Accessibility links

Русиядән китәргә мәҗбүр имамнар һәм аларның гаиләләре


Имамнар арасында Русиядә эзәрлекләүләргә түзә алмыйча читкә киткән, белем алырга дип башка мәмләкәтләргә юл тотканнары, җитәкчелектән алынгач мөселман дәүләтләр үзләренә чакырганнары да бар.

Имамнар ни сәбәпле Русиядән китәргә мәҗбүр? Киткәннәр кайда, шунда төпләнеп калганнармы? Үз вакытында чит илләргә киткән элекке мөфтиләр Госман Исхакый, Илдус Фәизләр кайда? Азатлык әнә шул сорауларга җавап эзләп, беркадәр мәгълүмат казынды.

Русиядән китүчеләр арасында экстремизмда шикләнелеп эзәрлекләүләргә дучар булучылар да, укырга китүчеләр дә бар. Кемнәрнедер диния идарәсе укырга җибәрә, ә кемнәрдер үз теләге белән юлга кузгала. Имамнар арасында, яулык япканга кызларын укырга алмаганга, аларны чит илгә кияүгә бирүчеләр дә бар.

"Дәресләремдә экстремизм турында тамчы да сүз булмады"

Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге Яңа Уренгойның Җәмигъ мәчетендә 2011 елдан бирле имам булып эшләгән Мөхәммәд Акбаров бүген Төркиядәге мәгърифәт үзәкләренең берсендә белем ала һәм төштән соң эшли. Ул бу хакта 2016 елның ноябрь уртасында Facebook'тагы битендә язып белдерде.

Мөхәммәд Акбаров
Мөхәммәд Акбаров

"Мин, имам буларак, махсус хезмәт (ФСБ - ред) хезмәткәрләре белән еш очраштым, кайчакларда атнага ике тапкыр була иде. Күп очракта бер-ике айга вахта ысулы белән эшкә килүчеләр, аларның исемнәре, әтиләренең исеме, йә булмаса, нәрсәдә дә булса шикләнелүчеләр турында сорау бирделәр. Мин бу сорауларга берничек тә җавап бирә алмадым, чөнки элек кайда эшләүләрен дә, башка мәгълүматне дә белми идем", дип яза Акбаров.

Хәзрәт сүзләренчә, аңа Сүриягә киткәннәрне син белгәнсең дигән басым башлана, өендә тентү үткәрәләр һәм Ямалдан кая да булса, йә Европага китәргә тәкъдим итәләр. Икенче көнне үк Мөхәммәд хәзрәт Истанбулга очарга мәҗбүр була.

Ямал, Төмән якларындагы имамнар арасында Мөхәммәд хәзрәтне өендә бик каты кыйнаганнар һәм ике ай эчендә кая да булса китеп югалырга тиешсең дип кисәткәннәр, ә ул икенче көнне үк китәргә мәҗбүр булган дигән сүзләр дә ишетелгәләгән.

Мөхәммәд хәзрәтнең әтисе, Яңа Уренгойның "Ислам нуры" мәчете имамы Хисаметдин Акбаров 2010 елда үтерелә. Үтерүчеләр бүгенгә кадәр табылмаган. 2015 елда шәһәр хакимиятләре "Ислам нуры" мәчетен вәхшиләрчә җимерә. Үзбәкстанда туган Хисаметдин Акбаров 1990нчы еллар урталарында Төмән өлкәсенә күченә һәм 1997 елда имамлыкка керешә.

Алишер хәзрәт Истанбулга киткәндә ике тапкыр тоткарлана

1990нчы еллар башыннан ук Төмән мәчетендә имам булып эшләгән Алишер Дедамирзаев бүген Төркиянең Истанбул шәһәрендә. Төмән өлкәсе мәчетләрендә эшләүче имамнарда булган хәбәрләргә күрә, ул Истанбулда урысча белгәннәрне җыеп, төркемнәр туплап дин сабаклары укыта.

Алишер хәзрәт Дедамирзаев
Алишер хәзрәт Дедамирзаев

Алишер хәзрәткә дә 2016 елның җәендә бик ашыгыч рәвештә Төркиягә чыгып китәргә туры килә. "Мине ни дә булса эшләтәчәкләрен бер ун көн чамасы күңелем белән сизеп йөрдем, беркемгә дә әйтмичә Төркиягә китәргә ниятләдем" дип сөйләгән хәзрәт Истанбулга барып урнашкач Төмән өлкәсендәге хезмәттәшләренә.

Янәсе, ул "Ислам дәүләте" исемле сугышчан төркем белән бәйләнештә булган, янәсе, "Төркестан" дигән ниндидер шикле оешма белән элемтәдә торган. Истанбулга очарга дип Екатеринбур һава аланына баргач Алишер хәзрәтне тоткарлыйлар, син эзләүдә дип кулларына богау салалар һәм әлеге гаепләүләрне белдерәләр. Адвокатлар һава аланына килеп тоткарлаучылар белән сөйләшкәч, Алишер хәзрәтне җибәрәләр. Шулай итеп ул үзе дә, гаиләсе дә Истанбул очкычыннан кала. Төмәнгә кайтырга мәҗбүр була. Яңадан билет алып, Истанбулга янә очам дип килгәч, тагын тоткарлыйлар һәм тагын адвокатлар тырышлыгы белән генә Русиядән китә ала.

"Без аның шикле оешмалар белән беркайчан элемтәдә тормаганлыгын һәм шулай ук хакимияткә карата да ниндидер ярамаган сүзләр сөйләмәгәнлеген өздереп әйтә алабыз", диләр Төмән өлкәсендәге имамнар. "Татарлар белән эшләгән имамнарны пычратырга дигән күрсәтмә өстән төшә микән, бу хәлләргә үзебез дә аптырыйбыз", диләр алар. Үзбәкстан хакимиятләре ягыннан тоткарларга дигән күрсәтмә булу мөмкинлеген дә кире какмыйлар.

Үзбәк Дедамирзаев 1991 елда Үзбәкстанның Фирганә якларында мәдрәсә тәмамлагач Төмәнгә килә. 2000 елдан Төмәннең Җәмигъ мәчете имамы була. Биш баласы бар. Гаиләсе дә хәзер Истанбулга күченгән.

Идрис хәзрәт: "Бәлки Ислам академиясенә кирәгебез чыгар"

Чаллының "Тәүбә" мәчетендә имам булып эшләгән Идрис Галәветдин хәзер Мәгърибтә (Марокко). Җәмәгате Кафия ханым белән алар илнең төньягындагы зур булмаган, халкы бер-берсен белә торган Мартил шәһәрендә яши. 2016 елның июль аенда Чаллыдан Мартилгә киләләр. Хәзер анда арендага фатир алып торалар. 53 яшьлек Идрис хәзрәт Мартил янындагы Титуан шәһәрендә ислам университетында диннең асылын өйрәтә торган факультетта магистратурада укый.

Идрис хәзрәт Галәветдин
Идрис хәзрәт Галәветдин

"Моны исән-сау бетерә алсам, алга таба Титуанда докторлыкка да укырга телим. Татарстанда ислам академиясе ачалар бит. Бәлки, кирәгебез дә килеп чыгар. Анда укыту өчен докторлар кирәк булачак. Хәзер укытучылар юк диләр, шуңа күрә, хәстәрлек күрергә теләгәннәрдер", ди Идрис хәзрәт үзен укырга җибәрү турында.

Аның сүзләренчә, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин 2016 елның язында "Укырга барасың киләме?", дип сораган. "Килә" дигән җавап ишеткәч, юлга хәстәрли башлаганнар. Юл чыгымнарын да, стипендияне дә Татарстан диния идарәсе үз өстенә алган. Быелның май аеннан Чаллыдагы "Тәүбә" мәчетендә Идрис хәзрәтнең укучысы Әбүбәкер хәзрәт имам булып эшли.

Галәветдин Мәгърибкә укырга килү турында "Аллаһы тәгаләдән сорадык, ул юл ачты" ди.

Идрис хәзрәтнең алты баласының бишесе Чаллыда. Уллары Габдрахман Мәккә шәһәрендә университетны тәмамлаган, алга таба шунда ук докторлык белеме алырга җыена. Әти-әниләренә ул: "Сакалым агарганчы укыячакмын", дигән. Идрис хәзрәт үзе дә 1993-2000 елларда Согуд Гарәбстаны башкаласы Әр-Рияд шәһәрендәге ислам университетында белем алган.

Илдус Фәизнең машинасын шартлаткач берәр бәйләнеш юк микән дип тикшерделәр

2012 елның көзендә "Тәүбә" мәчете тирәсендә вазгыять катлауланды. "Экстремизмны һәм террорны булдырмау чаралары" дип аталган түгәрәк өстәл сөйләшүе вакытында төбәктәге ФСБ җитәкчесе "Тәүбә" мәчетендә һәм аның имамы Галәветдин ягыннан тәртип бозулар күзәтелә" дип белдерде. Мәчеттә дә, хәзрәтнең өендә дә тентүләр булган иде.

Хәзер ул вакытларга бәя биреп, Идрис хәзрәт: "Тентүгә килгәндә, ул вакытта минем улым сәбәпле өйгә керделәр. Илдус Фәизнең машинасын шартлаткач, берәр бәйләнеш юк микән дип тикшерделәр. Мәчетләрдә тикшерүләр гел булып тора бит инде", диде.

Идрис хәзрәт Галәветдин - Чаллы каласының беренче имамы. Бохарада укып кайткан яшь егет шәһәрдә беренче булып төзелә башлаган "Тәүбә" мәчетенең бар эшләрендә башлап йөри. Аннан инде ул шушы мәчетнең имамы итеп билгеләнә. Идрис хәзрәт 1990нчы елларда Чаллыдагы татар милли хәрәкәте уздырган чараларның алгы сафында булуы белән дә халыкның исендә.

Рөстәм Зиннуров Үрдүнгә үз теләге белән киткән

Кол Шәрифтә, Казан нурында һәм Ак мәчеттә имам булып эшләгән Рөстәм хәзрәт Зиннуров елдан артык Үрдүндәге университетта белем ала. Азатлык Рөстәм хәзрәткә берничә мәртәбә шалтыратып караган иде, ул телефонын алмады.

Рөстәм Зиннуров
Рөстәм Зиннуров

Русия ислам институты (РИУ) җитәкчесе Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, Рөстәм хәзрәт инде елдан артык анда укый. Аны укырга Татарстан диния нәзарәте җибәрмәгән, ул үз теләге белән киткән.

"Безнең диния идарәсе хәзер аттестация үткәрә һәм белемнәре җитмәгән имамнарга чит илләргә барып укып кайтырга тәкъдим итә. Зиннуровның китүе аттестация белән бәйләнмәгән, аның белем дәрәҗәсе зур", диде Мөхәммәтшин.

2011 елның язында Илдус Фәиз Татарстан мөфтие итеп сайланып берара эшләп алгач, аңа кадәр Кол Шәрифтә халык абруе казанган имамнар басым астында кирмәндәге мәчеттән китәргә мәҗбүр булган иде. Рөстәм хәзрәт Кол Шәрифтән соң Казан нуры мәчете имамы булып эшләде. Соңыннан ниндидер аңлашылмаучанлыклар чыгып, аннан да китәргә мәҗбүр булды. Аңа Яңа бистәнең манарасыз, ярым җимерек хәлдәге Ак мәчетен тапшырдылар.

"Ак мәчетнең мәхәлләсе юк, аны торгызу кирәк, анда, беренче чиратта, имам булып эшли башлаганчы, прораб булып эшләү кирәк. Шуңа күрә, мөгаен, ул анда эшләргә теләмәде", ди Мөхәммәтшин.

Сәетҗәгъфәр Лотфуллинның кайда укыйсы билгеле түгел

Казанның Кабан арты мәчете имамы, Болгарда клипка төшкән җырчы Резедә Ганиуллинага карата җәнҗал куптарган Сәетҗәгъфәр Лотфуллин да Русиядән китүе турында хәбәр иткән иде. Хәзрәтнең чит илгә китәчәге Татарстан диния нәзарәтендә аттестация уза алмаудан соң билгеле булды.

Сәетҗәгъфар Лотфуллин
Сәетҗәгъфар Лотфуллин

Имам үзе чит илдә вакытта Дәрвишләр бистәсендәгеге балалар йорты ятимнәренә күз-колак булып торуны сорады.

"Мин Русиядә булмаган чакта Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортындагы ятимнәр янына барып йөрүне сорыйм. Лотфуллиннар гаиләсе, мәрхүм Исхак хаҗи хәзрәтләре һәм аның өлкән улы мәрхүм Таһир 90нчы еллардан бирле алар янына барып йөрде, бүләкләр алып бара иде", дип язды Лотфуллин Facebook'та.

Әлеге белдерүдән соң хәзрәт 12 һәм 18 декабрьдә Мәүлид бәйрәме уңаеннан гарип балаларга мәҗлес оештырачагын белдергән иде. Сәетҗәгъфәр хәзрәт кайсы илгә китәчәк, озаккамы һәм аны укырга җибәрәләрме? Әлеге сорауларны Азатлык Лотфуллинга юллады. Ул җавап бирүдән баш тарты. Әнисе Галия ханым да радиога аңлатма бирмәде. Мөселманнар арасында әнисе җибәрергә теләми дигән сүзләр дә таралган.

Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, Лотфуллин аның янында булган һәм чит илгә китәргә теләмәвен белдергән. "Дүрт балалы, авыру әниле кешегә чит илдә уку авыр булачак дигән фикер әйтте ул. Шуңа күрә, бәлки бездә укыр. Аның кайда укуы ачык кала. Безгә килеп киңәшеп киткәндә, мин аңа төрле вариантлар уйларбыз дип ышандырдым", ди Мөхәммәтшин.

Госман хәзрәт: "Ватанымда файдам күбрәк тияр дип кайттым"

1998-2011 елларда Татарстан диния идарәсе рәисе, мөфти булган Госман хәзрәт Исхакый хакында да халык арасында ул чит илдә дә, Казанда да яши икән дигән сүзләр ишетелгәли. Госман хәзрәт Азатлыкка бүген Казанда гына яшәвен белдерде.

Госман хәзрәт Исхакый
Госман хәзрәт Исхакый

"Мин мөфтилектән киткәч, елъярым Күвәйттә тордым. Аннан кайтканыма дүрт елдан артык булды. 13 ел мөфти булып эшләдем. Күвәйттәге министрлыкта элек Советлар берлегенә кергән җөмһүриятләр белән эшләүче бүлек бар иде, мин анда киңәшче булдым. Бу министрлыкта электән белешкән, бергә эшләгәннәрнең чакыру тәкъдимнәрен кире какмадым. Мөфтилектән китү бераз гына онытылыр, бераз гына җиңелрәк булыр дип мин анда барып эшләдем.

Ул бүлек ябылмады. Мин үземнең ватанымны сагынып, файдам монда күбрәк тияр дигән ният белән кайттым. Әнием Рәшидә исемендәге Коръән мәркәзен төзеп бетергәннән соң, аны Татарстан диния нәзарәтенә тапшырдык та, мин әле бүген дини эштә түгел. Үземнең хосусый бизнесым бар", диде Госман хәзрәт Азатлыкка.

Хәзрәтнең бер кызы Канаданың Калгари шәһәрендә яши, аның ире нефтьче булып эшли. Кечкенә кызы да Калгарида университетта белем ала. "Канада бигрәк ерак бит, олы кызыма күңеллерәк булыр, татар телен дә онытмасалар дигән ният белән кечкенә кызым да анда китте", ди Госман хәзрәт.

Илдус Фәиз Казан белән Төркия арасында йөриме?

2012 елның җәендә Татарстанның элекке мөфтие Илдус Фәиз машинасы шартлатылды һәм Татарстан диния назәрәтенең уку-укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла Ягъкуб атып үтерелде. Хастаханәдә ятып чыкканнан соң Фәиз ярты елдан артык бөтенләй күренмәде, мөфтияттә эшләмәде дияргә була. 2013 елның 17 апрелендә яңа мөфти Камил Сәмигуллин сайланды. Аннан соң Илдус хәзрәт Төркиягә күченгән дигән хәбәрләр булды.

Илдус Фәизгә чиркәү ордены тагалар
Илдус Фәизгә чиркәү ордены тагалар

Хәзер Болгар мәчете имамы булып эшләүче Илдус Фәиз 2012 елда ук чиркәүнең "Слава и Честь" орденына лаек була. 2015 елның август ахырында әлеге орденның икенче дәрәҗәсен аңа Казан епархиясе бинасында Рус православ чиркәве протоиерее Всеволод Чаплин тапшырды. "Иман" мәркәзе җитәкчесе Наил Гариф әлеге бүләкнең 2012 елда түгел, ә 2015 елда бирелүенә аптырап "ул бит 2012 елгы вакыйгалардан соң Төркиягә качып китте һәм берни эшләмәде", дип белдергән иде.

Машинасы шартлатылгач Русия президенты Владимир Путин Фәизгә медаль тапшырган иде.

Соңгы елларда җәмәгатьчелек арасында һәм дини тормышта югалып торган Илдус Фәиз 8 сентябрь "Хозур" нәшрияты бинасында узган экстремизмга каршы көрәшкә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүендә дә сүз тотты.

Элекке мөфти әле дә Төркиядәме, Казанга кайтып-китеп кенә йөриме? Гаиләсе кайда? Әлеге сораулар ачык калды. Азатлык берничә тапкыр шалтыратып караса да Илдус хәзрәт телефонын алмады.

"Яулык япканга кызым Төмәндә укырга керә алмады"

Азат хәзрәт Ахияров – Ханты-Манси автоном бүлгесендәге зур булмаган Лянтор шәһәре имамы. Ахияровның кызы Төмәндәге уку йортларында яулык белән йөрү тыелганга, кияүгә чыгып Мәдинә шәһәренә китәргә мәҗбүр булган.

Азат Ахияров
Азат Ахияров

"Мәрьям 9нчы сыйныфны бетергәч, алга таба укып табиб булу өчен башта көллияткә укырга керергә теләгән иде. Әмма көллият директоры аңа яулыклы кызларны укырга алмыйбыз дип кистереп әйтте. Ул калган көллиятләргә дә шул яулык сәбәпле керә алмады. Бу хәлдән соң җомга намазында Аллаһы тәгаләдән безгә юл ач дип дога кылып сорадык. Кызымны Согуд Гарәбстанына алып барырмын, бәлки шунда берәр җай чыгар дип тә уйлаган идем. Шул җомга кичендә үк ишегебезне шакыдылар һәм кызыгызны ярәшергә килдек дип белдерделәр. Әнә шулай итеп кызым кияүгә чыгып, шул ук елны Мәдинәгә очты", дип сөйли Азат хәзрәт.

Ахияров сүзләренчә, Мәдинәдә белем алучы кызы һәм кияве һәр каникул саен Төмәнгә кайта. Төмән янындагы Кырынкүл авылы мәчетендә дәресләр бирәләр. "Яшьләр бик күп килә, мәчет туп-тулы була", ди Азат хәзрәт.

XS
SM
MD
LG