Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә, "Жигулина роща" дип аталган урында мәчетне җимерәләр. Моңарчы монда кырымтатарларның төзелеп яткан һәм төзелеп беткән йортларын бер-бер артлы җимерделәр.

Мәчетне "Владоград" төзелеш ширкәте эшчәләре җимерә. Мәчет каравылчысы Хәлил әфәнде әйтүенчә, җимерү Кырым мөфтияте белән килештерелеп 22 февраль көнне башлаган. Бу ширкәт зыянны каплау өчен мөфтияткә 2 миллион сум күчергән дигән хәбәрләр дә бар.

Башта мәчет калачак, күпкатлы йортларда, якындагы Мирное бистәсендә яшгән мөселманнарга хезмәт итәчәк диелсә, хәзер аны сүтә башлаганнар. Мөселманнар да, мөфтият тә аны яклый алмаган.

Акмәчет районы имамы Раим әфәнде мәчетне төзегән кырымтатарлар бу җирдән китәргә мәҗбүр булган, кеше калмаган, мәчетне башка урынга күчереп төзиячәкләрен белдерде.

Кырымтатарларның җимерелгән йортлары урынына яңа йортлар төзелә
Кырымтатарларның җимерелгән йортлары урынына яңа йортлар төзелә

Кырымтатарларның моннан үз ихтыяры белән китмәгәне һәркемгә мәгълүм. Сөргенләктән кайткан кырымтатарларга хакимиятләр йорт төзү өчен җир бирмәгәч алар 2006 елда мондагы буш җирләрдә урнашып йортлар төзи башлады. Ләкин хакимиятләр дистә еллар бу җирләрне рәсмиләштүредән баш тартып, вакытны сузып килде. Нәтиҗәдә 2014 елдан монда инде йортларын төзеп яши башлаган кырымтатарларга һөҗүмнәр башланды. Төп җимерүләр 2015 елда башланды. Төзелеш ширкәте техникасы ОМОН төркемнәре белән бергә килеп, йортларны җимереп, кайберләренә төзелеш материаллары өчен сарыф иткән акчаларыгызны кайтарырбыз дип мәйданны чистарта башладылар. Шулай итеп 3-4 елда йортлар сүтелде, халык төрле якка таралырга мәҗбүр булды. Мәчетне монда йортлар салган кырымтатарлар үз акчасына төзеп, соңгы вакытка хәтле җомга намазларын шунда үткәрә иде. Мәчетнең имамы Усеин әфәнде, без аны саклау өчен күпме йөрдек, ләкин кызганыч, берни эшләп булмады, безне тыңлаучы булмады, диде.

Җимерелгән йорт калдыклары
Җимерелгән йорт калдыклары

Бу аланда йортын төзеп сүтәргә мәҗбүр булган Талят әфәнде, мәчет төзелеп беткәндә мөфтият килеп монда корбан чалган иде, ел саен монда йолаларыбызны үткәреп корбан чала идек, җомагага җыела идек, ди.

Шуны да әйтергә кирәк, 2015 елда әле Мәскәү билгеләгән Кырым хөкүмәтенең вице-премьеры Руслан Бальбек, бу җирне ташлап китегез, дигән булган. Соңгы сайлауда ул Кырымнан Русия думасы депутаты булып сайланды, ләкин депутат буларак бу кешеләрне инде искә дә алмый. Хәлбуки ул мөфтият белән тыгыз элемтәдә эшли.

Шулай итеп, дүрт ел мөселманнарга хезмәт иткән мәчеткә бу вакытка кадәр тимиләр иде. Күрәсең, аңа да чират җиткән. Аны җимерү нәкъ 23 февральгә, кырымтатарларның милли лидеры, 1917 елда төзелгән Кырым хөкүмәтенең беренче рәисе Номан Челебиджиханның 1918 елда үтерелгән көненә туры килде.

Ул арада "Җигулина роща"дан ерак булмаган "Крымская роза" дигән урында да кырымтатарлар 2006 елда җирләр алып төзи башлаган йортларны җимерү көтелә. Технология бер үк. Монда да зур мәчетне җимерергә җыеналар. Аңа һөҗүмнәр февраль аенда булды. Бу урында кырымтатарларны җитәкләгән Фазыл Ибраимов ачлык игълан иткән иде. Аңа кушылып тагын дистә кеше эстафета белән ачлык тота. Ибраимовның өендә, улының өендә тентүләр узган иде. Моннан соң активистлар без Мәскәүгә барып президент белән очрашуны таләп итәчәкбез дигәннән соң, Фазыл Ибраимовны полиция сак астына алып аны халыктан акча туплауда гаепи башлаган.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG