Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 04:58

Җырчы Резедә Ганиуллина җәнҗал чыгарган клибында гаеп күрми


Җырчы Резеда Ганиуллина Болгарда

Җырчы Резеда Ганиуллина Болгарда

Элек тә каршылыклы белдерүләре белән танылган Сәетҗәгъфәр Лотфуллин, Болгардагы Ак мәчет янында җиңелчә генә киенеп клип төшергән җырчыны бар татар халкын, мөселманны мәсхәрә итүдә, борынгы Болгарны мыскыл итүдә гаепли. Җырчы Резеда Ганиуллина исә җырның стиле шундый, мин аны үземнең һөнәри тәҗрибәмә нигезләнеп эшләдем, бернинди дә криминал юк, дип белдерә. Аны җанатарлары да яклый.

Казанның Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин янә игътибар үзәгендә - үзенең ВКонтакте челтәрендәге сәхифәсенә җырчы Резедә Ганиуллинаның "Җаным" дигән клибын урнаштырган һәм аңардан тизрәк тәүбәгә килүне һәм бу видеоны социал челтәрләрдән алып атуны таләп итә. Юл уңаеннан ул Ганиуллинаны "стриптизерша" дип тә атап китә.

“Татар халкы өчен оят. Дөнья буйлап сибелгән халкыбызның төп изге урыны булган Ак мәчет җирен, Аллаһы йортын мыскыл итү бит бу. Бер дини кеше дә үз динен мыскыл итәргә рөхсәт итмәс иде. Милли һәм дини хисләрен оныткан кешеләр маңкорт дип атала”, дип яза хәзрәт.

Мөселман әхлагы сагында торган актив хәзрәт

Сәетҗәгъфәр Лотфуллин – электән үк медиада җәнҗаллар куптарып торуы белән танылган зат. Ул ярымшәрә хатын-кызлар сурәтләнгән рекламга каршы да көрәште. Аның фикеренчә, ярымшәрәле реклам, шул исәптән клиплар, яшьләрнең әхлагын боза, ә хатын-кызларны асылда кимсетә.

Хәзрәтне хатын-кызларның ыштансыз, йәки күлмәксез йөрүе генә борчымый. Ул капланып йөргән кызларга да югары таләпләр куя. Мисал өчен, Лотфуллин берничә ел элек оештырыла башлаган хиҗаплы мода бәйгеләренә дә каршы чыкты. Алар турында хәзрәт “Хиҗап – ул хатын-кыз матурлыгын каплаучы кием, аны җәмәгатьчелек алдында тәкъдим итү мәгънәсезлек”, дигән иде.

Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин

Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин

Кабан арты мәчете имамының тагын бер "казанышы" – ул заманында Казанның Бауман урамындагы гей-клубны яптыруга иреште, даими төстә гей-парадларга каршы радикал белдерүләр ясап торды. 2013 ел көзендә ул дөньякүләм танылган җырчы Элтон Джонның Казан концертына да бойкот белдергән иде. “Мин моны дан казану өчен эшләмим, балаларны тискәре тәэсирдән саклау өчен эшлим”, дигән иде хәзрәт ул чакта.

Кайбер диндарлар мыскыллау күргән

Бөгелмәдән Рамил Хәнифов тә Резедә Ганиуллинаның бу клибын күргәч бик аптыраган, ул моны хәтта “Pussy Riot” төркеменең 2012 елда Мәскәүдәге урыс чиркәвендәге чыгышына тиңли, фикерсез һәм мантыйксыз гамәл дип саный. "Татар халкын, мөселман халкын җәберләү, мыскыл итү. Исламга салкын карау, дини әдәпкә хөрмәтсезлек күрсәтү генә түгел, ә аларны изәргә теләү”, дип бәяләде ул Ганиуллинаның әлеге видеоклибын Азатлыкка.

Ижаудан Казанга күченгән, мәчеткә йөрүче Наил Әпсәләмов исә, Резедә Ганиуллина үзе оятка калды дип саный. “Хурлыклы клип. Җырчы үзен дә, татар халкын да хурлыкка төшерде”, ди Әпсәләмов.

Җәнҗалга шаярыбрак караучылар да бар. Тәнкыйтьләүчеләр ягында торган политолог Фәргат Дәүләтҗанов (ул үзе Башкортстаннан) “Апас районы” прокуроры бу очракта битараф калмас дигән өмет белдерә. “Бар җиргә дә кысылучы Апас районы прокуратурасы бу юлы качып калмас дип өметләнәм. Ул, гадәттә бер порносайтны да, исемсез хәдисләрне, хәтта каз түшкәләрен дә күрми калмый иде, диде ул Азатлык хәбәрчесенә, Апастагы прокурор Ришат Шакировның элекке активлыкларына ишарә итеп. Шулар нәтиҗәсендә Апас районы бар Русиягә танылган иде. Бүген исә бу өлгер прокурор Кукмарада эшли.

Җырчыны хуплаучылар һәм яклаучылар да җитәрлек

Тәнкыйтьчеләр генә түгел, җырчы Резедә Ганиуллина иҗатын хуплаучылар да күп. Беренчеләре арасында ирләр өстенлек итсә, яклаучылар нигездә хатын-кызлар. “Элла Мотылек” исемле кулланучы ВКонтакте челтәрендә бу клипка мактау сүзләрен кызганмаган. Элла – таро карталары белән багучы һәм “Сихерче хатында кунакта” сәхифәсе хуҗабикәсе. “Матурлык – кодрәтле көч. Моңарчы мин күргән иң матур һәм затлы клип бу. Резедә – Сез Гүзәллек Алиһәсе! Җыр да, клип та бик көяз килеп чыккан. Хисләремне әйтеп бетерлек сүзләр дә таба алмыйм хәтта”, дип яза ул.

Фотограф Алсу Мостафина бу клип аша Болгарның матурлыгын аңлаган. “Таҗ Маһал тирәләредер дип уйлап карадым. Болгар да бик матур икән ләбаса”, дип яза ул. Светлана Дорошук, Айгөл Гардеисламова һәм башкалар да клипны искитәрлек сыйфатлы һәм гүзәл дип саный. Җырчы Рәсимә Нигмәтуллина да алар белән килешә һәм Резедә Ганиуллинаны “Татар эстрадасының күп кырлы иң якты йолдызы” дип атый.

Җырны таныту шәп бара

“Җаным” җырын бу көннәрдә "Татар радиосы" әйләндерә һәм сәгать саен яңгырата. ТМТВ һәм “Мәйдан” телеканаллары да шушы клипны күрсәтә. Резедә Ганиуллина тамашачы хәтеренә “Әни күңеле” җыры белән кереп калган иде. Ул җырның көен Зөфәр Хәйретдинов, сүзләрен Айдар Минһаҗев язган. Ә видео-клибын Дамир Әхмәтгалиев төшергән.

Ә менә мәчет каршындагы яңа клипны кем төшергән, исеме күрсәтелмәгән. Җырның сүзләрен һәм көен продюсер Илфак Шиһапов язган икән. Нәкъ менә Шиһапов – җырчы Илсөяр Бәдретдинованы фәхишә турында җырлатып, аны “Тыелган җыр” һәм “Әстәгъфирулла” проектлары аша олы сәхнәгә чыгаручы кеше. Резедә Ганиуллина үзе дә төшеп калмаган, ул фанатларын Габдулла Тукай исемендәге филармония концертлар залына чакыра. “13 октябрь көнне туган көнемне үземнең зур иҗади кичәм белән билгеләп үтәргә җыенам”, ди ул.

Лотфуллин чыгарган чираттагы җәнҗал уңаеннан исә Резедә Азатлыкка “Минем клипта бернинди криминал юк. Бу клип -– шәрык номеры. Ул үзебезнең зиннәтле Болгар җирендәге сәнгать әсәредәй гүзәл дин сарае манзарасында төшерелде. Үземнең җырлы-биюле шәрык номеры өчен мин оялмыйм, чөнки ул – гомерем буе камилләшкән иҗатымның бер җимеше", дип белдерде.

Ганиуллиналар Казандагы тамаша бизнесында танылган гаилә

Резедә Ганиуллина “Кызлы йорт” дип иҗади даны чыккан гаиләдә туып үскән. Алар биш кыз һәм бишесе дә җырлый. Бер кызлары Аиша тәхәллүсе белән “Бирмим мин сиңа” җыры, клибы аша тамашачыга таныш. Бу җыр да каршылыклы фикерләр, шактый санда нәфрәт тә уятырга өлгерде.

ВИДЕО: “Бирмим мин сиңа”. Резеда туганы Аиша клибы

Ганиуллиннарның әнисе язучы һәм журналист Зөлфия Мансур (Ганиуллина) кызларын эчүгә сабышкан әтиләреннән алып китеп, Арча районындагы Шушмабаш авылында үстергән. Зөлфия ханым үзен һәм кызларын милли җанлы кеше дип исәпли, татарлык белән горурлана. Бу көннәрдә әле ул авыр хәлдә – баш миенә ясалган катлаулы операциядән соң реанимациядә ята.

ВИДЕО: Зөлфия Ганиуллина биш җырчы кыз үстерү серен ача

Зөлфия Мансур исәнлеге өчен догаларны бүгенге көндә балалары гына түгел, дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков та кыла. Ул Ганиуллиннар белән бер авылда, Мамадыш районындагы Уразбахтыда туган. “Тормышлары авыр булды. Зөлфия апа иң авыр вакытларда да сынмады, зур кыенлыкларны да җиңеп чыкты. Без аңа, кызлары аякка баскач та, сынмасын иде дип шифа, озын гомер телибез. Кызларына да Аллаһы иман бирсен”, диде ул Азатлык хәбәрчесенә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG