безнең Олимпия проспектында җәмигъ мәчете төзелә. Әгәр чынлыкта мөселманнарны алсак, Мәскәүдә яшәүчеләр һәм монда төпләнгәннәр өчен алар җитәрлек дип саныйм”, диде ул.

Әлеге сүзләрне Собянин инде узган елны “Валдай” клубы очрашуында да әйткән иде. Аннан соң да берничә тапкыр кабатлады.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббясов Азатлыкка әйтүенчә, бу мәсьәләдә аларның фикере элеккечә кала.

“Безнең позициябез бер һәм ул үзгәрми: Мәскәүгә тагын мәчетләр кирәк. Бу Русия мөфтиләр шурасы позициясе. Без бу сорауны берничә тапкыр күтәрдек. Мәскәү зур шәһәр һәм анда 1,5 миллион мөселман яши. Бу безнең сүзебез генә түгел, әлеге сүзләрне халыкара мөселманнарның унынчы форумында Вячеслав Никонов дигән депутат та чыгыш ясаганда әйтте. 1,5 миллион мөселманга дүрт мәчет бик аз.

Хәзер төзелеш бара торган Мәскәү Җәмигъ мәчете ачылгач та анда 10 мең кеше генә сыячак. Безнең мөселманнар Мәскәүдә төрле районнар һәм бүлгеләрдә яши. Шулай булгач Мәскәү үзәгенә йөрмәс өчен (чөнки мәчетләр әле Мәскәү үзәгендә генә – Р.А) һәр бүлгедә, аерым алганда ун яңа мәчет булдырырга кирәк дигән позициядә торабыз. Аны хәл итәргә ниятләребез бар, әлбәттә акрын гына, Аллаһ ярдәме белән. Аннары бу мәсьәләдә уртак тел табарга кирәк.

Рушан Аббясов

Рушан Аббясов

Бәйрәм көннәрендә намаз уку өчен күргәзмә мәйданчыкларында урын бирелә һәм ул начар түгел. Шуңа да карамастан Мәскәү җәмигъ мәчете каршына бәйрәмнәрдә 100 меңнән артык кеше җыела. Бу бер мәчеттә генә. Мәчетнең эченә иң күбе бер мең ярым кеше сыя. 99 меңнән артыгы тышта юлларда намаз укый.

Бүгенге көндә Мәскәүдә башка зур шәһәрләр белән чагыштырганда мәчетләр бөтенләй күренми. Мисал өчен коммунист дәүләте булган Кытайның Пекин шәһәрендә генә 75 мәчет бар. Анда мөселманнарның саны Мәскәү белән чагыштырганда азырак. Европаларда да мәчетләр күп төзелә. Шулай булгач Мәскәүдә дә аны төзүне хәл итәргә кирәк, чөнки алар да дәүләтне алга җибәрүдә хезмәт куялар. Алар да мәчетләргә килеп намаз укырга лаеклы. Без бит Мәскәү үзәгендә төзүне сорамыйбыз, ә мөселман мәхәлләләре булган урыннарда бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк”, диде ул.

Хәтта мөселманнар азрак яшәгән Пекинда да 75 мәчет бар

Соңгы вакытларда гает вакытларында Мәскәү мөселманнары өчен чыннан да Сокольникида урын тәкъдим ителә. Моның белән нигездә Русия Үзәк мөселманнар диния нәзарәте шөгыльләнә. Нәзарәт рәисе урынбасары, Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов анда 10 меңләп мөселман сыя дип әйткән иде, ләкин мөселманнар бәйрәм намазларын күбрәк мәчеттә уку яклы.

Моннан берничә ел элек Крганов Мәскәү җитәкчелегендә мәчет төзү турында аңлау бар дисә дә, әлегә моның нәтиҗәсе күренми.

“Мөфти халык тарафыннан сайланган икән, аның фикере истә тотылырга тиеш. Бүгенге көндә без үзен Мәскәү мөфтие дип атаучы кешене белмибез. Безнең, әлбәттә, мәхәлләләр бар. Шулай ук Мәскәү мөфтие бар - ул Илдар Аляутдинов. Ул чыннан да сайланып куелды, аның белән Мәскәүдә ун мәхәллә эшли. Кргановны кем сайлады, кем куйды Аллаһ Тәгалә генә белә”, диде ул.

Айнур Сибгатуллин

Айнур Сибгатуллин

​Мәскәүдә туып үскән, юрист Айнур Сибгатуллин мәчет ул бина гына, беренче чиратта иман турында уйларга кирәк дип саный.

“Миңа дөресен генә әйткәндә барыбер, бер мәчетме, йөзме, меңме, яисә берәү дә юкмы. Беренче чиратта кешедә иман ныклыгы булырга тиеш. Җитәкчеләрне гаепләр алдыннан 90нчы елларда булган мөмкинлекләрне кулдан ычкыныдыру турында уйларга кирәк. Ул вакытта бик күп мәчетләр төзеп була иде. Җитәкчеләрдән зарлану бернинди файда бирмиячәк”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG