Accessibility links

чәршәмбе, 20 сентябрь 2017, Казан вакыты 18:01

Соңгы берничә елда Русиянең бик күп төбәкләрендә, Ерак Көнчыгыштан алып Кара диңгезгә кадәр мәчет төзелешләре каршылыкларга очрый. Йә хакимиятләр җир бирми, биргән очракта да карарын үзгәртә, йә җирле халык соравы белән манаралар алына, азан тавышы кысыла, төзелешкә каршы измалар җыела, урам җыеннары үтә.

Гыйнвар аенда Ханты-Манси автоном өлкәсе, Сургут районында урнашкан Ак Яр ​(Белый Яр) бистәсеннән килгән хәбәргә караганда җирле хакимиятләр 2008 елда бирелгән урынга алмашка икенчесен тәкъдим иткәннәр. Әмма анда инде төзелеш чокыры казылган булган, беренче төзелеш эшләренә халыктан җыелган 1 миллион сум акча тотылган.

Мәчет өчен бирелгән җирдә анда яшәүчеләрнең, канунсыз рәвештә куелган гаражлары торган, җирле халык, мәчет төзелешенә булачак азан тавышына зарланып төзелешкә каршы чыккан, дип хәбәр итә "СургутИнформТВ" мәгълүмат чарасы.

Нәтиҗәдә Ак Яр җирле үзидарәсе 2008 елда төзелгән урын мәчет өчен җайсыз дип элекке урынга алмашка читтәрәк бер урында җир бүлеп бирә.

Таһир Саматов
Таһир Саматов

Ханты-Манси автоном өлкәсе диния нәзарәте башлыгы Таһир хәзрәт Саматов Азатлыкка әйткәнчә, мәчет төзелешенә тотылган бер миллион сумны күпмедер компенсацияләү җәһәтеннән җирле үзидарә яңа мәчеткә электр утын кертергә, якындагы җирне рәткә китерергә вәгъдә иткән.

Әмма 2008 елдан бирле төзелмәгән мәчет, яңа урында кайчан төзелер, аңарчы хакимиятләр биргән вәгъдәләр үтәлерме, беркем белми. Мәчет төзелеше өчен яңадан акча җыярга туры киләчәк. Барлыгы 20 миллионлап сум кирәк булачак, дип сөйләгән җирле медиага авылдагы имам Насир хәзрәт Шиһалиев.

Ханты-Манси төбәге баш мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, хакимиятләр белән араларны эшлекле, тыныч дип сурәтләргә тырышса да, Ханты-Мансийски каласында мәчет өчен җирнең 10 ел буе бирелмәвен әйтте.

Аның әйтүенчә, төбәктәге Покачи һәм Сургут шәһәрләрендә җирле халык азан тавышына зарланып хакимиятләргә шикаять иткән, җирле түрәләр азан тавышын бетерергә тәкдим иткәннәр. Мөселманнар тавышларын киметкәннәр, бина эчендә генә ишетелерлек итеп калдырганнар. Җомга көнне кычкыртып куябыз, диде Таһир хәзрәт.

Шуңа охшаган хәлләр Русиянең бик күп төбәкләрендә кабатлана.

Приморье өлкәсе Уссурийски шәһәрендә мөселманнар мәчет төзелгән җирне рәсмиләштерә алмый. Мәчет төзелгән җир өчен хакимият белән мөселман мәхәлләсе тарткалаша. Нәтиҗәдә мәчет эшләми, бәйрәмнәргә генә ачылып ала.

Мәчет төзелеше өчен җир алу бик зур проблем. Русия мөфтиләр шурасы рәистәше Нәфигулла хәзрәт Аширов мәчетләр кытлыгы бигрәк тә Мәскәүдә зур булуын әйтте. Элегрәк ул Азатлыкка "Һәр җомга саен Тарихи мәчеткә килгән мөселманнар намазны юлда укырга мәҗбүр. 2,5 миллион мөселманга дүрт мәчет бик аз", дип әйткән иде. Әлегә Мәскәүдә бишенче мәчет өчен җир бирү мөмкинлеге турында сүзләр йөри, әмма тәгаен карар кабул ителмәгән.

Мәчетләргә каршы имазалар җыю аеруча популяр

Омскида мәчет төзелешенә җирле халык каршы чыга. Павел Халев исемле активист "Себер йөрәге" дип исемләгән һәм Омскида төзелергә тиеш булган зур мәчетнең барлыкка килүе "булмаслык хәл һәм мыскыл итә торган күренеш" дип яза үзе оештырган петициядә.

Change.org сәхифәсендә Азатлык хәбәрчесе хәзерге вакытта төрле җирләрдә мәчет төзелешләренә каршы имза җыя торган дүрт мөрәҗәгать тапты. Әйтик, 2016 елның мартында барлыкка килгән петициядә "Хабаровски халкы чираттагы мәчет төзелүгә каршы" диелә. Аны 1600дән артык кеше имзалаган.

Чөнки мәчетләр һәм ислам идеологиясе радикаллар һәм ислам террорчылары килеп чыгу өчен яхшы урын

Үткән елның мартында Волгоград өлкәсе Волжски каласында мәчет төзелүне булдырмау таләбе белән петицияне башлаган, үзен Андрей Жихарев дип таныткан кеше болай яза: "Волгоград өлкәсе башлыгы Андрей Бочарев Татарстанга барып кайтканнан соң, президент Рөстәм Миңнехановның безнең шәһәрдә мәчет төзелүгә теләктәшлек күрсәтүен сораганнан соң, җирле халык куркып калды. Чөнки мәчетләр һәм ислам идеологиясе радикаллар һәм ислам террорчылары килеп чыгу өчен яхшы урын".

Әлеге мөрәҗәгатьне меңнән артык кеше имзалаган. Шулай ук Петербурдагы мәчет төзелүгә каршы өч меңгә якын кеше имзалаган петициягә әле дә имзалар җыела. Иркутски өлкәсе Братски каласында да мәчетне булдырмауга каршы мөрәҗәгать куелган.

Пермь өлкәсендә мигрантлар өчен мәчет төзелеше өчен җир бирү хәбәре чыгуга җирле халык оешкан төстә каршылык чаралары уздырды, җир бирү мәсьәләсе тукталып калды.

Екатеринбурда төзелә башлаган мәчетне сүтеп аның урынына мәдәни-күңел ачу үзәге салырга җыеналар. Элекке губернатор Эдуард Россель мәчет, чиркәү һәм синагога төзеп диннәр татулыгы мәйданы булдыру тәкъдиме белән чыккан булган. Чиркәү белән синагога инде эшли, ә төзелә башлаган мәчет булдыруны туктатып, гыйбадәт йортына җирне шәһәр читендә бирмәкчеләр икән. Шул ук вакытта әлеге мәчет төзү документлары һәм башка кирәк-яраклар өчен инде 26 миллион сумлап акча тотылган, дип язылган Change.org сайтында шул хактагы петициядә.

2016 елның декабрендә Мәскәү өлкәсе Электрогорски каласында Русия президенты Владимир Путин исеменә элекке почта бинасы урынында гыйбадәт кылу өчен мөселман үзәге төзелешен тыю турындагы мөрәҗәгатькә имзалар җыю башланды. "Новые Известия" газеты язганча, җирле имам Дамир Булатов элек-электән татар мөселманнарның яшәвен искәртеп, бу шәһәрдә 800дән алып 1000гә кадәр мөселман барлыгын әйткән. Сүз мөселман мәхәлләсе сатып алган иске бинаны үзгәртеп кору турында бара. Мөселман үзәге өчен рөхсәт канунсыз алынган дип белдереп килгән инициатив төркем җирле үзидарәгә, прокуратурага хатлар яза. Бюрократик каршылыклар, элекке карарларны яңадан карау башланган.

Мәчетләрне канунсыз төзелеш дип игълан итү арта

Заречный мәчете
Заречный мәчете

"Калининградта инде төзелеп беткән диярлек мәчетне сүттермәкчеләр. Яңа Уренгойда инде мәчетне җимерделәр. Свердлау өлкәсе Заречный бистәсендә дә мәчет җимерелде. Пятигорскида мәчеттән манараны алдырттылар.

Краснодар өлкәсендә мәчет төзелеше мәсьәләсе бик авыр бара. Элекке губернатор аяк терәп каршы торды, дигән иде Азатлыкка Нәфигулла Аширов.

Ставрополь шәһәрендә борынгы мәчетне кануни нигездә җирле мөселманнарга кайтарырга тиеш булсалар да, җитәкчелек гомумән бу мәсьәләне караудан баш тарта.

Тамбовта 15 ел инде мәчет эшләп килә иде, хәзер аны канунсыз дип игълан иттеләр. Мәчетнең киләчәк язмышы билгесез. Аны сүтү турында карар бар. Димәк, барыбер юк итәрләр инде. Андагы имам инде биш ел дәвамында аны канунилаштырыр өчен йөри, ләкин һич килеп чыкмый", диде Аширов.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG