Accessibility links

Русиядә имам булу куркыныч


Равил Кайбалиев
Равил Кайбалиев

Ставрополь өлкәсендә атып үтерелгән имам урынбасары, 38 яшьлек Равил Кайбалиевны 27 сентябрьдә җирләделәр. Элегрәк Ярославль, Иваново, Төмәндә дә дин әһелләре үтерелгән иде.

Ставрополь өлкәсе Нефтекум районы Кара-Түбә авылы мәчете имамы урынбасары, 38 яшьлек Равил Кайбалиевны 26 сентябрьдә Буденновскидан кайтканда билгесез кешеләр атып үтергән. Аның мәете Nissan машинасы янында табылган.

Кайбалиевның йортында былтыр тентүләр узды. Шул вакытта ук имам урынбасары гомеренә куркыныч яный дип белдергәннәр иде, хәтта аны башка төбәккә күчеп китәргә өндәүчеләр дә булган. Ләкин алты баласы булган ата кеше һич кенә дә моңа җөрьәт итмәгән, дип яза “On Kavkaz” сәхифәсе.

"Яровая кануннарына" кискен каршы чыккан, мөслимәләргә мәктәптә яулык бәйләүне тыю карарын тәнкыйтьләгән

Кайбалиев мөселманнарның хокукларын яклаучы буларак билгеле шәхес. “Вся Правда” язуынча, ул террор оешмаларына катнашы булуда гаепләнгән имам һәм гади мөселманнарның мәхкәмәләргә тартылуына канәгатьсезлеген белдереп килгән. "Яровая кануннарына" кискен каршы чыккан, бигрәк тә мөслимәләргә мәктәптә яулык бәйләүне тыю карарын тәнкыйтьләгән.

Ставрополь өлкәсендә мөслимәләрнең мәктәптә яулык бәйләү хокукы өчен көрәш алып барган Иргаклы авылы мәчете имамы, мөселманнар арасында зур дәрәҗәгә ия Замирбәк Мәхмүтов былтыр атып үтерелде.

Җирле халык Нефтекум районы мөселман җәмгыятенә басым даими бара дип саный һәм барлык бу үтерүләрдә көч оешмалары белән бәйле булган "үлем эскадроннары" катнашлыгы бар дигән фикердә тора, дип яза "On Kavkaz".

Әлеге районда нугайлар күпчелекне тәшкил итә. Кайчандыр бер халык саналган, империяләр тоткан татар-нугай бүген аерым милләтләр булып санала. Уртак тарих, уртак әдәбият, уртак мәдәни мирас, уртак каһарманнар, бүген дә бөтенләй тылмачның кирәге булмаган уртак тел бар.

Error rendering VK.

2012 елдан бирле Ставропольдә барлыгы җиде мөселман рухание үтерелде. Кайбалиев һәм Мәхмүтовка кадәр, 2014 елны активист Алмаз Абулнасыйров, шул ук елны ФСБ хезмәткәрләре янына сорау алуга чакырылганнан соң Замир Таибов, 2013 елның азагында мөселман җәмгыяте вәкиле Ибраһим Нуров, куәт оешмалары тарафыннан тоткарланган Канглы авылы имам урынбасары Мансур Адҗигисиев үлгән килеш табылды. 2012 елны Пятигорскида машина шартлап Ставрополь мөфтие урынбасары Корман Исмаилов һәлак булды.

2012 елдан бирле Ставропольдә барлыгы җиде мөселман рухание үтерелде

Ставропольдән тыш, Дагыстанда да бик күп дин әһелләре юк ителә. Шулай ук 2013 елда Төньяк Осетия мөфтие урынбасары Ибраһим Дударов, 2014 елны Төньяк Осетиядә Владикавказ мәчете имамы 36 яшьлек Рәсүл Гамзатов атып үтерелде. Гамзатовның шулай ук алты баласы ятим калды.

Моңа кадәр, 2011 елны Ярославль җәмигъ мәчете имамы 29 яшьлек Абдулмәҗид хәзрәтне (Артур Манукян) ястү намазыннан соң өенә кайткач үз өе керешендә атып үтергәннәр иде. Аңа кадәр генә шул ук мәчетнең имам ярдәмчесе үтерелде, мондый хәлләр 2011 елда Ивановода, 2010 елда Төмән өлкәсе Яңа Уренгой өлкәсендә дә күзәтелде.

Аналитиклар әйтүенчә, имамнарның еш үтерелүен аларның киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм шәхесләр булулары һәм шул ук вакытта аларның һөҗүмнәрдән сакланмаган булуы белән аңлатырга була.

XS
SM
MD
LG